Базар буйлап

Казанда ярминкәләр дәвам итә. Ялларда шуларны әйләнергә, авыл халкы хезмәте күпме торуын бәяләп кайтырга булдым. Белоруссия бәрәңгесе дип бар мәгълүмат чарасы шар яра иде, дөрес сөйлиләр икән. Шул якларның “икенче икмәген” 17 сумга сатып алырга мөмкин. Чехов базарында йөргәндә, Брянскидан килгән машинага да игътибар иттем. Нинди дефицит товар саталар да нигә шулкадәр халык җыелган дип торам. Алар да бәрәңгене шул ук бәядән капчыклап җибәрә икән. Суган да 16 сумнан шәп үтә. Бу бит әле Казанның иң кыйммәт саналган базарында шулай.

Озак йөрмәдем, Колхоз базары тирәсен урап кайтырга булдым. Монда сайлау мөмкинлеге зуррак. Әллә ниләр бар. Кипкән кычытканга кадәр сатып алырга мөмкин. Арзан базар саналса да, бәяләргә чүпрә салганнар, ахры. Әйтик, монда 17 сумлык бәрәңге күрмәдем. Бер апа килограммын – 25 сумнан, бер абзый 40тан сатып тора иде.

Дүләнә (боярышник) вакыты да җиткән. Анысының килосы 80-120 сум тора. Кипкән дүләнәнең бер стаканы – 30 сум. Гөлҗимеш тә капчыклап очрады. Килограммы – 100-120 сум.

Бу килүемдә базар гөмбә белән шыплап тулган. Ак гөмбәнең килосын 250 сумнан күрсәм, башкалар 50 сумнан башлап сатыла.

Мине иң гаҗәпләндергәне чебен гөмбәсе булды. Аны да саталар. Килосы 100 сумнан. Гаҗәпләнеп сатучыга мөрәҗәгать иткән идем дә, ул миңа тагын да гаҗәпләнде булса кирәк. Айдан төшкән кешегә карагандай:

– Син нәрсә, чебен гөмбәсен гел сорыйлар. Кемнедер агулар өчен түгел, дәвалану өчен кирәк ул. Аның белән яман шеш авыруларын дәвалыйлар бит, – диде мари хатыны.

Кышка кыяр, томат ябарга теләсәгез, 3 литрлы банкалар эзләсәгез, алары да почмак саен. Берсе – 30-35 сум.

Колхоз базарындагы калган бәяләр түбәндәгечә.

Кәбестә (кг) 20-25 сум
Кишер (кг) 35 сум
Чөгендер (кг) 30-35 сум
Кыяр (кг) 40 сум
Томат (кг) 45-50 сум
Татлы борыч (кг) 25-40 сум
Алма (кг) 20-35 сум
Сарымсак (кг) 250-350 сум
Суган (кг) 25-30 сум
Орлык суган (500 гр банка/кг) 35/80 сум
Кара миләш (кг) 50 сум
Караҗимеш (слива) (кг) 30 сум
Барбарис (500 гр банка) 50 сум

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №36)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар