АЗ-МАЗ САБАНТУЙ

Күңелле узды быел Сабантуйлар. Әйтеп-сөйләп, язып-сурәтләп бетерә торган түгел. Күпме шатлык, күпме сөенеч алып килде ул. Кыш бабайдан да болайрак булды.

Сабантуй хөрмәтеннән Казан–Саба трассасыннан хәзер җилдереп кенә үтәбез. Теләче бәйрәменә Президент киләсе булгач, иң ватык, иң ямаулы юлларны да тигезләп, шомартып, ялтыратып куйдылар бит. Юл кырыенда тезелеп калган күп йортларга бушка койма да тоттылар. Шул юлдан үткәндә аларга карап күзләр дә сөенә хәзер. Агач эшкәртү заводларының берсендә шимбә дә эшләргә өйрәнгәннәр, ди, әнә. Койма тоту өчен агач күп кирәк булган. “Кризисны Америкага ял итәргә җибәрдек”, – дип сөенә эшкә тиенгән танышларым. Берне биш итеп сөйләү галәмәтедерме, бер гайбәт ишеттем: имеш, Президентны каршы алу өчен, Теләчедә тап-таза бүрәнәләрдән йорт җиткереп, мунча да салып куйганнар. Дөрес, мин күргән-белгән теләчелеләр бу хәбәрне расламады, бәлки, дөрес тә түгелдер. Казаннан үзбәкләр яллап, Сабантуйга китерүләре хак менә. Альберт исемле бер танышым үзе шуларны эзләп, башкалага барган, тапкан, алып кайткан. Сәбәбе: безнекеләр пылау пешерә белми икән, җәмәгать.

Әле менә июль аенда Татарстан Президенты да Кукмарага сәфәр чыгарга җыена, ди. Тиздән, димәк, бик тиздән Кукмара юллары да тигез, шома булачак! Алайса Түбән Шәмәрдән янындагы чокырга “чумып”, ничә машина тәгәрмәчсез калды инде.

Түбән Кама халкы да Медведевка рәхмәт укый. Анда да юллар шомарган, ниһаять. Хөрмәтле түрәләребез халык арасына ешрак чыкса, тормышыбыз ал да гөл булыр иде. Кызганыч, Президентның гына Татарстанда кунак булырга вакыты булмады.

Саба районы Миңгәр авылы сабан туе елдагыча әкәмәт булды. Менә кая алып килергә кирәк ул Президентны. Ничә дистә мең машина булгандыр монда. Дүрт тәгәрмәчне 3-4 чакрым ераклыкта калдырып, мәйданга кадәр җәяү бардык. Япон халык бәйрәмемени, уеннар арасында сумо да бар иде хәтта. Белмәүчеләр өчен искәртәм: симез-симез дәдәйләр, бүксәсе белән төртә-төртә, көндәшен түгәрәктән чыгарырга тиеш. Чандыр булсаң да зыян юк: чөнки уенда катнашучыларны “симертү” өчен, кабартылган костюм кидереп, түгәрәккә чыгардылар. “Уены авыр түгел, егылып бүксәңдә ятып калганнан соң торуы гына читен”, – ди катнашучылар. Нишләптер, бу уенны аеруча хатын-кызлар үз итте. Чаллы сабан туендагы кебек судан балык та тоттылар. Квадрацикллар ярышына халыкның бигрәкләр дә исе китә инде. Ә миңа менә атлар чабышы ошый. Үтә шәп була ул монда. Шоу ясыйбыз дип, чаптарларны әллә кайлардан куып китерәләр. Концертлар турында әйткән дә юк. Әллә дүрт сәхнә иде шунда, әллә биш… Уртада калгач, баш әйләнә башлады. Бер яктан ялтыравыклы, ак кәчтүмнәрен киеп Габделфәт Сафин җырлый, икенче якта зәңгәр күлмәкле Илсөя Бәдретдинова… Өченче яктан, ялгышмасам, Җәвит Шакиров кычкыра иде. Тагын “теща”сы турында сөйләде микән?! Берсен дә аңламадым. Биноколемне алмаган булсам, сәхнәдә кем басып торганын да танымас идем. Салават Фәтхетдиновны күргәч, бер яшь кенә кыз: “И, монда җыен әби-бабайлар сәхнәсе икән”, – дип, икенче якка таба атлады. Менә сиңа кирәк булса! “Абый”, – дигәнгә дә үпкәләп җырлап йөргән Салават “бабай” сүзен ничегрәк кабул итәр иде икән?! Илсөя Бәдретдинова дигәннән… Аннан узган көнне генә Кукмара районының бер авыл сабан туенда концертта: “Иртәгә Түбән Новгородка китәм”, – дип шыттырган булган, алдакчы булып калды инде менә. Күрәсең, Миңгәрдәге “туйның” республика күләмендәге бәйрәмгә әйләнүен белмидер. Анда халык Кукмарадан гына түгел, әллә кайдагы Буа районыннан да килә. Янымда торган ике ир шул ялганын фаш итеп озак кына аны сүкте. Африка кунаклары да ел саен була биредә, Кукмара түгел… Кытайлар, вьетнамнар да күренгәләде. Хәер, бәлкем юкка шикләнәләрдер, китсә киткәндер Новгородка Илсөя, шушы Сабантуйдан соң да өлгерә ич ул…

Җырчыларны санап чыгу мөмкин дә түгел. Бөтен татар эстрадасын күрергә була иде, билләһи! Ни генә димә, берсе дә Айдар Галимовка җитми инде. Аны бик яратып каршы алдылар.

Бәйрәм ахырындагы салют та тел шартлатырлык булды. Җиңү бәйрәме бер кырыйда торсын. Фейерверк старт алды гына, янымда торган әби догаларын укый-укый өенә ашыкты: “И Ходаем, хәвеф-хәтәрдән сакла, кичер бу кешеләрне…”

Эш юктан эш булсын дип, шашлык сату нокталарын санадым – илледән артык. Һәрберсендә чират. Шул чиратларның берсендә бик тыныч һәм битараф кыяфәт белән Илсөя Бәдретдинованың ире, продюсеры, танылган журналист Илфак Шиһапов та күренде. Әйтергә онытканмын, башка елларда биредә һәр 10 адым саен чүп чиләге тора иде, быел анысы күренмәде Ахырдан мәйдан Самосырово чүплегенә охшап калды. Утырырга түгел, басарга да урын юк – бар җирдә чүп.

Үз авылым сабан туенда әллә ни булмады да кебек. Көрәштә дә ел саен бер кеше җиңә, шуңа күрә ахырына кадәр утырудан файда юк – нәтиҗәсе болай да билгеле. Кайбычның бер авылында, әнә, ел саен бер кеше җиңгәч, халык тавыш чыгарып, тәкәсен кулыннан йолкып алып, икенче урында калган батырга тапшырдылар. “Җитте, тәкә итен күп ашадың!” – дип кенә кычкырдылар. Бездә халык үтә тыйнак һәм укымышлы шул. Сугышып йөргәнче, үз тәкәсен китереп бирүе дә ихтимал. Ат чабышында да ике, күп булса өч ат катнаша да һәрберсе бүләкле була. Үпкәләүче дә юк. Капчык киеп сикергән хатын-кызлар истә калган. Их, фотога да төшермәгәнмен үзләрен! Капчык сугышында да үч алыштылар. Кичке дискотекада яшенләп җып-җылы яңгыр койды.

Байлар Сабасы сабан туе сәхнәсендә Гөлназ Сәфәрованы күрергә мөмкин иде. Аны үпкәләтәсем килми, шуңа күргәннәргә артык тукталып тормыйча, колакларым кичерешен “без комментарий” калдырыйм. Ә шулай да бәйрәм узасы тирәлекне матурлаганнар быел, афәрин аларга. Җыен малай-шалай мылтыктан атып, күз алдымда зур-зур призлар алып китә башлагач, мин дә үз көчемне сынап карарга булдым. Мылтыгымны дөрес кормадым, ахры, шунда торган ике сакчы солдатның коты алынды, кыскасы, бүләксез калдым.

Казан сабан туен күчерделәр. Шимбә түгел, якшәмбе үтте ул. Башка атналарда ял көненә шәһәр буш кала, “бөке”ләрдән ял итә, атнага бер көн генә булса да маршрут автобусларында утырырга урын була иде. Узган атнада искәрмә булды. 72нче маршрутта өйгә кайтып барганда бер зу-ур гына апаның күкрәкләре астында калдым. Өч тукталыш селкенмичә барганнан соң төшеп калып, троллейбуска күчеп утырырга туры килде. Изелеп-сытылып Сабантуйга бару ирендерсә дә шундый кояшлы, матур көндә кем өйдә утырсын, ди.

Башкалада Сабантуйлар 4 мәйданда үтте. Президенттан калышмаска дигән карарга килеп, Аккош күленә киттем. Кыңгыраулы атлар, кыр кухнясы, шунда ук татар авылы хезмәтчәннәре… Ниләр генә юк монда… Кемдер кул тегермәне белән ярма тарттыра, хатын-кызлар милли киемнән йорт эшләрен башкара, берәү чабата үрә. Буа районыннан килгән Моисей Гордеев Рөстәм Миңнехановка да бер пар чабатасын бүләк итте. Шул ук район кызы Президентыбызны биергә чакырып ут итте. Кирәгеңне бирә бу мишәрләр, дип карап тордым. Бер читтә Универсиада мәйданчыгы корып куйганнар. Кайда ни булачагын кечкенә генә макеттан күреп аңларга мөмкин иде.

Дәрвишләр бистәсендәге мәйданны Фәрит Мөхәммәтшин контрольгә алды. Биредәге ачылышта бәйрәм тарихын сәхнәләштергәннәр. Башка әллә ни искитәрлек әйбер күрмәдем. Тиздән, 27 июньдә – Петербург шәһәрендә, 3 июльдә Ижауда федераль Сабантуй булачак. Аннан соң керәшеннәрнең яфрак бәйрәме – Питрау, хәзер шунысын түземсезлек белән көтәм. Чөнки керәшеннәр – җыр-биюгә оста халык һәм ул ел саен бик кызык була. Аннары инде җәй дә үтте дигән сүз. “Безнең гәҗит” оештырган Сабантуе да буласы бар ич әле. Анысы 25 июньдә Арча районы Түбән Оры авылында кич була. Кайтыгыз!

Илдинә ЯДКӘРОВА

(“Безнең гәҗит”, №24)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар