“БАРЫ ТИК ЯШЬЛӘР ӨЧЕН!”

Бер танышым күптән түгел генә кулына диплом алды. 5 ел уку дәверендә йөзләгән билет соравына җавап таба алган бүгенге укытучы: «Инде хәзер кая барасың?» – дигән сорауга гына җавап таба алмый. «Мәктәпкә эшкә урнашыр идем, хезмәт хакы фатир өчен түләргә җитәр микән?» – ди. Минем әби 41 ел буе укытты. 120 сум алып эшләгән ул шул авыр заманда. Авыр дим, чөнки тарих укыганда безгә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларны бик авыр дип өйрәттеләр. Шуңа да карамастан, укытучыларның хезмәт хакы заманына күрә ярыйсы һәм халык арасындагы абруйлары зур булган. 120 сум хезмәт хакы бүгенге акча белән 12 мең сум чамасы. Кайсы укытучы хәзер шулкадәр акча ала? Икенче әбием ниндидер тиеннәр бәрабәренә урман кискән һәм аның бүгенге пенсиясе дә шул ук «тиеннәр» белән исәпләнелә. Аерма шунда: элек ул тиеннәргә дә яшәп булган, ә хәзер юк. Пенсия бераз гына күтәрелсә, газ, ут, суга түләүләр бергәләшеп тагын да югарырак «сикерә». Әлеге дә баягы танышым: «Ипотека буенча фатир алыр өчен генә булса да дәүләт оешмасына эшкә урнашыр идем», – дип, хыяллары белән дә уртаклашты. Ул ипотека дигәннәре тарихтагы бер хәлне искә төшерә. Александр II 1861 елда крепостнойлыкны бетерә. Аның указы нигезендә крестьян алпавытка буйсынмый, аның җирендә эшләми башлый. Тик кая барырга? Бер генә юл: үзе бил бөккән алпавыттан җир сатып алырга кирәк. Ә нинди акчага? Ул бит гомере буе шул алпавытка бушка эшләгән. Дәүләт акыллы, моннан чыгу юлын тапкан: крестьян 49 ел шул ук феодалга эшләп, үз җирен сатып алырга мөмкин. Нәтиҗә: ул барыбер бушка эшли һәм үз җире дә юк. Нәкъ бүгенге кебек. Дәүләткә эшләсәң генә ипотека буенча фатир ала аласың һәм хезмәт хакыңны тиененә кадәр шул ук дәүләткә тапшырып барасың. Бәлки мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер, тик шулайрак күз алдына килә. Болай гына (ипотекасыз диюем) фатир алыр өчен миллионнар кирәк. Швейцария банкларында счеты булмаган адәм баласына ул кадәр акча каян килсен? Теге җырдагы сыман: «уңга карасаң да, сулга карасаң да, утырып еласаң да юк». Бервакыт кинотеатрга баргач, шунда эшләүче ханым хезмәт хакы турында сүз чыккач болай сөйләде: «Яшем кырыкта бит инде, акчалы шәхси оешмаларга алмыйлар. Ә бу Казандагы бердәнбер дәүләт кинотеатры. Хезмәт хакым 2-3 мең сум тирәсе. Хәтта студентлар да тырышып укыса күбрәк ала. Русия хәерчелектән беркайчан да чыга алмаячак. Ничек шул акчага яшәп була, уйлап кара әле? Яшь вакытта акчалы җирдә эшләп кал, дәүләткә картайгач эшләрсең!» Мин керем-чыгымнарымны барлый башладым. Мин укырга кергәннән бирле, олы түрәләр кайчан карама «студентлар стипендиясен ничәдер йөз сумга арттырабыз» дип лаф оралар. Белеп торасың: барысы да буш сүзләр. Алар арттырабыз дигән саен арткан булса, бүген бәлки эш белән уку арасында чабып йөрмәс тә идек. Зур гына бер кием кибетендә эшләүче дустым 15 меңләп акча ала. Сатуына карап, күпмедер процент өстәп тә түлиләр. 2 көн эшләп, 2 көн ял итә. Аена 15 мең «генә» 20 яшьлек кызга Казан шартларында яшәргә җитәргә тиеш кебек. Тик ул бу эшеннән китеп, берәр дәүләт оешмасына эшкә урнашмакчы булып маташа. Картлык көнен кайгырта, янәсе. Пенсия исенә төшкән. Мантыйкый яктан дөрес тә сыман… Тик дәүләт оешмаларында 15 көнгә 15 мең акчаны аңа берәүнең дә әзерләп куймаганын онытып җибәргән ахрысы. Ел да яшьләр көне уңаеннан «Барысы да яшьләр өчен», «Яшьләрнең киләчәге якты, матур булырга тиеш» дип эчтәлекле, ләкин буш сүзләр сөйлиләр. Әйткәнемчә, ел да шул ук сүз боткасы. Ләкин кайчан да булса киләчәкнең яктырачагына өмет сүрелде инде. Акчаң булмаса укырга керә алмыйсың, укыганда да ришвәт бирмәсәң билге куймый торган укытучылар барын беләм. Димәк, укыйсың килсә, тырмашып эшләргә дә туры киләчәк. Укып чыккач танышлык аша эшкә урнашу кирәк. Һәм боларның барысы да бары тик безнең өчен – бары тик яшьләр өчен!

Эльвира ФАТЫЙХОВА, КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №4)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар