Америкада законнар кырысрак

"Америка законнары кырыс", - ди Булат.Америка белән Русия бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Ни өчен анда киткән кешеләрнең күбесе кире әйләнеп кайтмый, кайтканнары да гомер буе океан артын сагынып яши? Андагы бизнес безнекеннән ничек аерыла? Гомумән, бу ике илнең хокукый яктан аермасы нинди? Кайда законнар кырысрак?

Казан хокук яклау үзәгенең матбугат бүлеге җитәкчесе Булат Мөхәммәдҗанов күптән түгел генә Америкага барып кайтты. Тавык төшенә тары керә диләрме әле?! Булат та эшлекле сәфәре вакытында көндәш илгә нәкъ менә хокукый күзлектән бәя биргәндер, күргәннәрен сүтеп-җыйганнан соң, безнең белән дә уртаклашырлык нәтиҗәләр ясагандыр, мин әйтәм, кылларын тартып карыйм әле. Фәнни хезмәт язган чактагы кебек әңгәмәнең максат-бурычларын төгәл билгеләп, аның белән очрашуга киттем.

Узган елның октябрь аенда Казанга Хиллари Клинтон килүен хәтерлисездер. Бөтен республика шау иткән вакыйга булды ул. Нәкъ менә АКШның дәүләт секретаре бизнес, хакимият өлкәсендәге яшь белгечләрне океан артына җибәреп, американнарның эш шартлары белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте. АКШның дәүләт департаменты тарафыннан шул максатларны күздә тотып оештырылган 3 атналык программа “Татарстанның яшь лидерлары” дип аталды да. Татарстаннан җиде кеше барды. Шул бәхетлеләрнең берсе – минем әңгәмәдәшем.

– Булат, Америкада иң беренче күзгә ташланган һәм сиңа гаҗәп тоелган күренешләрне саный аласыңмы?

– Беренче атнада без Вашингтонда яшәдек. Анда бомжлар тулып ята. Җитмәсә, шәһәр үзәгендә үк йөриләр. Тик аерма шунда: аларны беркем дә чит итми, кумый, алар кибеткә кереп, үзенә кирәкле әйберләрне ала, башкалар белән аралаша.

Хәтерлисезме, Камил Исхаков вакытында Казанда берничә атна гамәлдә булган яңалык кертелде. Кибетләрдәге товарга бәясе белән бергә салым күләме дә языла һәм гомуми сумма чыгарып куела иде. Америкада да шуңа охшаш хәл. Әйтик, син бер шешә пепси-кола сатып аласың. Ул 1,79 доллар тора дип күрсәтелгән. Ләкин бу салымнарны хисапламый куелган бәя. Ахыр чиктә син 1,99 доллар түләячәксең.

Американың тагын бер уңай ягы – 21 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатылмый. Кафеда сыра алу өчен, син башта паспорт яки машина йөртү таныклыгыңны күрсәтергә, шул рәвешле үзеңә 21 яшь тулганны исбатларга тиеш. Документың юк икән, гафу ит, минераль су эч!

Вашингтонда метро – бик үк популяр транспорт төре түгел. Шуңа күрә җир астына төшү юлын тиз генә табып та булмый. Ләкин коляскалы инвалидлар өчен җир астына төшү юлы аерым ясалган һәм ул гомуми керү юлыннан 30 метр ераклыкта урнашкан, ерактан караганда, телефон будкасына охшаш лифттан гыйбарәт.

Ак йорттан юл аша гына бер палатка урнашкан. Бер америкалы хатын-кыз 1982 елдан бирле атом-төш коралын куллануга каршы протест белдереп, шунда тора икән. Үзе булмаганда, бер дусты аны алыштыра, ди. Бердәнбер проблема шунда: АКШ законнары буенча палаткада төн куну тыелган. Башка кыенлык юк. Бездәге шундый мисалларны барлаганда, 1998 елда Ак йорт стеналары каршында забастовка ясаган шахтерлар гына күз алдына килә.

11 сентябрьдә барлык дәүләт учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре көчәйтелә, шәхси әйберләрне яхшылап тикшерәләр, кайдадыр хәтта аяк киемен дә салдыралар. Ләкин бар халык бу хәлгә уңай карый.

– Ике илне чагыштырганда, эшмәкәрлек эше белән бәйле нинди уртаклыклар яки аермалыклар күрдең?

– АКШ башкаласында без беренче тапкыр “социаль эшмәкәрлек” дигән төшенчә белән таныштык. Бу очракта эшмәкәрнең төп максаты – кесәсен калынайту түгел, ә мәгариф, сәламәтлек саклау, кеше хокукларын яклау һәм башка оешмаларга ярдәм итү. Табыш шуңа юнәлдерелә. Ләкин бар американнар да аның белән шөгыльләнә димәс идем.

Шулай ук без Сәүдә министрлыгының патентлар һәм товар билгеләре тапшыру бүлегендә дә булдык. Бу яктан ике ил арасында зур аермалар булмавын аңлаттылар.

Америка халкы Русия турында күп белә димәс идем. Шулай да алар безнең илнең коррупцияле ил булуы хакында хәбәрдар. Бизнес алып барудагы уртаклыклар яки аермалыклар турында америкалыларның үзләреннән сорагач, алар бертавыштан болай дип җавап бирә: “Бездә хакимият органнары тарафыннан бизнеска басым ясау юк”. Димәк, ниндидер чиновникка, полиция вәкиленә ришвәт бирү, бигрәк тә аның “откатка” ризалык бирүе – гадәттән тыш хәл. АКШта ниндидер фирманы теркәү – берничә көн эчендә эшләнә торган эш. Анда бер генә эшчеле оешмалар күп. Ул, үз чиратында, башка кешеләр белән, хезмәт күрсәтү турында килешү төзеп, аларны эшкә ала.

Эшмәкәрлеккә дәүләт тарафыннан ниндидер аерым ярдәм, ташламалар хакында сөйләгәндә, аерып алу кыенрак. Бездә бөтен регионга да бер закон булса, аларда һәр штатның үз законнары, үз штрафлары. Ташламалар, эшмәкәрлекне үстерү өчен кулланыла торган шартлар белән дә шулай ук. Әйтик, Гринсборода эшмәкәрләргә ташламалы бәядән арендага бина яки урын бирүче оешма бар. Шул рәвешле ул чыгымнарны киметергә булыша.

– Булат, гомумән алганда, Русия законнары кырысрак дип уйлыйсыңмы, әллә Американыкымы?

– Американың кайбер штатларында үлем җәзасы да бар. Шуңа күрә формаль рәвештә алганда, безнең закон гумманлырак дип фикер йөртәм. Җинаятьчелек, коррупция белән көрәш ягыннан, әлбәттә, аларда законнар кырысрак. Шуның белән бергә аларда ирек тә күпме теләсәң шулкадәр. Үз хокукларын белү, куллану ягыннан америкалылар безгә караганда алдынгы урында.

– Телейолдыз Задорнов еш кына үз чыгышларында америкалыларны “ахмак” дип атый, алардан көлә. Үз күзәтүләреңнән чыгып, бу фикерне хуплый аласыңмы?

– Гомумән, безнең халыкта америкалыларга бәйле бик күп миф яши. Алар үз файдасын гына эзли, кыланчык, диләр. Дөрес түгел. Алар ачык йөзле, үзләрен табигый тотучы, күңелле халык. Барысы да гамбургер һәм сэндвичта утыра, диләр. Әйе, анда таза кешеләр бар, әмма алар кайда юк?! Анда спорт белән безгә караганда күбрәк шөгыльләнәләр. Без ике американ гаиләсендә кунакта булдык. Русиягә мөнәсәбәтләрен сорасаң, өлкән буын вәкилләре шунда ук салкын сугыш турында сөйли башлый. АКШ һәм Русиянең көндәш илләр булуы, Путин, ракеталар, Мәскәү турында беләләр. Вашингтонда, әлбәттә, барысы да хоккейчы Александр Овечкинны белә. Аны анда Алекс Овечкин яки Ови дип кенә атыйлар. Минемчә, ахмаклык та чираттагы миф кына.

– Америкага барып кайтучылар русларның анда “җырлап” яшәвен сөйләп, башкаларны да шунда барырга өнди кебек. Синең очракта да ватандашларыбыз белән очраклы очрашулар, аларның тормыш рәвешенә кызыгып кайту, шунда калырга теләү кебек хис-кичерешләр булмадымы?

– Сәфәрнең башыннан ахырына кадәр безне ике тәрҗемәче озатып йөрде. Алар элеккеге Советлар Союзы гражданнары, 1976 елда ук бирегә күчеп килеп төпләнеп калганнар. Шулай ук Арнольд Шварценеггер губернатор булып торучы Сакраменто штатында рус телле эшмәкәрләр белән очраштык. Әйтик, “Русия-Америка массакүләм матбугат чаралары” корпорациясе идарәчесе Сергей Иванников шуларның берсе. Ул 1996 елга кадәр Ташкентта яшәгән. Хәзер Америкада рус телендә газеталар чыгарып ята. Корпорация хезмәткәрләре дә – америкалылар түгел. Үз илләрен ташлап китүнең сәбәбе – экономиканың начар хәле, перспектива һәм якты киләчәккә өмет булмау. Күчеп китүләренә үкенмиләр һәм инде үзләрен тулы хокуклы Америка кешесе дип саныйлар.

Үземә килгәндә, Майамида апам белән абыем, аларның балалары яши. 11 елдан артык инде. Ул шәһәрдә булганым юк, барып кайтырга телим. Гомумән, Американың башка шәһәрләрен дә күрергә теләр идем. Шуңа да карамастан киләчәккә планнарым Русия белән бәйле…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №43)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар