АКЛЫ-КАРАЛЫ МУНЧА

Хәзер байлар кара мунча салдыра башлаган икән, искелеккә кайтып барабыз, – дип сөйләде бер танышым. Дөрес, ул мунчаның нинди булуын бик озак аңлатырга туры килде аңа. Халык әкиятләрендә бу атрибут еш искә алына үзе, әмма мин аны шул әкияткә сеңеп калган искелек итеп кабул итә идем. Бүгенге сауна, джакузи заманында да кара мунча белән очрашырга туры килер дип кем уйлаган.

Хәзер мунчаны да юыну өчен түгел, ә ял итү, вакыт уздыру, күңел ачу өчен салалар кебек. Зур-зур мунчалардагы Төркиядән кайтарылган йомры мич ташына карап бер юансаң, сауна бүлмәсе, душ, чәй табыны, кальян, бассейн, бильярд өстәленә карап тагын бер тел шартлатасың. Шулай итеп, мунча ниндидер комплекслы ял бинасына әверелеп бара. Ләүкәгә менеп бер чабынгач, аның артыннан ук сап-салкын су белән коенсаң, яңа тугандай булып каласың юкса. Өйгә кайтып бал белән чәй дә эчсәң, бөтен тәнең изрәп, организмың ял итә. Ә хәзер чабыналар да, чыгып бильярд уйныйлар, я кәрт сугалар. Аннары барып сыра эчәләр дә, тагын чабынырга кереп китәләр. Кыскасы, мунча үз асылын югалтып бара. Казанның текә байлары артыннан гади халык та ияреп, болындай киң мунчалар салырга кереште. Ә байлар яңа сюрприз әзерләгән: алар яңадан искелеккә кире кайтып, кара мунча салдыра.

Төтенле авыл

Баксаң, гомер буе кара мунчадан башканы күрмәгән, ак мунчаның ни икәнен белмәгән кешеләр дә бар икән әле бездә. Әйтик, Кайбыч районы Соравыл, Иске Тәрбит, Камыллы авылында ак мунчаны бик сирәк очратырга мөмкин. Аны салучыларның күпчелеге – заман артыннан куучы яшьләр. Ә кара мунчаны саклап калучылар аның шифасы, ләззәте хакында сәгатьләп сөйләргә мөмкин.

Әлеге авылда яшәүче Зинаида ханым Митрофанова мине үз мунчасы белән таныштырды.

– Кара мунча тәмле бит ул, мунча исе бар анда. Үзе җылы да. Ак мунчага караганда, карасын якынрак күрәм. Агы ут кабып янып беткәч, карасын куйдык, – диде ул һәм ишектән кереп, күкрәк тутырып сулыш алды. Мич кырыенда торган кечкенә генә бакка төртеп күрсәтеп: “Менә монда су җылына, кайнар суны шуннан алабыз, төтен менә шушыннан чыга инде”, – дип бурага уеп ясалган тишеккә төртеп күрсәтте. Мичкә якканда ишекләр дә шыр ачык була диделәр. Кукмарабызда андый әкәмәт белән күрешкәнем булмаганга, әңгәмәдәшемә мунча ягу технологиясен кабат-кабат аңлатырга туры килде.

Идәндә утыручы кечкенә генә мичне ягып җибәрсәләр, кап-кара төтен ургып мунча эченә тарала икән. Түшәм, бүрәнәләргә яткан бармак калынлыгындагы корымны кулың белән сыпырсаң, тиз генә юып төшерәм димә. “Елга бер тапкыр бар мунчаны юып чыгарырга тырышабыз. Аның стенасына терәлмисең бит инде юынганда”, – диде Зинаида ханым корымга гаҗәпләнгәнемне күреп. Әйе, ялгыш кына абынып китеп, стенага сылансаң, пәри кыяфәтендә туп-туры бал-маскарадка китсәң дә була моннан. Юынып озак азапланасы булырга мөмкин. Ә исерек кешене бу мунчага кертеп айныту идеясе зур проблемалар тудыруы ихтимал.

Авылда шимбә көнне булырга туры килгәнгә, шуңа игътибар иттем: бөтен йортлар төтен эчендә утыра. Ак мунчаның морҗа тишегеннән чыккан төтене биеккә үрләсә, карасыныкы авыл эченә таралып, кызык күренеш хасил итә. Урамнан барганда да сәхнәдә чыгыш ясаучы бер йолдыз итеп хис иттем үземне. Анда бит артистны томан астына күмеп исләре китә. Клип төшергәндә шундый махсус эффект кулланасы килгән җырчыга шимбә көнне бу авылга килергә киңәш итә алам.

Терәлми генә юын

Авылда фельдшер булып эшләүче Галина ханым Медова гаиләсе берничә ел элек ак мунча салдырган. Ул да кара мунчаның шифасы хакында озак сөйләде.

–            Элек салкын тигән чакта кара мунчада чабынып, үлән төнәтмәләре эчеп, шуннан дәва күргәннәр. Хәзер генә нишләптер салкын тисә, температура күтәрелсә, анда бармаска кушалар. Мунча эченә тарала торган төтен дә күп вирусларны үтерә. Мәсәлән, тире авырулары таралу куркынчы агы белән чагыштырганда карасында азрак. Аның файдасы гаять зур. Әби-бабаларыбыз белми дәваланмаган, юктан гына кормаган инде ул мунчаларны, – диде ул.

–            Үзегез ник ак мунчага күчтегез соң алайса?

–            Гомер буе кара мунча кердек. Ирем агы хакында хыялланды инде. Яңага омтылу булгандыр күрәсең. Аннары, корымлы мунчага караганда, чистасы күңелгә якынрак булып тоелды. Шул хакта уйлап йөреп, шифасы турында онытылган. Кара мунчаны сагынып искә алган чакларым еш була.

Галина апаның килене Анютаның үз өендә кара мунча икән. “Ак белән кара” аермасын аннан да сорадым.

–            Андый зур аерма күрмим, – диде Анюта. – Үзем чабынырга бик яратам. Ә кара мунча ул күпкә җылырак була. Идәне дә, стеналары да ут янып тора инде менә.

–            Аның төтене таралып бетми бит инде, Анюта, ис тимиме?!

–            Нишләп бетмәсен? Утын янып, күмере тынганчы мунчаның бар җире ачык тора бит. Инде бар төтен таралып беткәч, булган тишекләрне томалап, ишекне ябып, мунчаның кызуы артканны көтәргә кала. Аның бернинди исе юк. Мич өстендә шул ук мунча ташлары ята. Дөрес, андый кечкенә мичкә күп сыймый ул, әмма кызуы көчле була. Әйе, корымлы булгач пычрак инде, ләкин бүрәнәгә терәлеп юынмыйсыңдыр бит?!

Шушы авыл егете Андрей да күптән түгел генә караны акка “әйләндергән”. “Мич чыгардым да, такта белән тышладым инде, ак мунча булды да куйды”, – диде ул куанып. Алай тышлап кына ак мунча булыр микән инде ул, дип уйладым эчтән генә. Чөнки алар тышкы яктан ук “мин кара мунча” дип кычкырып тора. Чеп-чи бураның тәрәзә сыман бер нәрсәсе (анысы да корымда) һәм төтен чыга торган кечкенә генә тишеге бар. Шул тишек тирәсе дә тышкы яктан кап-кара булып “бизәлгән”.

Авылда үзенә күрә бер сораштыру да уздырып алдым. Мунчаның ниндие сезгә якынрак, имеш. “Керәшеннәрнең горурлыгы бит ул кара мунча”, “үзебезнеке (әлбәттә, кара инде)”, “ак мунча яхшырак, әмма карасы файдалырак” кебек фикерләр ишетергә туры килде.

Файдагамы, зыянгамы?

Интернетта кара мунча турында мәгълүмат аз. Тарихка күзәтү ясаганда “кара мунча XVIII-XIX гасырда ук акка алышына” дигәнне күрәбез. Аның каравы, хәзер ниндие генә юк икән: япон, фин, рус, төрек… мунчалары.

Кайсы мунчаны гына алсаң да, пар астында чабынган вакытта матдәләр алмашы 1,5-2,5 тапкыр тизләшә. Йөрәк ешрак тибә башлый, организмдагы кислород резервы арта. Бронхиаль астма (әгәр приступлары артык еш күзәтелмәсә), ревматизм, периферик кан әйләнеше бозылганда мунча керү файдалы диләр. Ә онкологик авырулар, эпилепсия, миокард инфаркты (әгәр аннан соң 6 ай узмаган булса), стенокардия, югары температуралы инфекцион авырулар вакытында әлеге процедураны кичектереп торсагыз яхшырак булыр. Мунча кереп ябыгырга теләүчеләр шатланмасын, чөнки бу нәтиҗәле ысул түгел һәм аның файдасы булган очракта да озакка бармый. Ни өчен дигәндә, мунчада ябыгу организмнан чыккан тир исәбенә, тиредәге суның кимүе аркасында гына була ала. Ә ул тиз тулылана. Әле алай гына да түгел, икенче юлы шундый сынау була калса дип, организм сыеклыкны артыграк туплап куярга да мөмкин. Димәк, авырлыкның артасын көт тә тор.

Һәркайсыбызга үз мунчасы якын. Минем өчен, кара мунча – ул экзотика. Шуңа да үзем аңа ияләнмәгән. Никадәр генә шифалы димәсеннәр, күпме генә уңай якларын санамасыннар, алдыма сайлау мөмкинлеге куелгач, кара мунчага керәсе килмәде. Ак мунчаның кызуы да шәп иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Олы Кайбыч-Иске Тәрбит-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар