АРАКЫ + ДАРУ = АГУ

– Соңгы вакытта ирем бик каты эчә. Эчкәч, башкалар кебек тыныч кына ятып йокламый, сугышырга тотына. Әйтегез әле, аңа йоклата торган дарулар бирергә ярыймы?

Д. Арча районы.

Шундый ук сорау белән Саба һәм Алабуга районыннан да шалтыраттылар. Аларга югары категорияле табиб психиатр-нарколог Резидә Фәтхулла кызы Хәева җавап бирде.

–            Исерек кешегә эчертелгән йоклата торган дарулар көтелгән нәтиҗәнең киресен бирергә мөмкин. Алар алкоголь тәэсирен арттыра гына. Нәтиҗәдә, катнаш исерү барлыкка килә. Күләмен белер-белмәс бирелгән йоклата торган дарулардан кешенең үлеп тә китүе ихтимал. Гомумән, табиб киңәшеннән башка йоклаткыч препаратлар бирүне хупламыйм. Максат бит кешене йоклату түгел, ә алкогольне организмнан чыгару булырга тиеш. Ул даруны биргән очракта да бернинди нәтиҗә булмаячак. Кулга бирелә торган дарулар ул – йоклату эффектына ия булган тынычландыручы препаратлар. Бу йоклата торган дарулар түгел, чөнки алары табиб рецепты белән генә язып бирелә. Ә алар белән шаярырга ярамый. Шуңа күрә башта табиб белән киңәшләшергә кирәк. Исерек кешенең әнисе яки хатыны гына аның нәрсәдән шулай ярсыганын, йокысызлыктан интегүен белми. Ә нәрсәне дәвалаганны белми торып дәвалап булмый.

–            Нәрсәне дәвалаганны белгән очракта да, алкоголь белән берәр даруны катнаштырырга ярыймы?

–            Куллану тәртибен ачып карасагыз, аның күбесендә бер үк сүз: алкоголь катнашында кулланмаска.

–            Кеше инде айнып беткәч тә, әйтик, 4-5 көннән, үзен агрессив тотарга мөмкин. Монысы да организмнан чыгып бетмәгән аракы тәэсиреме?

–            Әгәр кеше инде айныган вакытта да шулай йокысызлыктан тилмерсә, тик торганда борчылса, психоз күзәтелсә, бу “белая горячка”ның беренче билгеләре. Шунда ук галлюцинацияләр барлыкка килми. Кайчакта шундый сүз ишетергә туры килә: “Менә ул эчкән чакта бик тыныч иде, ә хәзер ташлагач, бөтенләй башка: агрессив, көйсез…” Биредә шул авыру билгеләре турында сүз бара да. Ә исерек чакта аның үзен шул рәвешле тотуы аңлашыла, чөнки алкоголь холыкның бөтен үзенчәлекләрен көчәйтеп, тышка чыгара.

–            Махмыр вакытында баш авыртуын ничек бетерергә?

–            Монда комплекслы дәвалану кирәк. Чөнки башка гына түгел, бүтән органнарга да аракы зыяны тими калмаган. Бигрәк тә бавыр, йөрәк, ашказаны җәфа чигә. Төрле анальгетиклар эчеп авыртуны басарга тырышу – вакытлы күренеш. 15-20 минуттан ул барыбер авыртачак. Максат – организмдагы ацетальдегид кебек агулы матдәләрне тышка чыгару. Дезинтоксикация үткәрү кирәк. Бу очракта методоксил, пропротен куллану нәтиҗәле була ала. Ә халык медицинасыннан тозлы кыяр суы, нарат җиләгеннән (брусника) ясалган морс эчү, тозлаган кәбестә (квашеная капуста), кайнар шулпа, витаминга бай ризыклар ашау яхшы нәтиҗә бирәчәк. Иртән чәй яки кофе эчсәң, йөрәккә авыр булачак, анысы киңәш ителми.

Нинди генә чаралар куллансаң да, эчкече үзе шул баткаклыктан чыгарга, бөтен тормышын аска сөйрәүче аракыдан котылырга теләми икән, аны дәвалау файдасыз. Уйлап карыйм да исем китә: иң газиз кешеләренең күз яше бәрабәренә ничек шул шешәгә барып төртеләсе килә икән ул кешенең?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №5)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар