Артык һөнәр ияләре

Русиядә эшсезләр саны арта. Росстат мәгълүматлары буенча 2011 елның февраль азагына илдә 5,7 млн кеше эшсез дип санала икән. Җитмәсә, эшләгәннәрнең дә 3%ы гына һөнәреннән канәгать. Калганнар исә үзләрен башка эштә сынап карарга тели. Нинди өлкәне халыкның “читтән торып” яратуын сораштыру нәтиҗәләре күрсәтелгән таблица белән танышкач аңларсыз.

Карьера үсеше, зур хезмәт хакы, яхшы гонорар өмет итеп 4-5 ел “чабата туздырган” белгечләр ни өчен бүген беркемгә дә кирәкми? Кайсы һөнәр ияләре артыклар рәтендә? Бүген бу тема иң четереклеседер. Русиянең мәңге хәл ителмәс проблемасы шул булганга гына түгел. Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортлары бусагасын таптый башлар, һөнәр сайлау проблемасы белән күзгә-күз очрашыр. Менә шул буын булса да алданмасын иде.

Планлы икътисадтан базар икътисадына күчү барышында юрист, экономист, менеджер кебек һөнәр ияләренә сорау артты. Кайчандыр мул акча алучы инженерлар да байлар рәтеннән төшеп калган кебек булды ул чакларда. Укытучы авторитеты да түбән тәгәрәде. Хәзер нәрсә?

Экономик һәм юридик факультетларга әле дә борын тыгып булмый. Кичәге мәктәп укучылары котыра-котыра һаман шунда чаба. Юкса ул факультетларны бөтенләй әйләнеп узу яхшырак булыр иде. Базар икътисады мәнфәгатьләренә яраклашып, һәрбер югары уку йортында диярлек экономик һәм юридик факультетлар ачылгач, хәлләр хөртиләнгән икән бит. Сизми дә калганбыз! Казан шәһәрендә генә дә ел саен меңләгән экономист-юрист “өлгереп җитә”. Ә базар ул капрон оек кебек сузган саен тартылса да, чиксез түгел. Шуңа күрә әлеге һөнәр ияләре иң престижлылар рәтеннән артыклар исемлегенә күчеп, бүген эшсезләр сафын тулыландыра. Шуңа да карамастан… Әти-әниләренең башына сеңеп калган престижлык стереотипымы, әллә элеккеге моданың койрыгына чат ябышумы – мәктәп укучылары һаман шул ике юнәлешне сайлап харап була.

Дөрес, вакыт үтү белән, теге яки бу һөнәргә ихтыяҗ кими һәм 25 ел алдан нәрсәнедер фаразлап кую да кыен. Әйтик, кайчандыр төркем-төркем йөргән китапханәчеләр бүген инде әллә ни кирәк тә түгел. Сыер савучыларны да акрынлап роботлар алыштыра. Элекке тукыма тукучыларның эшен дә бүген замана техникасы башкара… Болар һөнәрнең искерүе аркасында килеп туган проблема булса, икенче мәсьәлә кайсы да булса һөнәр ияләренең артык күп әзерләнүе аркасында килеп чыга. Мәсәлән, шул ук маркетолог, юрист, экономист, менеджер, страховой агент… Шулай ук Казанда бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары да эш таба алмый. Тел искердеме, әллә укытучылар кирәгеннән артык әзерләнәме?!

“Артыкларның” үрчүенә кем гаепле дигән сорау туар. Әти-әни дигәнне карадык инде, тик… студентлар үзләре дә гаепсез түгел. Күбесе бары тик укып бетереп диплом алгач кына эш эзләргә керешә. Юкса укыганда ук каникул вакытларында урнашып калу ягын карасаң, соңыннан эш тәҗрибәсе булу үзең өчен үк файдалы булачак. Шулай ук югары уку йортларында да гаеп бар. “Базар һөнәрләрен” штамплау барышында сыйфат игътибардан читтә кала һәм чиле-пешле белгечләр укып бетергәч тә урнаша алмый әрле-бирле сугыла. Эш рәтен белмәгәнгә диюем. Гуманитарлар кирәк булмаячак дип чаң суга торасың – халык шул факультетларга агыла тора. Аек акылга түгел, модага таяналар, күрәсең.

“Артык” һөнәрне сайлагансың икән, шул чакта нишләргә? Һөнәрең кирәкме-юкмы, ашыйсы килә бит! Бу очракта берничә киңәш бирергә мөмкин.

Иске һөнәргә ябышып ятмыйча, яңа үрләр яуларга тырышу – әлеге очракта иң отышлы варианттыр. Үзгәрешләрдән генә курыкмаска кирәк. Юридик факультетны тәмамлаган бер танышым бухгалтерлык курсларын тәмамлады да хәзер бер зур фирмада “акча саный”. Юридик яки экономик белемле бухгалтерларга ихтыяҗ бар икән. Экономистлар үзләрен төгәл фәннәр өлкәсендә сынап карый ала. Математика, статистика, физика, төзелеш, архитектура… Юристлар исә психология, журналистика кебек тармакларда да югалып калмас.

Югары белем алдым да – эшле булдым дигән сүз дә дөрес түгел бит әле. Кайчакта бер еллык эш тәҗрибәсе биш ел укуга караганда да зуррак “акыл бирә” һәм эшкә алганда да күбрәк дипломга түгел, ә тәҗрибәгә игътибар итәләр. Әйе, дипломсыз урнашып булмый торган урыннар да бар анысы… Әйтик, банклардагы кайбер урыннарда бары тик югары белемлеләр генә утыра ала. Шулай ук җитәкче урыннарга билгеләнү өчен дә, еш кына югары белем таләп итәләр. Статистикага ышансаң, Русия халкының 45%ы дипломсыз да уңышлы гына карьера төзеп була дип саный икән. Бәлки, аларның фикере дә буш урында барлыкка килмәгәндер.

Русиядәге белем бирү системасы да үзенчәлекле корылган. Бездә шундый система: студент укып бетерә дә кулына диплом алу белән тынычлана. Эшкә урнашып, җылы урынга кереп утыра алса бигрәк тә… Ә Европа илләрендә диплом вакытлыча гына бирелә дисәм дә ялгышмам. Чөнки анда һәрчак укып, квалификация күтәреп, белем эстәп торырга кирәк. Дипломның куллану вакыты чыгып бетмәсен өчен. Замана чаба, синең биш-ун ел элек алган белемең дә бердәнбер көнне беркемгә кирәкми башлый. Шуңа күрә укырга мәҗбүр буласың. Беррәттән сайлаган хезмәт юлыңны да дәвам итәсең һәм гаиләне дә алып барырга җитешәсең. Ә бездә әйтерсең замана да бер урында тора, технологияләр дә әллә ни алга китми. Чөнки кая гына керсәң дә, яшьләргә урын бирми тәхетенә ябышып ятучы пенсионерларга тап буласың. Европадагы уку системасы Советлар Союзын хәтерләтмәдеме? Анда да шул ук хәл иде бит. Бернинди БДИ белән баш катырмый гына күпме галимнәр әзерләде шул Советлар Союзының мәгариф системасы! Ә хәзер… шул укытучылар гына вакыт-вакыт квалификация күтәреп йөри бугай.

Төптән уйлап карасаң, дипломың булу-булмау хезмәт юлыңны да, тормыштагы бәхетеңне дә билгеләми инде, болай ук пошыну да артыктыр. Биш ел университетта укып артыклар рәтенә басмау өчен, үз һөнәреңне яратып башкару, һәрдаим камиллеккә омтылу һәм үз эшеңнең остасы булу да җитә югыйсә.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар