Адым саен уен йорты…

Кайсы ана үз баласын кечкенәдән үк хәләлне хәрәмнән аерырга өйрәтеп үстерә икән? Андыйлар булса да сирәктер. Безнең җәмгыятьтә, киресенчә, бар укылган әкиятләр шул хәрәмгә өйрәтүгә кайтып кала. Мәсәлән, Иван-дурак гомер буе мич өстендә ята, ләкин әкият азагында аннан да бай һәм бәхетле кеше юк. Я булмаса күлдән тотылган алтын балык яңа тагарак та бирә, йорт та сала, әбидән патшабикә дә ясый… Лампаны сөрткәч килеп чыгучы һәм теләкләрне үтәүче җен дә әзергә-бәзер яшәргә өйрәтә кебек. Шул ук үзебезнең Таңбатыр да алтын, көмеш, бакырдан йорт салганда соңгы кадакны гына кага. Су анасы, Шүрәлеләр, кем әйтмешли, “искеләрдән калган ул” һәм алар, нишләптер, теләкләрне карусыз үтәүче җен-пәриләр шаукымы астында күмелеп кала, кызыгын югалта. Менә шул хәрәмне күреп, шуңа күз кыздырып үскән, аңына үз хакыйкатен сеңдергән баланың үсеп җиткәч казино бусагасын таптавы гаҗәп тә түгел, миңа калса.
Редакциягә килгән хатны укыгач, нишләптер, шул әкиятләр бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Анда бер ирнең казинода уйнап бөтен хезмәт хакын җилгә очыруы, хатынының нинди чара күрергә белмичә бәргәләнүе хакында язылган иде. Уйга калдым.

Без капчыкта ятмый!

Әйе, казинолар шау-шуы тынарга җыенмый. Гәрчә аларны әллә кайчан ябып бетерергә тиеш булсалар да. Шул нисбәттән күптән түгел генә Мәскәү өлкәсендә купкан гауганы ишеттегезме? Менә шул хәлләр законнарның ни өчен үтәлмәвен аңлатып бирә дә инде. Прокурор урынбасары Александр Игнатенконың казиноларга “түбә” булуы ачыкланып, шушы “изге” эше өчен балда-майда йөзүен раслаучы дистәләп дәлил таптылар. Барыбыз да аңлый: закон сагында утыручыларның кесәсенә тамып тормаса, аларны әллә кайчан төбе-тамыры белән корытырлар иде. Димәк, тама. Һәм ничек кенә әле. Мәскәү өлкәсендә фаш ителгән казиноның айлык кереме 10 миллион доллар (300 млн сум дип телемне әйләндереп әйтергә дә куркам – авт.) икәнен исәпкә алсак, прокурорның 40-50 мең сум хезмәт хакы казинодан килгән ришвәт янында хәерче сәдакасы булып кына калачак. Шул ук прокурор урынбасарының (хатыны белән икәүләп) ике миллион сумлык ял сәфәрендә йөреп кайтуын раслаучы кәгазьләр, 100 мең евролык (!) кул сәгате, Мәскәү тирәсендә генә җир участоклары, тагын әллә нинди байлыклары ачыкланган. Намусмы, байлыкмы, – дисәләр, мондый байлык кул астында торганда, кем генә намусны сайлар икән?!

Казино реформасы

Без университетта укыганда, “уенчыклы” биналар адым саен иде. Яшермим, минем дә уйнаган бар анда. Юл өстендә генә ич. Бәлки, бәхет елмаер, дисең. Андый җирләргә йөрмәгәнгә дә шактый икән. Хәзер бар микән соң алар Казанда? Булса, күреп кайтырга иде. Нинди нигездә эшли икән алар?

Озак эзләргә туры килмәде. Бер-ике шалтыратудан соң, дүрт-биш уен ноктасы адресы кулымда иде инде. Кичен үзем генә йөрергә куркыта. Иптәшкә юрист дустымны да чакырдым. Берәр проблема-мазар килеп чыкса, яклый алыр, законнарны белә, янәсе. Булат башта аптырап ык-мык килде, “Кызларга анда йөрү килешми”, – дип ачулангандай итте, газетага язар өчен эксперимент ясавымны белгәч күнде тагын.

Ушаков казиноны үзенең аңлатмалы сүзлегендә гап-гади итеп “уен йорты” (игорный дом) дип атаса да, минем өчен ул төрле уен автоматлары, покер өстәле, рулеткасы булган зур бина буларак күзаллана. Элек андыйлар бихисап һәм анда керү дә ирекле булуын хәтерлим. Хәзер исә алар вакланган. Әйтик, покер клублары, уен автоматлары, башка азартлы уеннар – барысы бергә эшләүче урынны тапмадым. (Андыйлары да юктыр димим, бардыр. – Авт.) Аның каравы, аерым-аерым яхшы гына эшләп яталар. Элек янып-сүнеп торган атама таблолары юкка чыккан үзе. Бары тик интернет-салон дигән язулар гына тыштан балкый. Эчтә интернетның әсәре дә юк инде югыйсә. Шундый ике салонда булдым. Тәүлек буе эшли дип язылган булса да, берсе бикле иде. Икенчесенә мине кертмәделәр. Дөресрәге, буш компьютер булмау сәбәпле, башка көнне килергә куштылар. 8 компьютерда да ирләр. Мондый салоннарда виртуаль һәм реаль акча белән азартлы уеннар уйнала. Кассирга акчаңны тапшырасың да ул синең компьютерга виртуаль сумма рәвешендә кайтарыла һәм син үзеңә ошаган уенны сайлап алып, шуны акчага уйныйсың. Әйтик, күбебезнең компьютерында солитер, паук кебек карта уеннары бар. Менә шул уеннарны акчага уйныйм дип хис итә аласыз. Ләкин монда уеннары гына бераз башка.

“Юньле кешеләр”

Уен автоматларын шәһәрнең биш урынында санадым. Әле без күрмәгәннәре тагын күпмедер. Мин уйнарга кергәнендә 12 автомат тора иде. Тәмәке төтене астында мультиктагы керпе кебек йөзсәм йөздем, мин дә бер автомат кырыена кунакладым. Кагыйдәләрне аңлаттылар. Кимендә, 100 сум акча салырга кирәк икән… Автоматка түгел, барда торучы кыз кесәсенә. Шуннан соң ул килеп серле ачкычы белән автоматның “колагын бора да” уен башлана.

Үзем уйныйм – үзем бер күзем белән кешеләрне күзәтәм. Булат кадакланган кебек янымда басып тора. “Уйнарга җирәнәм”, – диде ул. Эшләми торган ике автоматтан тыш, калганнарыннан кеше өзелми. Чират торып уйныйлар. Бар артында торучы өч егет һәм теге кыз башкаларны күзәтә. Түрдә утыручы суыткычтагы язуга күзем төште. Анда зур хәрефләр белән: “Сыра бушка”, – дип язып куйганнар. Рәхәтләнеп эч, уйна, кыскасы.

Мин өч йөз сумымны оттырып ятканда, бер хатын килеп кереп, тынычлыгыбызны алды. Чәшке туннан булгангамы бар кеше дә күздән кичерде аны. Ә ул, нишләптер, безнең янга килеп басты.

– Сез юньле кешеләргә охшаган, монда нишләп йөрисез? – диде ул аракы парын миңа өреп.

– Менә уйнап чыгасы иттек әле үтеп барышлый.

Хатын Булатның уйнамый басып торуын бик ошатты, үзен озатып куюын сорап бәйләнгәндәй итте дә барга таба китте.

– Документларыгызны күрсәтегез әле, сез нинди нигездә монда эшләп ятасыз?

Әлбәттә, бераз төшереп алган хатынны егетләр җитди кабул итмәде.

– Безнең документлар монда сакланмый.

– Хуҗагыз кайда? – диде теге хатын үзен гаять ышанычлы тотып.

– Белмибез. Өендәдер.

– Сез хәзер закон бозасыз, димәк, минем хокукларымны да. Ә сез беләсезме… мин…

Хатынның җөмләсен Булат тәмамлап бетерде: “Органнардан бу! Мин аны шунда ук аңлаган идем”.

Соңыннан әлеге хатын һәм ике егет урамда әңгәмә корырга ниятләде булса кирәк, чыгып сыздылар. Булат та шуларга иярде. Ә мин ул чакта инде 400 сумымны оттырып маташа идем. Шунда… Кисәк кенә бәхет елмайды һәм мин 334 сум акча оттым. “Булды, туктыйм, акчаны салдырам”, – дип, барда торучы кызга сүз каткан идем, әмма ул миңа кагыйдәләрне аңлатып бетермәвен хәбәр итте.

– Түгәрәк сумма калмыйча, акчагызны ала алмыйсыз. 300 сум калгач әйтерсез. Яки 200 сум калгач…

Шулай итеп, откан акчамны да оттырып харап булдым. Яңадан 100 сум салырга тәвәккәлләдем дисәм… Беренче дүрт йөзлек кенә жәл кебек булды. Калганнары үзеннән-үзе шуып чыккан кебек тоелды хәтта. Ахырга таба жәлләмисең дә икән акчаңны.

Булат әйләнеп кергәндә, тагын берничә йөз оттырырга өлгергән идем.

– Уф, әйдә алып кайтып куям, күзләрең әллә нишли башлаган бит инде, – дип, Булат мине урамга таба сөйрәргә кереште.

– Тагын 100 сум гына салам да… – Шушы сүзләрне әйткәннән соң гына үземнең азартка бирелүемне аңлап алдым.

– Бернинди 100 сум да салмыйсың! – дип Булат кулымдагы акчаны да, сумканы да йолкып алды. – Мин сиңа тагын бер урын күрсәтәм хәзер, әйдә!

Ул чакта үземә нәрсә тәэсир иткәнен дә аңламыйм. Менә хәзер исә уен автоматларына борылып та карыйсы килми. Шунда барып уйнавымны уйлаган саен, күңел болгана.

Букмекерлар…

Казанда 24 урында (без санаганы – авт.) букмекер конторалары бар икән. Бу тыелган бизнес булмаса да… монда да үз нечкәлекләре. Ул ничек эшли дисезме? Биредә теләсә-нинди вакыйганың нинди нәтиҗәләр белән тәмамлануына фараз ясыйсың һәм шул фаразыңа күрә акча куясың. Ике команда уйный икән, нәтиҗәнең исәбен алдан фараз итәргә мөмкин. Мәсәлән, 3:0, 4:2 һәм башкалар. Шулай ук кем җиңәсен генә дә билгеләп була. “Мисс-Татарстана” бәйгесендә кем җиңәсен фаразлыйсың киләме – рәхим ит. Теләсә-нинди вакыйгага акча салып була! Бик күп вариантлар бар. Уен автоматларында кызык табучы (чөнки алар озак уйнамады – авт.) ике хатын-кыз булса, монда гел ирләр генә. Һәм алар бик күп. Монда да сыра бушка бирелә. Суыткыч кына бикле. Администратордан сорап аласы.

Булат игътибарымны башка нәрсәгә юнәлтте.

– Менә дивардагы кәгазьләргә кара әле. Бу контораларның күбесе лицензиясез эшли, димәк, законсыз. Салым хезмәте шулар белән көрәш алып бара. Лицензия дигән кәгазьдә язылган адреска игътибар ит: “Ленинград өлкәсе”, – диелгән. Ә без синең белән Казанның үзәгендә басып торабыз.

Алай гына да түгел, әлеге букмекер конторасында 8 (!) уен автоматы тора. Ирләр кайсыдыр уен нәтиҗәсенә акча куя да вакыт барган арада автоматларда уйнап юана. Бу инде лицензиясез эшләү генә дә түгел. Кызык өчен тагын берничә букмекер конторасына барып килдем. Аларда да уен автоматлары!

Шуларга өстәп: урамда торучы лохотроннар да хәзер яңа система буенча эшли. Моменталь лотерея бирәләр, имеш. Төнлә кайтыр юлда шундый бер лохотронга барып уйнап карыйсы иттем. 5 сум салдым – лотереясы чыкты. Тагын 5 сум салдым да басып көтеп торам. Чыкмый да чыкмый!

– Булат, нишләп лотерея бирми соң бу? – дим аптырап.

Теге лохотрон эченнән бер хатын тавышы ишетелде:

– Бу ун сумлык лохотрон, ахмак!

Алары да хәзер 5 сумнан башлап 500 сумга кадәр акча кертеп була торганга бүленә икән.

Бер төн эчендә 1200 сум акча туздырып (кайберәүләр белән чагыштырганда, мин бик экономияле уенчы әле – авт.) өйгә кайтып егылганда, иртәнге 4 тулып килә иде. Беләсезме, ул төнне мин шуны аңладым: нинди генә закон кабул итмәсеннәр, нинди генә тыюлар булмасын, ул автоматлардан котылып булмаячак. Халыкның күз яше, аның тир түгеп эшләгән акчасы шушы комсыз автоматлар карынына салынуы кемгәдер бик кулай. Ә кемнәргә икәнен вакыт күрсәтер, без капчыкта ятмый ул…

Ышанып булмый

Уен автоматларына бәйле сорауларыбызга аңлатма алу өчен, ТР Экономик җинаятьләр буенча идарәсенең матбугат үзәге хезмәткәре Люция Тимергалиева белән элемтәгә кердек. Ул үзенә юлланган сорауларга җавапны Эчке эшләр министрлыгы сайтыннан табарга кушты.

Сайттагы мәгълүматларга ышансаң, әле март башында гына оперативниклар “ябык” казино һәм покер клубын ачыклаган. Аена ике миллион сум табыш алып эшләүче әлеге казинога бары тик алдан язылып һәм пароль атап кына кергәннәр. Табыш исә группировканы тәэмин итү өчен тотылган. Аңа кадәр февраль аенда берничә дистә уен автоматын трактор таптап изгән иде. Кыскасы, милиция булдыра алганча аларга каршы көрәш алып бара, ләкин җитәрлек булдырмый. Чөнки уен автоматлары энә түгел һәм аларны эзләп табып юк итү дә шулкадәр кыен эш түгел кебек. Хәтта мин бер төн эчендә дүрт-биш уен салонын эзләп табып уйнап караганны, аларны органнарның гына ачыклый алмавына ышанасы килми.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар