АШАУ ӨЧЕН ТҮГЕЛ, ЯШӘҮ ӨЧЕН АША!

Күпләрдә ябыгу “чире” бүген. Диета тоту модасы китте. Тазасы да, ябыгы да шуның белән мәшгуль… Авырлыгы кимиме, юкмы – барыбер. Әллә нинди дарулар, ябыктыра торган чәйләр бик сирәкләрне генә читләтеп үткәндер. Һәркөн иртән үлчәүгә басу да күпләргә таныштыр. Хәтта 90-60-90 үлчәмле бер иптәш кызым да диета тота. Алай-болай тазарып китмәс өчен. Ябыгу фанатларының күбесендә, бәлки, артык авырлык бөтенләй юктыр?! Иң беренче шуны исәплик әле.

Гәүдә авырлыгы индексын хисаплау өчен, мондый формула кулланабыз:

Авырлык (кг)÷ Буй озынлыгы × (м2) = … Мәсәлән, авырлыгыгыз 85 кг ди, ә буй озынлыгы 1,70 м. Формула буенча болай исәплисе була: 85 ÷ (1,70×1,70) =29,41

Әгәр индекс 25-30 кг/м2 килеп чыкса, димәк, артык авырлык бар дигән сүз. Бу очрактагы кебек. Статистика буенча Русиядәге 25% кешенең артык килограммнары бар. Әгәр индекс 16га да тулмый икән, димәк, авырлык җитеп бетми. Әгәр ул сан 30-39,9 булса, хафага бирелергә вакыт. Бу очракта “симерү чире” дигән диагноз куярга туры килә.

Чит илләрдә халыкны симерүдән саклау яки дәвалау өчен, бюджеттан зур суммадагы акча бүленеп бирелә. Һәм бу дөрес тә.

Артык авырлык бик күп авырулар аркасында килеп чыгарга мөмкин. Матдәләр алмашы бозылганда, әйтик. Шулай ук биредә балачакта кичергән инфекцион авырулар, баш җәрәхәте, артык күп ашау, аз хәрәкәтләнү яки геннар да сәбәпче була ала. Әйтик, ата-ананың икесе дә артык авырлыктан интексә, 80% очракта балалары да шундый проблема алдында кала. Кан басымы уйнаучыларга да, артык дару төймәләре йотканчы, авырлыкны киметү турында уйласалар яхшырак булыр иде. Шулай ук шикәр авыруы да юан кеше белән янәшә атлый.

Симезләр була төрле-төрле…

Психологик яктан караганда, симерү чире белән авыручылар берничә төргә бүленә. Беренчеләре кибет киштәсе яки тәм-том сатучы киосклар кырыеннан тыныч күңел белән үтеп китә алмый. Берәр татлы ризык күрүгә үк аның аппетиты ачыла, куллары үзеннән-үзе акча янчыгына үрелә һәм ул үзен тыеп кала алмас дәрәҗәгә җитә. Гәрчә ун минут элек кенә ашаган булса да. Яки “күз туймый” дигән сүз белән һәркем таныштыр. Ашаган саен ашыйсың килә. Ашказаны да тулы кебек, әмма күз алдында торган ризыкка кул һаман үрелә, һаман туймыйсың.

Икенчеләр берникадәр вакыт, әйтик, 30 көн диета тоткан була. Ләкин шуннан соң ризыкка “сикерә”. Инде берничә килограммны ташладым, җитәр, дип уйлый ул үзенчә. Әмма ризык өстеннән төшеп, кабат аңга килгәнче, элеккегә караганда да күбрәк авырлык җыярга өлгерә. Кабат диеталар, кабат стресс… Диета – шул стресс инде ул. Аның белән кеше үз организмын гына җәфалап калмый, рухи яктан да тилмерә. Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, юктан да кызып китә. Тәмле ашаучыларны күралмас дәрәҗәгә җитәргә дә мөмкин. Аның нервылы булуыннан тирә-якта күпме кеше җәфа чигә әле.

Шулай да юан кешеләрнең 60-70%ы өченче төргә карый. Бу төр, гадәттә, балачактан формалаша. Кечкенәдән үк бала тормышында ризык культы барлыкка килә. Мәсәлән, әни кеше нәниенең елавына түзә алмыйча: “Зинһар, тукта. Мин сиңа бер әйбер бирәм”, – дип кулына кәнфит тоттыра. Шул чактан ук бала тәмле ризыкны стресстан котылу чарасы, аны дәвалый торган дару итеп кабул итә башлый. Елап нервы туздырганчы, кәнфит ашый янәсе. Үсә төшкәч тә, бу гадәт сакланып кала. Берәр проблемага килеп төртелде исә, ашарга утыра. Ашаган саен туймый гына. Эштә җитәкче чыгарган ачуны басар өчен дә ашарга кирәк дип кабул итә күпләр. Яисә ире белән ачуланышкан хатын үзен кимсетелгән итеп хис итә дә суыткычта юаныч эзли. Аннары үз-үзен сүгә дә әле. Ник шулай күп ашадым да, ник тыела алмадым инде, дип.

Юан кешеләр арасында киң таралган тагын бер күренеш бар: төнлә ашау. Берәүләр үзен ач итеп хис итсә, икенчеләре ашказаны буш килеш йоклый алмыйм дип аклана. Шул сәбәпле суыткыч ишеге төнлә дә ябылмый. Андыйларга аеруча авыр. Тукланып йокларга яткан кеше шул ук тулы ашказаны белән уяна да. Йокысы да туймый, организмга да авыр. Төшкә кадәр аның хәле, кәефе булмый. Көннең бу өлешендә алар аягүрә йоклап йөри дисәм дөресрәк булыр. Кешенең иң актив чоры көннең беренче яртысында булырга тиеш булса да.

Ябыгабызмы соң?

Иң беренче чиратта, шуны аңлагыз: ябыгу тиз генә була алмый. Бер атнада өч-биш килограммнан котылу шундый ук тизлек белән яңадан авырлык җыюга китерәчәк. Өстәвенә, бу организм өчен бик зыянлы. Шуңа күрә ябыгуның дәвамлы булуына әзер булыгыз һәм бу эшкә җаваплы карагыз.

Кайберәүләр һәр дүшәмбедән “ябыга” башлый. Ягъни иртән диета тотарга керешә дә кичкә кергәч түземлеге бетә. Нәтиҗәдә, ул көнлек ризыкны бер утыруда йота. Ярар, икенче атна башыннан тотынырмын дип уйлый ул. Дүшәмбе тагын шул ук галәмәт кабатлана. Бу бик зур хата. Тәвәккәлләгәнсең икән, атнаның ничәнче көне булуга да, көннең вакытына да карап тормаска кирәк.

Күп кеше ризыкны стресстан дәвалану чарасы буларак күрә. Әйтерсең ашый торасың, проблемалар хәл ителә тора. Ә корсак үсү проблемасы турында кайсыбыз уйлана соң? Шуңа күрә борчыла башлагач, ризыкка үрелүегезне сизәсез икән, тыелып калырга тырышыгыз. Корсак проблемасы турында алдан ук уйланыгыз.

Ашарга утырганчы ниләр хис итүегезне уйлап карагыз. Сезнең, чыннан да, ашыйсыгыз киләме? Әллә бу гадәт буенча гына эшләнәме? Мәсәлән, бер хатын-кыз, күзәтә торгач, эш көннәрендә генә күп ашавын аңлаган. Бөтен кеше эшкә китеп беткәч, өйдә үзен ялгыз хис итеп, беркемгә дә кирәкмим дигән тойгыны ризык белән томалавын сизеп алган ул. Шуны аңлагач, үзен кулга алган һәм вакытын китап укуга, йорт эшләренә багышлаган.

Тагын бер мөһим кагыйдә: ашаганда телевизор карарга, китап укырга яки игътибарны читкә юнәлтә торган эш белән шөгыльләнергә ярамый. Андый очракта күпме ашаганыңны күрмисең, тамагың туйганын сизмисең.

Физик активлык кирәк дип, Америка ача алмыйм инде. Хәрәкәтләнегез!

Юан кешеләр дәва артыннан диетологка гына түгел, психологка да бара ала. Шуны истә тотып, Казан шәһәренең “Гаилә” исемендәге гаилә һәм балаларга ярдәм үзәгендә психолог булып эшләүче Ләлә Шаһиморат кызы БӘҺРАМШИНАга мөрәҗәгать иттем.

– Әгәр синдә артык авырлык бар икән, димәк, әниең белән синең арада үзара аңлашылмаучанлык, проблемалы мөнәсәбәтләр булырга мөмкин. Шул мөнәсәбәтне җайга салган кеше үзе дә сизмәстән азрак ашый башлый.

Төсләр терапиясе дигән әйбер бар. Кыш көне кеше нигә симерә? Хәрәкәт аз булудан гына түгел, төсләр төрлелеге җитми аңа. Игътибар ит: кыш көне тирә-як ап-ак, ә күпчелек кеше карадан киенгән. Җәй көне төрле төсләргә ияләнгән организм үзенә җитмәгәнне ризыктан таптыра башлый. Төсләрне ризыктан эзләмәгез. Кышкы киемнәрең төрле төстә булса (шәмәхә, кызыл, яшел, сары), син ул төсләрне ризыктан эзләмисең. Нәтиҗәдә, азрак ашала.

Шулай ук ашаганда үз кичерешләрең турында уйлансаң яхшырак. Телевизор карамагыз – бу алтын кагыйдә!

Уеңда гына үзеңне бик авыр, калын бетон боҗра әйләндергән итеп хис итәсең һәм шуңа бәйле акрын хәрәкәтләр ясыйсың. Хәтта шулай эшләгәндә дә авырлыкны киметеп була.

P.S. Язып бетердем дә үлчәүгә бастым. Тә-ә-к, индексым 23 икән. Димәк, артык авырлык юк. Шулай да профилактика белән шөгыльләнү комачау итмәс. Ә аның өчен ашау диеп яшәмә, яшәү өчен аша, дигән кагыйдәне истә тоту да җитә, минемчә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №46)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар