АЗӘРБАЙҖАН ХАЛКЫ ЯХШЫМЫ, НАЧАРМЫ?

“Читтән килгән “кара халык” Казанны басты”, – дигән ах-зарны базарга барган саен ишетеп кайтасың. Шәһәрнең кайсы почмагына күз салсаң да, шуларның берәр “вәкиле” үз бизнесын гөрләтеп ята. Хәләл кафелар, базардагы җиләк-җимеш, кием-салым сату нокталары, төзелеш фирмалары – барысы да диярлек алар кулында. Нигәме? Чөнки алар кебек дус-тату, ярдәмчел халыкны тагын табасы бар әле. Бәлки, алар читтән килгәнгә генә бер-берсенә ярдәм кулы сузадыр? Бер килеп төпләнгәне үз артыннан бөтен туган-тумачасын бирегә тарта. Чегәннәр ялгыз йөрмәгән кебек, болар да кабилә-кабилә булып килеп урнаша.

Казанда азәрбайҗан яшьләренең “Азери” иҗтимагый оешмасы эшләве хакында күптән түгел генә белдем. Белдем һәм кызыксыну үзенекен итте.

Оешманың җитәкчесе Азер Шахмар улы Рәгыймов 1980 елларда ук Азәрбайҗаннан Казанга күчеп килгән. “Бирегә укырга дип килдем, КХТИ тәмамладым. Шуннан бирле Казанда яшим”, – диде ул миңа саф татарча. Телебезне белү дәрәҗәсенә шаккатарсың! Аның белән әңгәмәбез дә татарча гына барды диярлек.

Кемнәр булдыра?

–            Азер әфәнде, “Азери” оешмасын булдыру идеясе кайчан туды?

–            Кызымны бүген Казан дәүләт медицина университетының икенче курсында белем ала. Ул: “Әти, Казанда азәрбайҗан яшьләре бик күп. Аларны бергә җыйнаучы бернинди оешма да юк, оештыр әле”, – дип, миңа мөрәҗәгать итте. “Мин бу эшне башкарырлык яшьтә түгел, яшьләр оештырсын”, – дидем. Соңрак оештыру эшендә ярдәм итәргә алындым, әкренләп бу оешма аякка басты. Әлеге эшкә болай зурдан кубып тотынырмын дип уйламаган идем. Рәсми рәвештә узган елның октябрендә генә теркәлсәк тә, инде ике ел азәрбайҗан яшьләре белән эшлим. Башта очрашулар өчен аерым урыныбыз да юк иде. Я тимераякта шуарга барабыз, яки аквапаркта очрашабыз… Кыскасы, 70-80 кешегә җыелгач, оешма буларак теркәлергә уйладык. Исеме нигә шулай дисәң, “Азери” ул “азәрбайҗан кешесе” дип тәрҗемә ителә.

Безнең һәр айга билгеләнгән план бар. Яшьләр белән милли бәйрәмнәр уздырабыз, төрле чараларда катнашабыз. Бик зурлап “Нәүрүз”не бәйрәм иттек. Яшьләр барысын да үзләре оештырды. Апрель аенда УНИКСта булган “ЭтноДар”, күптән түгел генә “Корстон”да булган “Жемчужина мира” конкурсларында катнаштык. Милли киемнәр тектердек, җыр-биюләребезне башкардык. “Жемчужина мира” конкурсындагы биш номинациянең берсен безнең азәрбайҗан кызы алды. Шуның белән горурланабыз.

–            Күлмәкләр тектерү, конкурсларда катнашу, бәйрәмнәр оештыру, бу бинадагы бүлмәләрне тоту өчен акча кирәк бит.

–            Казанда азәрбайҗан эшмәкәрләре бик күп, алар безнең иганәче булып тора. Акчалата ярдәм шулардан килә. Аларга бик зур рәхмәт.

Безгә азәрбайҗаннар гына түгел, татар, рус, чит илдән килгән башка милләт вәкилләре дә йөри. Теләгебез яшьләрне тәртипкә өйрәтү. Әйтик, кызларның тәмәке тартын күргән саен, йөрәк әрни. Бу – тәрбия, игътибар булмау күрсәткече.

–            Азәрбайҗаннар Татарстанга ни өчен тартыла?

–            Безнең тарихи тамырларыбыз, диннәребез уртаклыгы тартадыр, мөгаен. Мондагы сәясәтнең толерант булуы да бик күркәм күренеш.

…Азер Рәгыймов белән сөйләшеп утырганда, бүлмәгә тагын 5-6 ир-ат килеп керде. Иганәчеләр икән. Алар белән танышырга теләсәм дә, “чишелергә” батырчылык итүче табылмады. Ышанмаучылык йөзләрендә ярылып ята, миңа шикләнеп, бераз куркып карыйлар. Куркырлык сәбәп бар, күрәсең.

Хәер, икесенең тавышын булса да ишеттем. Нәрсәләр сөйләве кызыктыр инде… Алар Президентка, безнең сәясәткә рәхмәт укудан, Татарстан белән сокланудан тыш, артыгын чыгармады. 1980 еллардагы Казан белән бүгенгесен чагыштырдылар, татар халкына булган соклануны яшереп тормыйча, күпертә-күпертә ирештерделәр үземә… Кыскасы, “татар” сүзен мактый-мактый, мине үсендерергә, үзләре хакында яхшы фикер калдырырга тырышып маташтылар. Алардагы ясалмалылыкны сизми калу мөмкин түгел иде. Әле берсе Русия белән Азәрбайҗан кушылуын бик тели икән. Ай-һай…

Бу оешмада азәрбайҗаннар иганәчелеге ярдәмендә татар кинолабораториясе эшли башлады. Күптән түгел генә ачылган булса да, инде бу җәйдә кино төшерергә җыена алар. Уйлап кына карагыз: татарча киноны азәрбайҗаннар ярдәме белән төшерәчәкбез.

Татар байлары “Шәрык клубы”на иганәче буларак ярдәм итсә, миңа калса, татар яшьләре клубы да әллә нинди уңышларга ирешер иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №25)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар