АЛМАЗ ХӘМЗИН КЫЗЛАР ЯРАТА

«Шәрык» клубында узган пәнҗешәмбе тагын бер шәп, әкәмәт, искиткеч кызык очрашу булды. Кунагы нинди – очрашуы шундый. Ә кунак Алмаз Хәмзин иде. Кичәне бар вак-төяге белән сурәтләүне кирәк дип тапмыйм. Әңгәмә барышындагы сорау-җаваплар аша да очрашуның ни дәрәҗәдә кызык үтүен аңларга мөмкин. Өстәвенә, Алмаз абый сөйләгән мәзәкләр кичәне тагын да җанлырак итте.

– Татар газеталарына мөнәсәбәтегез нинди?

– Алар, беренче чиратта, милләт мәнфәгатьләрен күздә тотып чыгарга тиеш. “Безнең гәҗит” газетасы – башкалар өчен үрнәк. Мөхәррирен дә беләм, ул – милләт җанлы егет. Газета курыкмый яза. Тик бүгенге вәзгыятьтә катырак та әйтергә кирәк шул. Анысы, әйтә башласаң, ябып куюлары да бик мөмкин. Ни генә әйтсәң дә, “БГ” – халкына хезмәт итүче газета.

– Сезне халык «Яшел эшләпә» газетасы мөхәррире буларак та хәтерлидер әле?

– Риман Гыйлемханов белән тотынган идек бу эшкә. Туры сүз беркемгә дә ошамый, «чукрак» телефон аша куркыныч сүзләр килеп җитә башлады. Бер ел буе, берүзем диярлек, әлеге газетаны алып бардым. Айга өч тапкыр чыкты ул.

Мәрхүм Мөдәррис Әгъләмов та бервакытны: «Газетаны укып барам, тик гел бертөсле фамилияләр күп», – дигән иде. «И-и, андагы башка фамилияләрнең дә мин икәнен белсәң, нишләр идең икән син?» – дип уйлап куйдым шул чакта. (Көлә. – Э.Ф.)

– Алмаз абый, Сезне халык, иң беренче чиратта, туры сүзле юморист буларак белә. Юмор аша турысын әйтү җиңелрәктер?

– Юк. Күп мәкаләләремне бастырмыйлар. Бер монологта “Туйдым 30 ел буе бер председатель белән яшәп. Әти генә гомерлек була, нәрсә, ул миңа әти штули?” рухындарак язган идем, бастырмадылар. Андый әйберләр күп инде ул. Балаларым өчен күп әйберне әйтми дә калам. Алар булмаса, ниләр җимергән, ниләр кырган булыр идем, белмим.

– Татарда юмор бармы? Юмористларны анализлап карыйк әле…

– Юморист түгел инде, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров бар татарда. Мәзәктән театр ясаучы Шамкайны хөрмәт итәм, урыста андый кеше юк. Җәвит урыс тәрҗемәсенә гел үз интерпретациясен кертеп сөйли. Буа сатира театрында юмор бар дияр идек, анда да гел исереклек турында гына. Татарда юмор юк булып чыга түгелме соң?

– Пародист итеп тә беләбез сезне…

– Пародияләрне элегрәк ясый идем, хәзер юк. Бүген пародия кешене мыскыл итүгә кайтып кала. Берәүләр рәвешен китергән була үзе. Пародияне я шул пародияләнүче кеше белән бертигез дәрәҗәдә күрсәтергә, я аннан да зуррак осталык белән бирергә кирәк. Ә хәзер ул осталык килеп җитми.

– Габделфәт Сафин белән Сезнең арада ниндидер конфликт бар дип ишеткән идем?

– Аңа карата бернинди ачу-үпкәм юк. Конфликтны мин ясап йөрим дип тә әйтә алмыйм. “Татарстан яшьләре”ндә бүгенге татар эстрадасын ничек үстерергә дигән сорау белән барлык татар җырчыларына теләктәш мәкаләм чыкты. Анда Габделфәт Сафинның концертларында фонограмманың күп булуы турында сүзләр бар иде. Шуннан соң 10 көн үтте микән, аның үз газетында “Алмаз шундый, Алмаз мондый, үзе газета чыгара алмагач, көнләшә”, – дип мине хурлап язып та чыктылар. Фонограмма турында бер сүз дә юк. Шуннан килеп чыккан вакыйга. Габделфәтнең тавышы, сәләте бар. Ике сәгатьлек концертны фонограммасыз да уздыра ала торган кеше. Кайбер сәләтсез кешеләр турында мин әйтмим дә. Шундыйлар җырласын фонограммага.

– Сез тиз гашыйк булучанмы?

– Яшь барса да, бик ямьсез кеше булсам да, үземне начарга чутламыйм. Һәм гел гашыйк. Шамкай әйтмешли, йөрәгем – кызлар “общежитиесы”. Бигрәк тә яшь арта барган саен көчәя генә. Хәзер бигрәк талымсыз гашыйк. Кызлар безнең яшәү мәгънәсе бит.

– Театр училищесында укытасыз икә н. Талантлы яшьләр бармы?

– Әйе, эстрада курсын укытам. Талант кешедә торган саен күбрәк ачыла икән. Курс туплаганда, бөтенләй талантсыз дип уйлаган студентлар да тора-бара әллә нинди, без көтмәгән яклардан ачыла. Үзең дә шаккатасың! Ә кайбер очракта, талантлы дип уйлаганнары ул рәттән төшеп тә кала.

– Җырлар язуыгызны да беләбез. Бүген бер җыр күпме тора?

– Шушы яшемә җитеп, бер генә җырны да сатып биргәнем юк. Мин язган җырлар белән танылып, баеп беттеләр инде. Мәсәлән, эстрадага “Миләшкәем” җыры белән Зөлфия Минһаҗева килеп керде һәм шул җыр аны танытты. Кем җырлый, ул шуның җыры булып китә. Язган кешене оныталар. Шул ук Габделфәт Сафинның “Тәрәзә каршында үскән шомыртым…” дип моңланганын беләсез. Ул да мин язган җыр. Салаватның “Туган көн” җырының авторы мин. Әлфис Кыямовның “Кил син” җыры да…

– Димәк, Сез бүгенге татар эстрадасына нигез салган шәхесләрнең берсе булып чыгасыз. Әгәр тагын бер яшәү мөмкинлеге чыкса, янә шул ук юлны үтәр идегезме?

– Мин бер кая да китә алмыйм. Барыбер шул ук авылда туган булыр идем. Ә безнең авылның холкы шундый. Разил Вәлиев – минем классташ, партадаш. Шулхәтле юмор кешесе. Гамил Әсхәдуллин, Зөлфәт Хәким… Әллә кемнәр чыккан безнең авылдан. Ә үземә сайларга туры килсәме? Мин гомерем буе артист булырга хыялланмадым. Кечкенәдән космонавт дип хыялланганга, космонавт булыр идем, мөгаен.

– Шәрык клубы турында нинди фикер белән китәсез?

– Әлеге клубның тарихын да бераз беләм. Гомер буе милләт, аның яшәеше, проблемалары турында гына сөйләшеп утырасы түгел иде. Уеннар уйнап, күбрәк җырлар җырларга кирәк. Бу клуб зыялы татар яшьләренең ял итү урынына әверелсен иде дигән теләктә калам…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №27)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар