Анага дошман… баласы

Нинди чорда яшибез? Ана – баланы, бала ананы белми. Ахырзаман билгеләренең берсе бит бу. Күптән түгел генә редакциягә Питрәч районыннан Закирә апа шалтыратты. Баласы белән бергә йорттан куылган 28 яшьлек хатын һәм аның әнисе турында сөйләде ул безгә.

Закирә апа аларга бөтенләй чит-ят кеше булса да, урамга “сөрелгән” Гөлнурны һәм аның 2 яшь тә 4 айлык баласын үзенә керткән. Кеп-кечкенә тулай торак бүлмәсендә хәзер алар җиде кеше яшәргә мәҗбүр. Газетага да зарланып түгел, ә шушы хатынга ничек тә булса ярдәм итеп булмасмы дип мөрәҗәгать итте ул.

– Гөлнур – Диләрәнең беренче иреннән тапкан баласы, – дип сөйли башлады Закирә апа. – Хәзер ул башка ир белән яши һәм аның тагын 4 баласы бар. Базарда эшләгәч, кешене беләсең. Диләрә дә килеп, еш кына иреннән зарлана иде.

Бервакыт: “Менә Гөлнурны иреннән аерып, монда кайтарырга иде. Баласы кечкенә, ул тагын авырлы. Аборт ясатыргадыр инде аңа”, – диде. “Гаиләгездә үзегез хәл итегез”, – дидем. Абортка җитешмәделәр. Каршымда Диләрә Гөлнурга шарт куйды: баладан баш тартырга! Алайса үги атасы аны өйгә кертми икән. Шуннан соң мин аларны күрмәдем.

Узган ел декабрьдә Гөлнур миңа килде. Шапкасын салды, учлап чәче коела. Чәчен йолкыган тегеләр. Үземдә калдырмадым, чөнки без болай да биш кеше, өйдә урын юк, идәндә йоклыйбыз. Шулай дип милициягә җибәрдем. Алар аны кире илтеп куйган. Мин шунда Диләрәне чакырып алып сөйләштем. “Гөлнур эшкә керер, акчасын да кайтарып бирер, баланы кара, ул синең оныгың бит”, – дидем. Гөлнурга да әйттем. “Әгәр шунда торасың икән, ут-су, газга булса да түлә”, – дидем. Бар да җайланган кебек булды. Тик 1 гыйнварда кабат Гөлнур килеп керде. Уклау белән кыйнаганнар моны. Экспертиза ясатырга ризалашмады. Әнисен акылга утыртасы юкса. “Зурга китмәсен инде”, – диде. Ишек төбендә бер киемсез, баласын җитәкләп торгач, бик кызганыч булды да сыйдырдым үз яныбызга. Документларын анасы урлап калган. Киемнәрен дә бирмәгән. Кем нәрсә бирә ала – шулай кием җыйдык без аңа. Шулай итеп, аны үземә керттем дә милициягә киттем.

Участковый Юра Ишимовка кердем.

– Без сездән акча да, фатир да сорамыйбыз, анасыннан документларын гына алып бирегез, – дидем.

Ул Диләрә Әхмәтоваларга барган, ә аны кертмәгәннәр.

Ишимов аларны судка бирде. Судта Диләрәне беренче тапкырга кисәтү белән генә калдырдылар. Милиция аша кайбер документларны да кире кайтардык инде, ә паспорт калды.

Шуннан соң Закирә апа приютка, аннары Социаль иминият идарәсенә бара. Гөлнурны – эшкә, баланы бакчага урнаштырырга ярдәм итүләрен сорый. Гөлнур үзе курка икән, чөнки аның әнисе белән бәйләнәселәре килмәгәч, тыңлап та тормыйлар, имеш. Баксаң, Социаль иминият идарәсендә дә Президент белән очрашуга кергән сыман, чират буенча гына кабул итәләр икән. Кыш уртасында урамда утырып, чиратыңны көтәргә кирәк, димәк! Башта аңа бала азыгы биргән булсалар, анысын да бетерәләр. Районның прокурор урынбасарына баргач кына, ниндидер алга китеш була. Администрациядә бу гаилә буенча киңәшмә оештыралар.

– Анда райондагы дәүләт структурасы идарәләреннән барлык җитәкчеләр дә бар иде диярлек, – диде Закирә апа. – Паспортны булса да кайтарсыннар, Гөлнурны тынычлыкта калдырсыннар дип бардык инде. Аны да, аның баласын да юләр итеп күрсәтмәкче, үги атасыннан авырлы дип, башкаларны да ышандырмакчы була бит әнкәсе. Менә, шушы белешмәне тотып, Гөлнурны эшкә алган хуҗага барган. Авырлы ул дип.

Шуларны сөйләгәндә, Закирә апа бер белешмәне күз алдымда селкеде. Анда Гөлнурның авырлы булуы сорау астында дип куелган.

– Авырлы түгеллеген дәлилләп, Гөлнурга медкомиссия узарга туры килде. Менә шул киңәшмәдә паспортны яңадан ясатырга дигән карар чыгардылар. Ә югалткан өчен штраф акчасын ул каян алсын? Киңәшмәнең беркетмәсен бирмәделәр.

Питрәч больницасы белешмә өләшә

Шуның белән эш беткән дип уйлыйсыз икән ялгышасыз.

Көннәрдән беркөнне әнисе кабат Гөлнурның эшенә килә. Бу юлы инде бер капчык чүпрәк-чапрак күтәреп. Имеш, Гөлнур шуларны тураклаган, кискәләгән икән. Тагын моны эштән куарга телиләр. Шушы вакыйгадан соң ул бер атна эшләмәскә мәҗбүр була. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә аңа Казандагы троллейбус депосына кондуктор буларак эшләргә юллама гына биргәннәр. Ә бала кая барырга тиеш икән? Әнисе белән бергә билет сатаргамы?

– Баланы кыйныйлар дип, инде Диләрә безнең өстән шикаять тә иткән. Килеп тикшерделәр, бер күгәргән эз дә тапмадылар, – диде Закирә апа. – Бер башлагач, үги атасы турында да әйтим. Аларга кер юу машинасы да бирдем. Шул үги ата аны сүтеп, чыгарып аткан. Машина белән юмасыннар өчен! Күпме аяк киемнәре бирдем, өс киемнәре… Яхшы сүз ишеткәнем булмады. Миңа 59 яшь һәм мондый гаиләне беренче күрүем. Гөлнур эштә чакта баланы карап торырга кирәк дип, эшкә дә чыкмый башладым. Инде апрельдән чыгачакмын. Йортым салынып ята, аңа да акча кирәк. Пенсия белән генә булмый.

Закирә апа боларны сөйләгәндә, аптырап утырдым. Гөлнурның авырлы булуы мөмкин дип куелган белешмәдә Әлфия Абдулла кызы Саматованың мөһере тора. Аны Гөлнурның әнисе яздырып алып, кызы эшли торган оешмага килеп тавыш чыгарган. Ник ул белешмәне теләсә-кем барып яздырып алырга мөмкин микәнни? Шул ук форматтагы кәгазьгә язылган белешмәне әле Диләрә ханымның йортында да күрәчәкмен. Ләкин анда мөһер генә бераз сыеграк. Анысында инде Гөлнурның иярә торган куркыныч авыруга ия булуы да язылган, имеш. Бу мәгълүматны да больницага барып, теләсә-кем һәм теләсә-кайсы кеше турында белешеп, яздырып, мөһер суктырып алырга мөмкин микәнни? Питрәчтәге табиблар эшчәнлегендә дә тикшерер эш күп булырга охшаган!

“Шундыйлар” кая бара?

Гөлнур бик тыныч хатын булып чыкты. Артыгын сөйләмәде, һәр сүзне тартып алырга туры килде. Гражданлык никахы белән яшәгән ире Рүзәлнең Әтнә районының бер авылында яшәвен дә, ул рәнҗеткәч, әнисенең Питрәчкә кайтырга кушуын да, баланы карашырга вәгъдә итүен дә, ничектер, сөйләттерә алдым. Кияүгә чыкканчы мәктәптә төрле эштә эшләгән Гөлнур үги атасы тарафыннан ничек кыерсытылуын да ачынып сөйләде.

– Күрмәгән калмады инде. Агач чүбе алып кайтмаганга, үги әти башыма бәреп кыйнады. Казанда больницада да ятып кайттым, – диде ул.

Ире бала белән кызыксынмый да икән. Хатын үзе яисә Закирә апа кайчак шалтыратканда: “Үзең киттең – үзең кил”, – дип кенә җавап бирә, ди. Инде Гөлнурның кияүдән кайтуына да тиздән бер ел тула.

– Икенче балагыз да бар икән. Аны Сезгә бала табу йортында үлгән дип әйтүләре дөресме?

– Әйе, мин аны монда кайткач таптым. Гарип булып туды. Аны үлгән дигәннәр иде. Соңрак исән булуы турында хәбәр иттеләр, шаккаттым.

– Белгәч нишләдегез?

– Әни баладан баш тартырга кушты. “Өйгә кертмим”, – диде. Шулай эшләдем дә. Хәзер аны балалар йортында диделәр.

– Сезнең паспорт әниегезгә нигә кирәк булды икән, ник урлаган?

– Белмим. Банкта балага ала торган акча җыела килде. Шуны бергә барып ала идек. Балага яшь ярым булганчы 2000 сум акча банкта җыелды. 8 ай өчен җыелган сумманы әни алып, йортка су кертте, калганын бурычларын түләргә тотты. Ә мин каенанам янына бер тиенсез кайтып егылдым. Паспорт гел аның кулында булды. Ә хәзер мин, имеш, кредит алырмын, дип курка икән.

– Кредит алганыгыз булдымы соң?

– Мәктәптә эшләгәндә, әни кушуы буенча минем исемгә теркәп, аңа телефон алдык.

“Барыр җирем юк!”

– Гөлнур, Сез хәзер нәрсә телисез?

– Бала азыгы бар иде – аны бетерделәр, пособие юк. Эштән хезмәт хакым турында белешмә кирәк диләр, ә мин вакытлыча гына урнашкач, миңа аны кем бирсен. Кайбер кеше биржадан да ала икән, миңа аннан да бирмиләр. Ичмасам, шуларын гына булса да кире кайтарсыннар иде. Баланы берәр бакчага урнаштыра алсам, бәлки, эшләп, тынычлап яши дә алыр идем.

– Питрәчтә фатир арендалау күпме тора?

– 4 мең. Әбиләр белән дә сөйләшеп карады Закирә апа, алар кертергә дә риза. Балам булмаса гына. Мин аны кая куйыйм, минем бала бит ул!

– Ярый, хәзер паспорт та, пособие да булачак, ди. Сез моннан күчеп китә аласызмы?

– Беркемем дә юк. Мине карап үстергән әби үлде. Аның җимерек йорты, җире артыннан йөрергә акчам юк.

– Ирегез янына кире кайта аласыз бит.

– Паспортымны көтәм. Балам атасына яздырылган, ул аны тартып алыр дип тә куркам. Бернинди алимент таләп иткәнем булмады әлегә кадәр, шулай булса да.

Сүзгә яңадан Закирә апа кушыла.

– Анасын аңламыйм. Куып чыгарасы булгач, нигә иреңнән аерылып кайт дип әйтергә? Ирләр кыйнарга да мөмкин. Безне кыйнамадылар мәллә? Барысы да булды. Бөтен әйбер шул балага гына килеп төртелә монда, ләкин аны ташлап та калдырып булмый бит. Ул менә шундый кыз инде, үзен-үзе яклый алмый. Диләрә бу баланы да тиле, ди. Ләкин бала бик акыллы. Шундый язмышка дучар булган кешеләр кая бара икән? Райондагы киңәшмәдә дә бу хәлдән чыгу юлын таба алмадылар.

Ник кергәнемә үкендем!

Аның белән сөйләшү бик җиңел бирелмәячәген белсәм дә, әни дип аталган Диләрә Әхмәтованың дә фикерен белеп чыгарга булдым. Юкса ул йортка керергә ярамаганын кеше сөйләгәннән дә аңлаган идем. Ярый әле күз төбемдә “фингал” ялтырамый дип сөенеп кайттым Питрәчтән. Сөйләшү нинди “рухта” баруын аңлатып тормыйм. Журналист булгач, кыйналырга да мөмкинсең… Ярый әле, бу юлы Аллаһы саклады… Качып өлгердем.

…Кулларын биленә куеп каршы алды мине Диләрә Әхмәтова. Каян килүемне, кемлегемне аңлату белән кычкыра да башлады.

– Сезгә кем бирде минем турында мәгълүмат? Исем-фамилиясен, ниен әйт! Закирәдер ул?! Аның сүзе белән Мәскәүгә җитеп була, бер кешегә – балта, икенчегә пычак бирә ул! Син башта нәрсәләр сөйләүләрен әйтеп күрсәт, аннары мин әйтермен кем икәнен Гөлнурның (үз балаңа шундый нәфрәт була ала дип һич күз алдыма китерә алмас идем. авт.)! Йә, давай!

– Кыш уртасында йорттан куып чыгаргансыз. Ул кечкенә баласы белән кая барсын?

– Мин куып чыгармадым. Ул баласын алды да чыкты да китте. Закирә сүзе белән йөрмәгез монда. Минем кыз ул бөтен җирдә зыян ясап йөрде. Тагын-тагын, йә-йә!!!

Сүзгә тыныч кына үги ата да кушылды.

– Аңа 30 яшь бит инде, ул мөстәкыйль булырга тиеш.

Хатыны кабат ярсып-ярсып кычкырырга тотынды:

– Менә шушы чалбарны улым таш ташып, 2500 сумга алды, ул аны тишкәләгән! Кызымның мең ярымга алган итәкләрен теткәләгән! Мин бу киемнәрне җыеп эшенә дә алып бардым!

Киемнәрне әйләндереп карадым. Чалбар, чыннан да, тишкәләнгән. Мең ярымлык итәк дигәненең эчлеге бераз гына сүтелгән, ә бәлки, замок турысыннан тегелми үк калгандыр. Хәер, андый итәк мең ярым тормый, иманым камил! Кызы китереп күрсәткән аяк киемнәрен берничек тә үкчә турысыннан кисеп булмый. Эксперт булмыйча, күзлексез дә күренеп тора: туфли тегелгән җиреннән бераз гына сүтелә башлаган. Шуларны әйткән өчен, ишетмәгәнне ишеттерде Диләрә Әхмәтова.

– Сезнең киемнәрне эштән чыгарып, аңа ни файда?

– Ул минем кыздан көнләшә!

– Ә аның эшенә барып, тавыш чыгарып, Сезгә ни файда? Әйберләрегез барыбер кире кайтмый.

– Эштән кусыннар! Миңа ничә меңлек зыян салды, мин тыныч кына утырыйммы?

Үги ата тагын үз сүзен әйтеп калырга ашыкты.

– Ул чирле бит. Авыруы күчә торган. Беренче баланы уйнаштан тапты. Әтнәдәге ирдән. Никахына да чакырмады. Икенче баласы да уйнаштан. Казанда йөри торган бай кешесе бар аның. (Монысын белештем, сафсата! – авт.) Баласын да больницада калдырган ул.

– Әнисе калдырырга кушкан ич аны.

Бу сүзне дә ялгыш ычкындырганымны соңыннан гына аңладым.

– Беркем белмәде аны. Нишләп мин алай дип әйтим? Менә белешмәсе. Монда аның чирле булуы турында язылган. Аптекадан да сорадым, күчә торган авыру, диделәр. Ул башкача минем кызым түгел! Больницадан барып сорагыз, менә Әлфиянең мөһере тора!

– Сез аны үги атасыннан авырлы дип күрсәтергә телисез дигән сүзләр дөресме? Бу сезгә нигә кирәк?

– Ирем аңгыра түгел ул чирле белән йокларга! Ялган сөйләп утырмагыз яме! Беркем дә әйтми. Ник Сез мине ирем белән каршы куясыз? Син мине күрдеңме, тоттыңмы? Дәлиллә әйдә!

– Мин аның сүзләрен генә әйтәм.

– Әйтмә миңа аның сүзләрен!

Паспорт турында да күп сүз булды. Башта ул үзе бездә онытып калдырган диделәр. Аннары алар өйдә булмаганда Гөлнур үзе кайтып урлаган, имеш. Аннары кредит алмасын өчен бирмәде, диделәр. Ялган ярылып ята, димәк.

– Безнекенең башы эшләми. Казанда больницада да ятып кайтты ич инде ул, – диде үги ата.

– Белүемчә, анда да Сез кыйнаганга гына яткан ул.

– Юк, үзе тиле ул. Әнә, кредитка телефон алды, анысын да мин түләдем. Пропискасы монда булгач, хатлары да монда килде, – шулай итеп, үги атаның да теле ачыла башлады.

– Хезмәт хакы барыбер Сезгә калып баргандыр бит?

– Юк, кассалар аерым безнең. Ул монда ике пакет чүп-чар белән кайтты. Бурыч өстенә бурыч җыйды. Аны да мин түләдем. Аның үз тормышы. Монда минем балигъ булмаган 3 балам яши, бер улым армиядә. Аны да карый алмыйм, – диде Диләрә Әхмәтова.

– Сез аны тынычлыкта гына калдырыгыз, яшәсен үз тормышы белән, комачау итмәгез генә.

– Ул безгә комачауламасын!

– Ул бит аерым яши, ничек комачау итсен, ди.

Гөлнурны яклап әйткән сүзләрем өчен ярсыган хатын кычкыра-кычкыра өстемә килә башлагач, ничек кирәк шулай йолкынып, йорттан чыгып чаптым. И Ходаем, башка андый адәмнәр белән очраштырма!

“Акчасы барлыгын белеп торабыз”

Питрәч районы Социаль иминият идарәсе җитәкчесе Эльгиза Фәйзуллина әлеге гаилә белән 1995 елдан бирле таныш булуын белдерде.

– Без гел аларның өендә була идек. Менә үзегез уйлап карагыз, ул гаилә авылда яши, ләкин бәрәңге дә үстерми. Бер сыерлары бар! Шуңа карамастан Диләрә ел саен килә һәм ел саен без аңа материаль ярдәм күрсәтәбез. Балык Бистәсеннән үз әнисе килгәндә дә, яшәргә комачаулый дип, йортларыннан куып чыгара иде. Ире аннан 9 яшькә кече. Бәлки, ире кызына күз салыр дип куркадыр, көнләшәдер? Әйе, Закирә апа безгә килде, Гөлнурга яшәү урыны сорады. Без фатир өләшмибез, кызганыч. “Башкарма комитетка барыгыз”, – дидем. Яшәр урыны юк дисез. Ул менә икенче баласын тапты да балалар йортына калдырды. Әнисе: “Өченчесен дә табачак әле ул”, – ди.

Бала азыгы булмауны һәм пособие түләнмәүне әни кешенең инде эшкә урнашуы белән аңлатырга тырышты Эльгиза Магомедовна. Андый очракта Гөлнур эш урыныннан өч айлык кереме хакында белешмә кәгазе дә китерергә тиеш икән. Биредә әйтелгәннәр белән ризалаша алмый идем, чөнки ана рәсми рәвештә эшсез санала. Хезмәт кенәгәсе дә үз кулында. Эш урыныннан белешмә кәгазе бирергә атлыгып торган кеше дә юк.

– Вакытлыча урнашса ни. Питрәч ул – авыл. Монда һәркем бер-берсен белә, – дип дәвам итте Эльгиза ханым. – Без дә аның кереме барлыгын беләбез. Билгеле бер канун нормалары нигезендә Гөлнур безгә кереме турында белешмә китерергә тиеш. Без аңа әйттек: “Вакытлыча эшләвең турында кәгазь алып кил, ләкин анда керемең күрсәтелгән булсын”, – дидек. Бирмиләр икән, монысы безнең проблема түгел, аңлагыз. Бала да атасына яздырылган. Димәк, ул ялгыз ана саналмый. Алиментка судка бирсен.

– Димәк, социаль иминият бүлеге бу очракта бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый булып чыга?

– Нигә? Әйтәм ич, әгәр ул белешмә кәгазе алып килсә, шатланып ярдәм итәбез. Аннары материаль ярдәм күрсәтелә ала елга бер тапкыр. Узган ел аңа апрель аенда 2500 сум (!) күләмендә материаль ярдәм күрсәтелгән булган инде, бер ел тулгач, тагын алырга мөмкин.

– Бәлки, баланы приютка яки балалар бакчасына урнаштырырга ярдәм итәрсез?

– Бездә приют 3 яшьтән генә. Искәрмәләр булмый. Гел тикшереп торалар.

– Әгәр Гөлнурның эшләвенә күз йомсагыз? Ул бит рәсми рәвештә эшләми. Ситуация дә бик четерекле.

– Без хокук бозучылар булып чыгабыз, безне дә гел тикшерәләр.

– Әгәр аны Закирә апа үзенә кертмәгән булса… Андый кешеләр дәүләттән бернинди ярдәмгә дә өмет итә алмыймы?

– Үз өендә булыр иде ул, әниләре янында. Тыныч кына утырыр иде шунда. Сез районда ярдәм күрсәтелми, дип язмагыз инде. Бу нәкъ менә гаилә эчендәге ыгы-зыгы, эчке тыныша алмау гына. Бүген әнисе аякта йөри, көче дә бар. Ләкин картлык һәркемгә килә. Һәм шул ук баланың кулына калырга мөмкин ул.

“Без каян белик?”

– Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә дә кереп чыгасы иттем. Бер генә сорау борчый иде: 2 яшь тә 4 айлык баланың әнисенә Казанга троллейбус депосына эшкә юллама биргәннәр икән, ул эшләгәндә бала кайда торырга тиеш?

Җитәкче ханым Айсылу Рафикова болай диде:

– Ул хатынның эше хакимияттә комиссия тарафыннан каралды түгелме соң? Аның нинди хәлдә булуын шунда гына күрдем. Ул бит эшли инде. Безнең каршыда әнисе аңа хезмәт кенәгәсен бирде.

– Ул вакытлыча гына эшли.

– Безнең нәкъ менә шундыйлар өчен бер программа бар. Аңа ай саен 1700 сум материаль ярдәм акчасы түләп, вакытлыча эшкә урнаштырып (әле ул чакта аны эшләтүче кеше 4330 сумнан да кимрәк хезмәт хакы түләмәскә тиеш), даими эш урыны эзли тора алабыз. Башка яхшырак вариант тәкъдим итә алмыйм. Ул биржада чиратта торып, 850 сум акча алганчы бу вариант кулайрак, миңа калса. Аннары ул хатын шундый кеше – нәрсә тәкъдим итсәләр, шуңа риза булып утыра. Килгәндер дә, нәрсә бирсәләр, шуны алгандыр. Ник ул баласы турында безгә шунда ук әйтмәгән? Без бөтен кешене каян белеп бетерергә тиеш? Хәзер менә паспорты әзер булгач та килсен безгә. Киңәшмәдән соң ул безгә килмәде әле.

Питрәч район үзәге буйлап участковыйларны эзләп, аларның начальникларын төшке аштан ике сәгать көтеп, ике җөмлә аңлатма да бирдерә алмыйча кайтып китүем һәм аларның эт-эткә, эт-койрыкка принцибы белән эшләп ятулары – икенче тема! Бу хакта газетабызга тәфсилләп язарбыз һәм Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка да шул турыда хат юлларбыз әле.

Кыскасы, йомгак сүтелә башлады. Инде Закирә апа Гөлнурның Әтнә районында яшәүче иренең туганнарына да шалтыраткан икән. Алар да ярдәм итәргә сүз биргән. Питрәч районыннан кайтып китәргә дә өлгермәдем, Социаль иминият идарәсеннән шалтыраттылар. Хәзер анага теге 198 сумлык пособие түләнәчәк икән. Икенче көнне үк Гөлнур шалтыратып, рәхмәтләр әйтте. Баксаң, үзен идарәгә чакыртып, бала азыгын да бирә башлыйбыз дип хәбәр иткәннәр аңа. Хәзер Халыкны эш белән тәэмин итү идарәсендә дә Гөлнурны документлары белән көтәләр.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар