Армия җыештыручылар тәрбияли?

Гаиләсе Айдарны хәрби хезмәткә озата...Алабугага кадәр баруын бардым, язарлык материал да тупладым, әмма кулга каләм алырга бер-ике атна тәвәккәлли алмый йөрдем. Балаларын хәрби хезмәткә озаткан ата-аналарга кыен булмасмы? Әлеге язмам болай да әрнеп торган йөрәк ярасына бер уч тоз сипкәндәй тәэсир итмәсме?

Берничә атна элек кенә ике энем армиядән исән-сау әйләнеп кайтты. Үзем дә сизмәстән, “исән-сау” дидем. Юкса армия – чираттагы мәктәп кенә һәм аннан үле яисә гарип кайтырга тиеш түгелләр дә кебек. Аллага шөкер, энем Свердловск өлкәсендә яхшы җирдә хезмәт итте. Даими аралашып тордык. Аны еш кына интернетта да күргәли идем. Ял көннәрендә хәрби бүлекчә янында гына яшәүче туганнарыбызга кунакка йөрде. Аларның күз алдында да булгач, җаныбыз тыныч торды. Тәнендә берәр күгәргән эз күренгән очракта, мәсьәләнең урында ук хәл ителәсен дә белә идек. Шуңа карамастан шул өлкәдәге берәр хәрби бүлекчә турында яман сүз чыкса, күңелемә шом керә, итәккә ут каба иде. Шуны аңлаганга, Алабуга егетенең армиядә күргәннәрен, әти-әнисенең ниләр кичергәнен язаргамы, юкмы дип озак уйландырды.

***

Сентябрь аенда Алабугадан Зөлфирә апа шалтыратты.

– Улымның армиягә киткәненә 4 ай булды. Шушы вакыт эчендә ябыгып, саргаеп беттем. Ул анда бик каты авырый икән, госпитальдә ятам дип хәбәр итте. Шул баланы кайтарырга ярдәм итегез әле, – диде ул.

Соңыннан Хабаровск өлкәсендә яшәүче берәүгә шалтыратып карарга дигән фикергә килде. Исәбе – ничек булса да шул кешегә акча күчереп, улына билет юнәтү, шул рәвешле туган якка кайтарту.

Хикмәтле сынау

Ике кат медицина тикшерүе үтеп, тулысынча сәламәт дип бәяләнеп, Айдар Гайнатуллин быелның май аенда армия сафларына чыгып китә. Авырлыгы җитмәү, кайбер ризыкка аллергия булуын исәпкә алмасак, бар да яхшы була аның. Тик егеткә әллә климат килешми, әллә башка сәбәп – тегендә барып төшеп берникадәр вакыт үткәч, аллергия үзен сиздерә. Шул дәрәҗәдә сиздерә ки, хәрби киемне дә киеп йөрү мөмкин булмый. Шунда ук тәненә ниндидер тимгелләр чыга, бер валчык ризык кабарга куркып утырган көннәре дә күп була Айдарның. Ниләр ашарга һәм кайсы тукымадан тегелгән кием кияргә ярамавы ачыклангач кына, аны вакытыннан алда кайтарырга дигән карар кабул ителә.

Карары бар, ләкин Хабаровскидан Казанга кадәр кайтырга билет юк. Кайчан сорасаң да, көтәргә кушалар.

Алабугада исә Айдарның әнисе өзгәләнә. Башта улын биржадан төшерү өчен район хәрби комиссариатында белешмә бирми тилмертәләр аны.

– Улым армиягә китте, ә миңа шул фактны раслаучы белешмә бирмиләр. “Казаннан исемлек килмәде әле”, – диләр. Биржада законсыз рәвештә теркәлеп тормасын өчен борчылган идем югыйсә. Соңыннан гына язып бирделәр. Күпме сүзе, күпме нервысы шул бер кәгазь кисәгенә китте, – диде Зөлфирә апа.

Бу батыр ана улы авырганын белгәч, төн йокыларын йокламый. Кайларга гына шалтыратып бетермәгән ул. Аналар комитеты белән элемтәгә чыгып, кирәкле кешеләрнең телефон номерларын да тапкан. Хабаровскида да күпләрне кузгатуга ирешкән. Нәтиҗәдә, Зөлфирә апа танышларының танышлары аша бер иргә чыгып, аңа акча җибәрә. Тик билет алу ансат булмый.

Шунда Айдар әнисенә шалтыратып, хәрби бүлекчәдә аның паспортын югалтулары турында хәбәр итә. Кызык кына: хәрби билет белән бергә яткан паспорт сейфтан эзсез югала, ә билеты кала. Инде кайтырга дип билгеләнгән Айдарны нәрәдкә дә куя башлыйлар, кыскасы, ул хезмәтен тулысынча дәвам итә. 22 сентябрьдә кайтып җитеп, хәрби комиссариатта билгеләнергә тиешле Айдар 24 сентябрьдә Хабаровскида поездга утыра гына әле.

Ничек кенә булмасын, ул Казанга мең газаплар белән кайтып төшә. Тик армия хикмәтләре моның белән генә бетми.

– Әйтергә дә оят: ул киемендәге бетне күрсәгез… Улым кайтканга бер шатлансам, ул хәшәрәтләрне күреп, йөрәгем жу итте. Алар Казаннан нинди форма белән китсә, шуның белән кайтты. Шул арада даруханәдән бет үтерә торган сиптергечләр алып эш иттек. Формасын эшкәрттек, юдык, хәзер, әнә, балконда эленеп тора. Күрәсе дә килми, – диде Зөлфирә апа гарьләнеп.

– Сезгә түгел, хәрби комиссариатка оят булырга тиеш.

– Язгы чакырылышта киткән егетләрдән 5 кеше вакытыннан алда кайтты. Бу бит әле безнең район буенча гына. Кайсыдыр газетада: “Республика буенча 8 егет вакытыннан алда кайтты”, – дип язылган иде, ләкин безнең районнан гына шулкадәр кеше кайткач, 8 генә түгелдер алар. Берсенең хәтта формаларын алып калып, ертык-портык гражданка киемнәре кигезеп кайтарып җибәргәннәр.

– Паспорт мәсьәләсен хәл итәргә Алабуга хәрби комиссариаты ярдәм итмәдемени?

– Алар тегендә “запрослар” ясап карады бугай, җавап килмәде. Шулай дип беләм. Аннары барыбер алыштырасы паспорт иде, 20 яше тулды бит. Шуңа әллә ни пошынмадык та. Шул яңа паспорт ясатканда бүлмә саен акча түләп йөрү генә рәнҗетте. Әйтерсең без югалткан.

Җанга тигән вакыйгалар күп булды инде ул. Менә, мәсәлән, без Айдарга һәрдаим хат язып тордык. Туган көненә берьюлы 4 хат салдык – миннән, әтисеннән, сеңлесеннән, иптәш кызыннан. Открыткаларга акча да ябыштырган идек. Шул дүрт хатның 2сен генә Айдарга биргәннәр. Шалтыратып белешүемчә, хатның 4се дә казармага кадәр килеп җиткән.

Аналар комитетына рәхмәт әйтергә шалтыраткач та, алар миңа болай диде: “Шундый армиягә ышанып, балаларыгызны җибәрүегез өчен үзегезгә рәхмәт”. Бәлки, алар начарлык теләп әйтмәгәндер дә, ләкин күңелгә тиеп калды. Бер дә җибәрмәс идек тә бит, нишләмәк кирәк?! Җитмәсә: “Хабаровскида кеше органнары белән сату итәләр дип язучы газеталарга, шулай сөйләүче тапшыруларга ышанмагыз”, – дип тә өстәделәр. Юкса ул хакта сүз булмаган иде. Шуны ишеткәч, йөрәгем бөтенләй урыныннан кузгалды.

Казаннан бирелә торган телефоннарын әйтер идем. Баруга җыеп алалар. Ял көннәрендә генә булса да бирсәләр, улларыбыз хәлен белеп торыр идек. Зарым күп инде ул, барысын да хәзер генә искә дә төшереп бетерә алмам. Иң мөһиме – улым кайтты. Страховкасын да алдык. Әгәр мин әйтеп бетермәгәннәрне беләсең килсә, юри генә Млечник ВЧ 51460ка интернетта булган кайтавазларны кара әле.

Зөлфирә апа сөйләде дә сөйләде. Ул шундый меңләгән ананың берсе генә. Кем белә, бәлки, шул ана үз баласының язмышы белән көн дә кызыксынып тормаса, кирәкле кешеләрен табып, акчасын юллап, улына билет алдырмаса, Хабаровскиның шул частьтагы бөтен зур йолдызлылар белән элемтәгә чыкмаса… Бәлки, Айдарның язмышы болай куанычлы тәмамланмаган да булыр иде.

Җыештыручы стажы

Сөйләмим дисә дә, Айдарның үзенә армия турында сүз каттым. Андагы хәлләрне аннан да яхшырак тасвирлаучы кеше булмас.

– Искә алып тормыйм инде, – диде Айдар бик җитди итеп. – Барыбер ул хәрби частьны таратып, яңадан төзиячәкләр. Анда бөтенләй икенче тормыш, күрмәгән кеше аңламый. Син дә аңламаячаксың. Армиядә берни дә калмаган диләр иде, дөрес икән. Бабайлык дигәнен сорасаң, анысы бөтен җирдә дә бардыр ул. Хәер, башка урыннарны белмим, ләкин бездә ул бик каты иде. Хәзер дә төшләремә керә. Барысы да үзеңнән тора – алдан ук үзеңне ничек куйсаң, ахыргача шулай дәвам итәчәк. Әгәр кимсетәләр икән, шунда ук чарасын күрү ягын карыйсы.

– Армиягә үз теләгең белән киткәнсең бит. Иптәшләрең андагы хәлләрне кайтып сөйләми идеме?

– Бер дустым күптән түгел генә армиядән кайтты. Аның белән сөйләшеп, чагыштырып утыргалыйбыз. Ә болай… Белә идем. Китүемнең сәбәбе бар.

– Нинди?

– Мәхәббәт инде. Бер кыз аркасында. Онытам, имеш…

– Онытылдымы соң?

– Анда кызны гына түгел, ата-анаңны да онытасың. Исәнлегең турында уй алгы планга чыга.

– Әгәр кодрәтеңнән килсә, армиядә нәрсәне үзгәртер идең?

– Автоматларны кулга да бирмиләр анда. Ичмасам, хезмәт итү кызыграк булыр иде. Ә болай, анда барып, бер еллык җыештыручы стажы алып кайту ахмаклык һәм вакытны бушка уздыру булып тоела. Көне буе себерке тотып йөрү кызык түгел. Менә кайчакта танклар юа идек. Анысы да җыештыру, ләкин хәрби техника янында эшләгәнгә, бу безгә ошый иде.

– Армиядән нинди гыйбрәт алып кайттың?

Айдар бик озак уйлады һәм болай диде:

– Шул ерак арада хезмәт иткәннән соң, әти-әнинең, туганнарның, туган җирнең кадерен аңлый башлыйсың. Кемнеңдер нервылары сыната инде. Характер катылана анда. Поездда кайтканда да юлдаш егетләр Млечникта булуымны белгәч, шаккатып: “Исән-сау кайтуың белән тәбриклибез. Бу бәхет андагы күпләргә тәтеми”, – дигән иде. Кыскасы, бүлекчәбезнең “яхшы” даны булуы турында шунда гына чын-чынлап аңладым.

Кызык өчен генә интернеттан әлеге бүлекчә турында кайтавазларны укыдым. Анда акча талау, кыйнау очраклары да – ниләр генә юк. Чәчләр үрә тора. Ярый әле, мин әйтәм, кыз булып туганмын. Ярый әле, армия кайгысы юк.

Бу язма армияне сүгү өчен язылмады. Зөлфирә апа һәм аның улы вакыйгасы ата-аналарга гыйбрәт булсын. Язманы да Зөлфирә апаның сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

– Безнең балалар безгә генә кирәк шул, башкаларга түгел!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Алабуга-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар