АКЧА АЛДЫМ, СУГА САЛДЫМ

Мин бу кеше белән очраклы гына таныштым. Ул мин авылга кайтып йөри торган электричкада контролер булып эшли икән.

Исеме – Илдус. Якынча 45-50 яшьләр тирәседер инде дип уйлаган идем, ялгышканмын – аңа 35 кенә икән әле. Тормыш бу кешене шактый сынаганга охшый. Менә ул акрын гына үзенең тормыш йомгагын сүтәргә кереште.

– Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, товаровед һөнәрен үзләштердем. Советлар Союзы чорында престижлы һөнәр санала иде ул. Яхшы эш тә таптым, акчага интекмәдем. Күп кенә югары даирә кешеләре белән таныштым, аралашып яши башладык. Бөтен эшем – акча эшләп, дөнья куу булды. Байлыгың булса, аны куяр урынны дөрес сайларга кирәк икән ул. Ә мин ул хакта уйланмаганмын. Узган елны казинога кереп, 200 мең акча оттырдым. Аннан машинамны саттым, кыскасы, азартлыгым кыйммәткә төште.

– Казиноларны әйләнеп узасыздыр инде хәзер?

– Юк, бөтен бәла дә шунда. 5 мең сум акчам булса, хәзер үк шунда барыр идем. Уйныйсың икән, зурлап уйнарга кирәк, – дип дәвам итте ул сүзен. – Анда да үз законнары бар. Берсендә 40 мең оттым, чыгармадылар. Отышның акчасы син куйганның 1/3 өлеше булса, китә аласың, юк икән, барыбер уйнарга мәҗбүр итәчәкләр яисә акчаңны башка юл белән алалар. Алданганыңны белсәң дә, барасың, адреналин бит ул.

Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның күзләре яна иде. Үзенең шундый булуына үкенми, төзәлергә дә җыенмый ул. Аның белән танышудан соң үз гомеремдә беренче тапкыр казино бусагасын атлап кердем. Кызыксыну алып килде мине монда. Яшел, кызыл өстәлләр артында галстукларын бушатып, еш-еш сулап утыручы зур корсаклы абыйларны күргәч, бу уенның алар өчен тормыш мәгънәсе икәнлеген аңладым.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №58)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар