АНОНИМ ИНТЕРВЬЮ

Гадәттә, кая да булса барырга чыксам, транспорттагы очраклы күршемә “бәйләнә” башлыйм. Сөйләшеп барганда юл да сизелми. Алай гына да түгел, гел яңа кешеләр белән танышу бер “хобби”га әверелде дисәм дә ялгышмам, мөгаен. Табышмак чишкән кебек, һәр кешедән ниндидер бер “изюминка” эзлим. Табаммы, тапмыйммы, мөһим түгел. Эзләве кызык.

Бу юлы да шулай булды. Тәрәзәгә карап барган моңсу күршемә үзем башлап эндәштем.

– Сез дә Тольяттига кадәрме?

-Белмим әле…

Ничек инде белмисез? Ә билетыгыз кая кадәр?

-Билетым соңгы тукталышка кадәр, ләкин кая төшәсемне белмим. Автовокзалга килгәндә үземнең кайсы автобуска утырасымны да белми идем. Иң якын арадагы рейс Тольяттига булып чыкты. Менә барам инде. Ә үзегез?

Бер дустыма кунакка барышым. Ә сез кайчан кире кайтырга җыенасыз?

-Белмим. Арыдым мин. Кире кайтасы килми. Сөйләшәсе дә…

Ә Казанда кем булып эшлисез?

-Бер радиода ди-джей… Ул радионы тыңлаганың бар инде синең. Тавышымны таныган кебек түгелсеңме соң?

Юк, радионы сирәк-мирәк кенә кабызам. Шундый кызыклы эш ардырмый инде…

-Юк, эштән арымадым мин, бертөрле тормыштан туйдым.

Журналистика һәм социология факультетын тәмамладыгызмы?

-Юк, мин беркайда да укымадым.

Ә ничек ди-джей булып киттегез?

-(Озак уйланганнан соң – Э.Ф.) “Везунчик”тыр мин, мөгаен. Кечкенәдән җырчы булырга хыялландым. Тик хыял тормышка ашарлык түгел иде. Укырга керү өчен, зур суммада акча кирәк булды, мәктәпне дә яхшы тәмамладым, дип әйтә алмыйм. “3”леләр күп иде аттестатта. Әй, билгегә карап та тормыйлар инде хәзер, акчаң булса. Бер техникумга керттеләр, ләкин укыйсым килмәде. Авылны сагынып, укуны ташлап кайтып киттем. Анда өйдә качып яттым.

Ә нигә качып яттыгыз?

-Хәзер аңлатам… Инде теге хыял онытылган да иде. Радиода эшлисе килү хыялы көчәйде. Аннары, нәкъ минеке кебек исем-фамилияле бер журналист барлыгын ачыкладым. Аны танышларым мин дип уйлый иде. Чөнки бер җирдә дә күренмим. Берсе белән дә аралашмыйм. Телефон номерымны берсе дә белми, ә әти-әнием дусларыма да номерымны бирми иде. Үзем шулай куштым. Башкаларның мине журналист дип уйлавы зур әйбер иде минем өчен. Ә берчакны минем тормыш бөтенләй башка борылыш алды. Казанга Сабантуйга барганда, автобуста бер егет белән таныштым. Ул бик зур урында утыра торган кеше булып чыкты. Мин аңа үз хыялларым хакында сөйләдем. Ул аларны тормышка ашырырга ярдәм итте. Менә шул. Шулай итеп мин, бер белемем, тәҗрибәм булмаган килеш, радиода эшли башладым.

Ә теге егет хәзер кайда?

-Ул мине эшкә урнаштырды урнаштыруын, ләкин бер шарт куйды: мин аның белән яшәргә тиеш. Хәзер мин аның белән яшим. Юк, кияүдә түгел мин. Шул ук вакытта ирекле дә түгел. Кол кебек, әйеме? (Көлә. – Э.Ф.) Тиздән җырчы буларак үз альбомым да чыгар дип өмет итәм. Продюсер табу үз көчемнән һәм мөмкинлегемнән килә торган эш түгел инде. Бөтен өметем Анда. Ул миңа барыбер ярдәм итәчәк. Ә миңа аның чалбар балагына чытырдатып ябышырга кирәк хәзер. Ычкындырмаска. Беркайчан да.

Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз?

-Белмим әле. Бүгенге көн белән яшим. Менә бүген, бәлки, Тольяттида булырмын да иртәгә тагын кая да булса китеп барырмын. Ә эш мәсьәләсе… Әлегә бер ай ял итәм. Миңа бернигә дә борчылырга кирәкми, Казанда югалмаячакмын, чөнки минем Ул бар. Әле эшкә дә тиз генә барасы түгел, ә Ул командировкага китте.

Мин барыбер аңламадым. Үзегез эшегезгә дә гашыйк, тормышыгызда зарланырлык урын да күрмим…

-Уф… Үз-үземне аңламыйм. Күңелдә бушлык. Аны аңлатып булмый. Элегрәк ялкынланып яшәрлек хыялларым бар иде, ә хәзер… Берни дә юк! Яратырга да ярамый, чөнки Аннан башка мин каядыр үрли алмыйм. Хәер, минем бер байлыгым бар: радио тыңлаучылар мәхәббәте. Алардан килгән смсларга табынып яшәгән көннәрем күп. Мин аларга шуның өчен рәхмәтле.

Ә теге егет сезне ташласа?

-Ташламас. Читтән торып укырга керткәнче һәм укуны тәмамлаганчы гына булса да түзәрмен әле мин аңа. Ә аннары, бәлки, үзем үк аны ташлармын… Яки үзе мине ташларлык чиккә китереп җиткерермен. Менә шулай. Тормыш – театр бит ул. Аның каравы, хыяллар тормышка ашты. Мин нәрсәгәдер ирештем.

Дусларыгыз, танышларыгыз сезгә карата нинди мөнәсәбәттә? Алар бит сезнең карьера баскычын читтән күзәтә торгандыр…

-Берсенә дә исем китми. Берсе белән дә аралашмыйм. Мин алардан күпкә югары хәзер. “Вак-төяк” була белмим. Арыдым мин ул иске дуслардан… Ярый, мин киттем…

“Миңа монда төшәргә кирәк”, – дип, автобусны туктатты да әлеге танышым бер авыл уртасында төшеп калды.

Бу туташ-ханымның исемен, кайсы радиода эшләгәнен әйтү әңгәмәдәшне пычракка салып таптау булыр иде. Беркөнне генә радионы кабыздым да аның тавышын ишеттем. “Изюминка”сы кайда соң бу кешенең дисезме? Таба алмадым. Бәлки, үзе әйтмешли, “вак-төяк” булып яши белмәүдәдер. Ә бәлки, минем ише “вак-төяк” андый “зур кешедәге” “изюминка”ны күрә дә белмидер.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №18)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар