АРАКЫ СИДЕКТӘН ЯСАЛА

Эчүчелек хакында күп языла. Редакциябез почтасында да, шул зәхмәт белән бәйле бәхетсезлекләр, гыйбрәтле хәлләр турында хатлар күп. Языла, сөйләнә, куркыныч чир икәнен беләбез, ә менә эчкечелек кимеми. Күптән түгел, аракыга багышланган фильм карарга туры килде. Булдыра алсам, әлеге киноны барлык Русия халкына күрсәтер идем дә, булмый шул.

Безнең үлем кемгә кирәк?

Кино кара экранга ак хәрефләр белән язылган мөрәҗәгатьтән башлана.

«Ватандашлар! Әлеге язманы караганнан соң, алкоголь, тәмәке һәм наркотикларның кешелеккә нинди зур куркыныч тудыруын, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә ничек тәэсир итүен аңларсыз. Халыкларны юкка чыгару кемгә һәм ни өчен кирәк? Белерсез. Яшьләребез кара көчләрнең төп басымы астында. Бу эшне җиренә җиткерү өчен, зур акчалар бүленеп бирелгән. Һәр ата-ананың төп бурычы – үз баласын саклап калу. Бу язманы кулдан-кулга йөртегез, өйдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында күрсәтегез, бу хакта башкаларга да сөйләгез”.

Кинода әйтелгәнчә, ЦРУ директоры һәм АКШның сәяси разведка башлыгы булган Аллен Даллес тарафыннан 1945 елда “СССРга каршы Америка доктринасы” төзелә. Менә анда нәрсә диелә: «Сугыш бетәр, барысы да үз хәленә кайтыр. Шул чакта бөтен булган матди байлыкны халыкны тилертү һәм алдау өчен тотарбыз. Кешенең баш мие, акылы үзгәрергә сәләтле. Анда хаос тудырып, сиздерми генә ялган мораль «байлык» тутырырбыз һәм шуңа ышанырга өйрәтербез. Ничекме? Үз тарафдарларыбыз Русиянең үзендә үк табылыр. Җир йөзендәге иң баш имәс Русия халкы кырылыр, аңы үләр. Әдәбият, кино һәм театр кешенең иң түбән хисләрен сурәтләр һәм зурлар. Секс культы, көчләү алымнары, садизм, сатлыкҗанлык яклы булган һәркемне якларбыз. Ил белән идарә итү системасында да хаос урнаштырылыр. Дөреслек һәм тәрбиялелек кебек сыйфатлар үткәндә калып, хәзер инде беркемгә дә кирәк булмаячак. Ялган, исереклек, наркомания, сатлыкҗанлык, халыклар дошманлыгы пропагандаланып, халык аңына «беркетеләчәк». Бик «азлар» гына илдә нәрсә майтарылуын аңлар, тик берни дә үзгәртә алмас. Андыйларны үзебез үк юк итәрбез. Балалардан, яшьләрдән башлаячакбыз. Буын арты буын алышыныр, шулай итеп аңлы кешелек тамыры юкка чыгачак».

Беләм, моңа ышануы кыен. Ләкин ил башында торучылар бүген һәр кибеттә сатылучы агуның ни дәрәҗәдә хәтәр булуын яхшы аңлаган. Мәсәлән, Гитлер үзе яулап алган территорияләрне оккупацияләү планын корганда, аракы һәм тәмәке ярдәмендә славян халыкларын юкка чыгару хакында «хыялланган». Украинада, мәсәлән, китапларны аракыга алыштыру сәясәте алып барылган. Ничә килограмм китап китерәсең, сиңа шул кадәр аракы салып бирәләр. Ләкин бер шарт: алып килгән китабыңны үз кулларың белән янган учакка ташлыйсы. Шул рәвешле фашистлар кешенең рухи байлыкларын юкка чыгарып, алкоголь ярдәмендә украиннарның үзен дә җир йөзеннән юк итәргә тели. Бернинди крематорий кирәкми, бары шул агу!

Шикәр ашый да спирт ясый

Кеше борынгы заманнан ук шәраб ясый белгән, белә һәм беләчәк. Бер савытка, су белән бутап, виноград согы тутыралар. Соңрак аңа чүпрә бактерияләре кушыла. Ә ул бактерияләр – тәмлетамак. Микроскоптан ачык күренә: шул бактерия катнашмадагы шикәрне ашый, артыннан этил спирты чыгып бара. Шулай итеп, алкогольнең чүпрә бактериясе сидеге икәне аңлашыла. Фәнни телдә әйткәндә, экскримент. Менә шул бактерияләр шикәр ашап, йомышларын йомышлый торгач, савыттагы «сидек» концентрациясе бердәнбер көнне 11%ка җитә. Шулчак, спирт «җитештерүче» мескен бактерияләр, шул сидекләрендә үзләре үк тончыгып үлә. Әлеге концентрация тутырылган шешәгә «Вино сухое ординарное» дип язылачак. Әгәр инде «мәрхүмнәрнең» төпкә утырганын көтеп, чистартып тутырсалар, монысы «вино сухое марочное» дип аталачак.

Яшь кызлар, хатыннар, ни өчендер, шампан шәрабын үз итә. Совет шампан шәрабының туган ягы Краснодар төбәге булуын беләсездер инде. Анда ул төр исерткечне болай әзерлиләр. Зур, калын стеналы, яшел шешәләргә биш сорт виноград согы катнашмасы салына. Төп сорт – шампан. Кайсы сорт виноград согы күбрәк кушылуга карап, шампан шәрабы биш төргә аерыла: коры (сухое), ярымкоры (полусухое), баллы (сладкое), ярымбаллы (полусладкое) шампан шәрабы һәм брют. Соклар тутырыла, чүпрә салына һәм шешәләрне вакытлыча агач бөке белән каплап куялар. Краснодар тауларында махсус озын коридорлар бар. Аларның стенасында меңләгән тишек уелган. Шешәләр шунда урнаштырыла. Бу тау куышындагы температура ел дәвамында +14 градус. Ике ел буе, чүпрә бактерияләре теге катнашмадагы шикәрне «эшкәртә». Вакыт узып, план тапшырыр көн килеп җиткәч, тау куышына прожектор китерәләр. Көчле һәм бик якты ут кабызыла. Ике ел буе караңгыда «эшләргә» өйрәнгән бактерияләр куркудан һ ;әм көтелмәгән яктылыктан үлә. Ләкин шунысы кызык: үләр алдыннан аларның куркудан көчле итеп (гафу итегез!) эче китә һәм газ бүленеп чыга. Эчкечеләр шампан шәрабында нәкъ менә шул газны ярата да инде. Киләчәктә, кулыгызга шампан шәрабы салынган фужер килеп эләксә, андагы газның үлеп барган бактерияләрдән хушлашу «сәламе» икәне исегезгә төшми калмас дип уйлыйм.

Эчкеченең иртән нигә башы авырта?

Кеше организмында алкоголь тарафыннан зарарланмый кала торган бер генә әгъза да юк. Моны икенче сыйныф баласы да белә.

Даими рәвештә алкоголь кулланган кешенең борыны ни өчен шәмәхә яисә кызыл төстә була дип уйлыйсыз? Аракы тәэсирендә кеше канында оешкан эритроцитлар, ягъни тромблар, борынның вак кан тамырларына сыеша алмый икән. Микрокаппилярда тупланып кан йөрешен тоткарлый. Кан тамыры кабара һәм шартлый. Нәтиҗәдә тиребез тыштан шәмәхә төскә керә.

Ни өчен кеше алкогольдән җүләрләнә? Кеше эчә, спирт канга тарала, эритроцитлар укмаша да баш мие кан тамырларын томалап куя. Ми күзәнәкләре кислородка ачыга һәм үлә башлый. Баш мие эшчәнлеге бозыла. Шуңа да кеше үзен җүләрләрчә тота. Бу һәркемдә төрлечә чагыла. Кемдәдер баш миенең вестибуляр аппараты өчен җавап бирә торган өлеше томалана да аягында басып тора алмый башлый. Кемнеңдер хәтере югала һәм башкалар.

Соңрак, баш миенең кислородка тончыгып үлгән күзәнәкләре 36,6 градус астында таркала һәм чери башлый. Шул черү вакытында кешенең башы авырта да инде. Махмыр («похмель») дип атый аны халык. Үлгән күзәнәкләрне юып төшерер өчен баш мие су таләп итә һәм кешенең су эчәсе килә. Шул үле күзәнәкләр су белән юыла да, бер-ике сәгатьтән канализация чокырына агызыла. Аяныч, ләкин факт.

Әгәр алкоголь җенес күзәнәген зарарласа, гарип бала туасын көт тә тор. Бу бигрәк тә хатын-кызга кагыла.

Тарихтан күренгәнчә, һәр халык хатын-кызның алкоголь куллануын чикли килгән. Әйтик, татар авылларында, әле кайчан гына исерек хатын-кыз күрмәс идең, ә хәзер моның белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Ул гына да түгел, тәмәке пыскытып ятучы кызлары да күренә башлады. Бу милләт үлеме дигән сүз инде!

Дуңгыз да белә!

1972 елда “Киевнаучфильм” студиясе 1 айлык дуңгызларның үз-үзен тотышы турында кино төшерә. 10 төрле дуңгыздан берәр бала алалар да, аерым бер утарга урнаштырып, алар артыннан күзәтү ясыйлар. Бәләкәчләр 3 көн сугыша, сөзешә. Соңыннан бер көтүгә берләшеп яши башлый. Араларында бер баш дуңгыз билгеләнә. Зурлыгы буенча әллә ни аерылмый үзе, күрәсең, акыллырак булгандыр. Ул иң беренче булып ашый, калганнар аның артыннан… Бер көнне күзәтүчеләр ботканы 3 литр сыра белән бутап бирә. Беренче булып баш дуңгыз килә. Исни – уңга карый, исни – сулга карый, ахырдан ул ашый башлагач, калганнар да аңа кушыла. Бераздан дуңгызлар җүләрләнергә тотына. Иң кечкенәсе баш дуңгызга ташлана, чучка балалары сугышып, бер-берсен тешләп бетерә. Соңрак төрле почмакларга таралышып, калтырап утыра башлыйлар. Ике көн буе дуңгызларның башлары «авырта». Өченче көнне янә бер көтүгә берләшә болар. Бу вакыйгадан соң өч көн үткәч, боларга янә ботка белән сыра болгатып бирәләр. Баш дуңгыз килә, исни-исни дә, тагаракны әйләндереп ата. Моны күреп торган кешеләр очраклылык дип уйлый һәм тагын сыра сала. Баш дуңгыз тагын тагаракны селтәп ташлый. Күрәсезме, хәтта бер айлык дуңгыз да нәрсәнең нәрсә икәнен аңлаган, ә адәм баласы аңламый.

1983 елда кыш бик салкын булды. Новосибирск өлкәсе Искитим шәһәрендә әтисе белән улы гараждагы баздан бәрәңге алырга чыга. Әтисенең нәрсәдер исенә төшә күрәсең, күршесенә кереп китә. Гаражны тыштан бикли. Имеш, ачык базга салкын кермәсен. Күршедә рюмка артыннан рюмка эчелә, малай онытыла. Төнлә 44 градус суык була. Исерек ата улын иртән генә исенә төшерә. Гаражны ачуга аның өстенә өшеп үлгән малае ава. Ата кеше түзә алмыйча, гаражда асылына. Ике үлем. Барысына да аракы гаепле.

2000 елның 1 гыйнварында Новосибирск телевидениесе дикторы 78 кешенең төнлә туңып үлүен хәбәр итә. Нәрсәдән дип беләсез? Әлбәттә, алкогольдән! Шул ук Новосибирск шәһәрендә Чечня сугышында 8 кеше үлсә, бер яңа ел төнендә генә 10 тапкыр күбрәк кеше кырыла. Сугыштан да көчлерәк икән бит ул хәшәрәт!

Тагын бер тарих. Минск шәһәрендә, берничә ел элек, сыра бәйрәме уздырыла. Шунда яшьләр өчен рок-концерт оештыралар. Сыра, тәмәке бушка таратыла. Концерт барышында яшен яшьнәп, яңгыр коя башлый. Инде сыра эчеп җүләрләнгән яшьләр төркеме җир асты чыгу юлына юнәлә. Иртән тапталып үлгән 57 кызны күмәләр. Экспертиза кызларның барысы да исерек булуын ачыклый.

Гаиләләр таркала, балалар йорты исерек ата-анадан калган кыз-малайлар белән тула, миллионлаган кеше, төрле халыклар кырыла. Шул ук вакытта спиртлы эчемлек куллану культурасы пропагандалана, өйрәтелә, рекламалана. Менә кайда ул контраст. Юкса, без аңа каршы көрәшергә тиеш бит.

Саннар…

Халыкара экспертлар исәпләвенчә, дөньяда алкоголизм чире белән авыручылар 62 миллион. Шуның 20 миллионы Русиядә. Бу илнең һәр җиденче кешесе дигән сүз. Экспертлар әйтүенчә, елга, җан башына уртача 8 литрдан да күбрәк спиртлы эчемлек туры килә икән, бу милләтнең киләчәге өчен куркыныч тудыра. Инде 1998 елда бу сан Русиядә 8 түгел, ә 15 литр тәшкил иткән (бу бит һәр адәмне, хәтта яңа туган балаларны да исәпкә алып!). Һәм ул елдан-ел арта. Спиртлы эчемлектән илебездә ел саен 1 миллионнан артык кеше үлә. Балаларның 17%ы берәр кимчелек белән туа. Сәбәпчесе – исерек ата-ана. Тагын бер билгеле һәм дәлилләнгән факт: бөтен дөньяда, уртача гомер озынлыгын алсак, Русия ирләре 135нче, ә хатын-кызлары 130нчы урында тора. Чөнки алкоголь кулланучы кеше 17-20 елга кимрәк яши бит. Ата-ана шул агуны авызына салганда, ятим калачак балалары хакында уйлый микән? Юк, билгеле! Русиядә бәхетсезлек очрагында үлүчеләрнең 40%ы спиртлы эчемлек кулланган. Барлык алкоголь кулланучы кешенең 96%ы бу «эшкә» 15 яшькә кадәрле чорда өйрәнә икән. Алкоголизм белән авыручы һәр тугызынчы кеше генә табибта исәптә тора. 1996 елда алкоголь куллану аркасында үлүчеләр саны Русиядә 352 меңгә тигез булса, Америкада бу сан 300-400 арасында тирбәлеп, йөзләр белән генә исәпләнә.

Гадәттә, язма ахырында мин нәтиҗә чыгарырга тиеш. Бүген һәркем үзе өчен нәтиҗәне үзе ясасын иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

“Безнең гәҗит”, №34

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар