АКЧА САВУЧЫ ҺӨНӘРЕ

Читтән торып уку бүлегенә күчкән группадашым инде айдан артык эш эзли. Яңа премьер-министр В.Зубков та студентларга: “Эшләп укыгыз!” – ди бит әле. Быел, ниһаять, стипендиягә берничә йөз сум өстәделәр. Тик шул мескен стипендия белән беррәттән сикергән бәяләр янында ул элеккедән дә мескенрәк хәлдә. Шуңа күрә студентның бөтен хыялы – эш табу.

Газета битләрендә басылган, урамда һәр баганага ябыштырылган игъланнарга карасаң, Казан шәһәрендә эшче көчләргә кытлык икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Шуларның 80-90 проценты ялганга корылганын һәм халыктан акча суыруга кайтып калганын күпләр белми.

“Работа сегодня” газетасындагы эшкә чакырып язылган игъланнарның 98 проценты да алда сөйләнәчәк “төп башына утыртуга” турыдан-туры бәйле. Белдерүләрнең эчтәлеге теләсә кемне җәлеп итәрлек.

Әйтик: “Офиска игътибарлы, иҗади, позитив хезмәткәрләр кирәк. Түләү 10 меңнән башлана. Студент, пенсионерлар, инвалидлар өчен иң яхшы эш! Тел: … – “дигән игъланга кем генә “капмас икән”.

Чын-чынлап эш эзли башлаган көнне дистәдән артык телефон номерын җыярга туры килде. Ышанмассыз: барысы да бер үк адрес буенча чакыра. Керәсе кабинет номерлары белән әңгәмәгә кабул итүченең исем-фамилиясе генә төрле.

Эш белешеп утырган арада бүлмәдәшем кайтып керде. Кояштай балкый. Эш тапкан. “Иртәгә әңгәмә булачак”, – ди. Шатлыктан икәүләшеп сикердек тә, кием-салым барларга тотындык. Янәсе, үзебез турында яхшы фикер калдыру өчен классик стильдә киенәбез, чәчләрне дә җыярга кирәк… Соңыннан, сүз иярә сүз чыгып, барасы адресларны чагыштырсак – шул ук урам, шул ук йорт. Кәеф төшсә дә, ни булса шул булыр дип, икенче көнне җыенып чыгып киттек.

Менә без – ике студент, шикләнә-шикләнә, яңа төзелгән бинаның 4 нче катына үрмәлибез. Халык – мыж! 18-19 яшьлек студентлар да, таякка таянган 60-70 яшьлек әби-бабайлар да бар монда. Һәркемнең кулында – анкета.

Тутырылган һәр анкетаны сәркатип бер ишек артына кертә. Ләкин аңа кадәр кызыл тышлы журналга анкета тутырган кешенең исем-фамилиясе һәм кемгә килгәнлеге теркәлә. Чылтыратып әңгәмәгә язылганда төрле кабинет номерлары әйтелсә дә, кабул итү бер үк бүлмәдә икән. Анкетасын тапшырган һәркем сабыр гына үз чираты җиткәнен көтә. Ниндидер рәтле эш булмаячагын чамаласам да, кызыксыну үзенекен итте. Нәрсә сөйләрләр икән янәсе…

Телефоннан чылтыратып белешкәндә, Артур Илдаровичка язылган идем. Аның “вакыты булмау сәбәпле”, каршыма яшь кенә бер кыз килеп утырды.

Холдинг-үзәк хезмәткәре булган Гөлнара, үзе әйтмешли, “якыннанрак танышу өчен” инде тутырылган анкетадагы һәр сорауны кабатлап, телдән җавап ала башлады, аннан әлеге фирма турында сөйләргә кереште:

– Холдинг-үзәк – ул халыкара оешма, 8 ел эшләп килә. Пекинда университетыбыз бар. Әлеге үзәкнең Казанда эшли башлаганына 2 ел гына. Безнең максат – аны үстерү, заман таләпләре белән бергә атлау. Шулай аз гына эшләвенә дә карамастан, бу шәһәрдә инде 3 ноктабыз бар. Яңа “нокта” ачарга җыенабыз, шунда хезмәткәрләр җыю бара. 12 өлкәдә эш алып барылачак: реклама, экономика, туризм, косметика, көнкүреш химиясе, һ.б.”, – дип, урыслар әйтмешли, колагыма озын-озын “токмачлар элә” башлады кызый.

– Соң бу игъланнар бер ел эленеп тора бит инде, эшкә керергә теләүчеләр дә күп бугай. Шулкадәр кешене кая гына урнаштырып бетерәсез?

– Үз хисабыбызга укытабыз да, иң яхшыларын гына сайлап алабыз. Чын-чынлап эшләргә теләүче юк. Сезгә барлык шартларны да хуҗалар белән әңгәмә вакытында аңлатырлар. Иртәгә сәгать 12гә килегез. Әңгәмәгә керү билетлар буенча. Теләсәгез, сезгә билет таба алам. Билет бәясе – 50 сум…

Иптәш кызым белән күзгә-күз караштык та, чыгып киттек.

Тагын бер әңгәмәгә язылган идем бит әле. Телефоннан хәбәр ителгән адрес буенча эзли торгач, яңа төзелгән бинага юлыктым. Керсәк, шул ук анкета, шул ук мәхшәр. Ишек янында телефоннан сөйләшеп торучы бер ханымның сүзләре колагыма эленеп калды: “Бүген 60 кеше билет сатып алды. Искиткеч! Хәтта урындыклар җитми, хезмәткәрләрне урыныннан торгызырга мәҗбүр булдым!..”

Аңлагансыздыр, яңа “эш урыным” да шул ук Холдинг-үзәк булып чыкты. Әлеге “үзәк”нең ничек эшләгәнен аңлау һәм кызыксынган сорауларыма җавап табып булмасмы дип, янәдән анкета тутырдым. Теге очрактагы кебек, монысында да бер консультант кабул итте. Кабат анкета белән танышып чыктык та, ул таныш сорауны бирде: “Сез Холдинг-үзәкнең нәрсә икәнен беләсезме?”

– Нишләп белмәскә, беләм, – дидем дә, тегендә ишеткәннәрне чәчми-түкми сөйләп бирдем.

Шунда ук билет сатып алмаячагымны да искәрттем. Әңгәмәдәшемнең күзләре маңгаена менде. Сөйләшүебез бөтенләй башка юнәлеш алды. Ул тудырырга тиешле психологик киеренкелекне үзем тудырдым да, хәзер инде ул миннән түгел, ә мин аннан сорау ала башладым.

– Озак эшлисеңме монда?

– Тиздән 8 ай тула.

– Нинди эшләр башкарасыз?

– Менә шулай кешеләрне кабул итәм, аңлатам, җыелышлар үткәрәбез, шунда катнашам…

– Ничәдән-ничәгә кадәр эшлисең?

– Төгәл графигы юк. Кайчан килсәң дә ярый. Акча вакытка карап түгел, эшкә карап түләнә.

– Ягъни?

– Процентлар белән! Сатылган билетларның берничә проценты безгә эләгә.

– Карьера үсеше дигәне нәрсәне аңлата? Иң зур баскыч нинди? Ул күпме ала?

– Компания пенсионеры дигән исем бар. Ул аена 8 мең долларга кадәр ала дип әйтәләр. Тик аңа кадәр ерак әле миңа.

– Монда килгән кешеләрне кая куеп бетерәсез?

– Яңа ачылган нокталарга урнаштырабыз. Барысын да алмыйлар, әлбәттә. Кемдер беренче әңгәмәгә керергә акчасын жәлләп, борылып чыгып китә; башка берәү әңгәмәне үтсә дә, укырга килми; кемдер укып бетергәч килешү төземи… Шулай сирәкләнеп бетәләр инде. Җыелган 40-50 кешелек төркемнән 4-5 кеше генә калырга мөмкин.

– Ә нигә игъланга 50-70 яшьлек кешеләрне дә чакырасыз? Барыбер алмыйбыз дисең бит…

– Алар өчен 50 сум акча зур сумма түгел. Әңгәмәгә билет алалар, ә безнең процентлар шуннан килә. Хәзер кемдер минем исемгә килешү төзесә, мин бер баскыч югары күтәреләчәкмен. Ул кеше исеменә тагын кемдер язылса, 2 баскыч. Димәк, башта акчаның 5 проценты миңа булса, өскә үрмәләгән саен ул арта.

– Беткәнче алдауга, кешедән акча савуга гына корылган челтәрле маркетинг аша кеше талап утыру сиңа ошыймы?

– Юк, гел алдау гына түгел ул. Без косметика, көнкүреш химиясе сатабыз. Аны сатудан кергән процентлар тагын безгә кала. Мондый ирекле график булган эшне син беркайда да таба алмаячакның – шунысы белән уңайлы. Укыйсы да бар бит әле…

Кайтып егылганда кичке җиде тула иде инде. Эшкә урнашу мәсьәләсе белән күрше кызы кереп кызыксынды. “Бәй, узган елны мин дә булдым анда. Сез дә шунда йөрдегезмени?” – дип, кычкырып көлеп җибәрде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №54)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар