АП-АК РӘХМӘТ

Без туган мизгелдән гомеребезнең соңгы минутына кадәр алар янәшә атлый. Фәрештәдәй безне озата килә. Алар – иң мәрхәмәтле, шифалы, пакь һөнәр иясе. Ялгыш әйтәм бугай, бу хәтта һөнәр дә түгел, ә гомер буе халыкка хезмәт итү. Әйе, төшенгәнсездер, медицина хезмәткәрләре хакында әйтүем. Русиядә Медицина хезмәткәрләре көне июнь аеның һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.Шул уңайдан республикабыздагы әлеге һөнәр ияләре арасында конкурс уздырыла. Быел икенче мәртәбә. 19 июньдә Пирамида мәдәни күңел ачу үзәгендә конкурс нәтиҗәләре билгеле булып, Ел табибы “Ак чәчәкләр” премиясен тапшыру тантанасы үткәрелде. Узган ел шушы чарада Президентыбыз Минтимер Шәймиев: “Минемчә, бу – иң бөек конкурс”, – дигән иде. Моның белән килешми мөмкин түгел. Тантанада күреп кайткан могҗизалардан соң, ак халатлы һөнәр ияләренең бәһасез кешеләр булуын аңлыйсың.

Дебют

Быел җиде номинация тәкъдим ителде. Һәркайсында өч кандидат булырга тиеш булса да, “Авыруларны кисәтүдә инновацион проектлар” номинациясенә дүрт кеше билгеләнгән иде. Конкурс комиссиясенең эше никадәр авыр булуы шуннан күренә инде. Кемнедер аерып алу, кайсындыр читтә калдыру җиңел булмагандыр. Чөнки үз һөнәрен яратып башкарган табибларның барысы да яхшы!

Җиңүче – Яңа Чишмә район үзәк больницасы баш табибы Ришат Нуретдин улы Билалов. Биредә онкологик авыруларны, артериаль гипертензия һәм йөрәк-кан тамыры авыруларын алдан ачыклау максатын куеп эшлиләр. Һәм, әйтергә кирәк, райондагы яман шеш авырулары соңгы ике-өч елда күпкә кимегән икән.

Бу һәм “Елның иң яхшы даруханәсе” номинацияләре конкурска быел беренче тапкыр куелган иде.

Сәхнәгә чакырылган өч провизор арасыннан иң яхшысын үзем мәңге сайлап ала алмас идем. Мәсәлән, Түбән Камадан килгән Әлфия Вагыйз кызы Зарипова мөдирлек иткән даруханә Кама артындагы иң зур профилактик дәвалау учреждениесендә урнашкан. Монда дару тарату персонификацияләнгән диделәр. Ягъни конкрет авыруга теге яки бу даруның ничек ярдәм итүе, дәвалау курсының ни рәвешле үтүе күзәтелә. Даруның больницада бүленүе, автоматлаштырылган системаларның тәүлек буе эшләве авыру кешегә тиз һәм эффектлы дәваланырга ярдәм итә.

“Казан даруханәләре” (“Казанские аптеки”) челтәре Татарстанда 2001 елдан эшли. Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан 20нче даруханә мөдире Эльвира Фәрит кызы Еникеева да әлеге номинациядә катнашты. Бу даруханәләрне күрмәгән кеше юктыр инде. Алар заманча технология, хезмәт күрсәтү осталыгы белән аерылып тора.

Шәһәр мөдирләре борынына чирткән кеше Арча районы Яңа Кенәр авылы даруханәсе мөдире Зөлфия Камил кызы Зыятдинова булды. Авыл җирендәге даруханәнең ни мактанырлыгы бар инде дисезме? Бар икән шул! 70 еллык тарихы булган әлеге даруханәдә кайчандыр дарулар ясалган һәм ул бөтен районны дәвалау препаратлары белән тәэмин иткән. Бүген дә биредә сигез меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә. Фельдшер-акушерлык пунктларына да (алар сигез) дарулар моннан таратыла. Башка авыл даруханәләреннән аермалы буларак, Яңа Кенәр авылыныкы тәүлек буе эшли икән.

Уникаль вакыйга

Бу номинациягә тәкъдим ителгән ак халат ияләре белән танышканнан соң, могҗиза барлыгына ышана башлыйсың. Җиңүчеләр дә тулы бер коллектив булды монда.

Фирая Марат кызы Сабирова – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гаиләне планлаштыру һәм репродукция үзәге җитәкчесе. “Балагыз булмаячак”, – сүзен ишетеп тә, ышанычын җуймаганнар әлеге үзәккә мөрәҗәгать итә. Монда эшләүчеләр ярдәме белән иң беренче бала 2006 елда туа. Ә 2008 елда биредә өч игезәк дөньяга килгән. Балагыз булмаячак, дигән куркыныч диагноздан соң да, берьюлы ике кыз һәм бер малайның әти-әнисе булган кешеләрне күргәч, могҗизага ышанмый булдыра алмыйсың! Пробиркадан туган 500дән артык бала әлеге үзәк хисабында. Күпме гаилә балалы булу бәхетен татыган дигән сүз!

Мактауга лаек күпләр

Ел табибы дип Казан шәһәренең 7нче клиник больницасы җитәкчесе Равил Шамил улы Шәймәрданов аталды. Ул – иң авыр операцияләрнең методикасын камил белүче табиб, 150ләп фәнни мәкалә авторы. Аның җитәкчелегендә 11 кандидатлык диссертациясе якланган.

Шулай ук “Елның медицина хезмәткәре” исеме астында шәфкать туташларын билгеләү дә булды. Килешәсездер, йөкнең иң авыры алар өстенә төшә. Авыруны башыннан алып ахырына кадәр алар карый. Тәнне генә түгел, рухны да дәвалый. Җиңүче итеп танылган Аида Вячеслав кызы Сафина да шундыйлардан. Аның үз девизы да бар хәтта: “Шәфкать туташы үз пациентына мөмкин кадәр якын булырга тиеш!”

Ел җитәкчесе итеп Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Фәрит Галимҗан улы Җиһаншинны билгеләделәр.

Җиденче номинациядә, гомумән, бер генә исем-фамилия аталды. “Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясен тәкъдим итүче – Казан дәүләт медицина университетының биохимия кафедрасы профессоры Дилявер Мирзабдулла улы Зөбәеров. 77 яшьтә булуына карамастан, ул әле дә студентларга белем бирә. Үзенең бар тормышын теоретик медицинага багышлаган шәхес Татарстан Республикасы фәннәр академиясе академигы, Русия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты да.

Тантана барышында сәхнәдән мондый сүзләр әйтелде: “Журналист белән табиб һөнәренең уртак ягы бар: алар икесе дә кеше күңелен җәрәхәтли һәм дәвалый ала, ләкин җәрәхәтләү очрагы журналистта күбрәк”. Сенсация артыннан куыпмы, матбугат чаралары табиблар хакында бик күп “пычрак чәчә”. Дөрес, арада үз эшен намус белән башкармаучылар да бардыр. Әмма табиб һөнәрен сайлаган кеше күңеле керле була алмый.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Изге һөнәрегез өчен рәхмәт сезгә!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №25)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар