АДРЕНАЛИН ҖЫЮЧЫЛАР

Бер! Ике! Өч! Сулга таба бер адым ясадым да Миллениум күпереннән аска очтым. Күз алдында әти-әни, сеңелләрем, яраткан кешем… Гафу итегез! Йөрәгемнең торган саен ешрак тибүен сизәм. Колагымда сызгыручы җил тавышына йөрәкнең дә кушылып тибүе ишетелә. Дөп-дөп-дөп… Кинәт бу тавыш та тынды. Караңгылыкка күмелгән бар дөньясы әйләнә кебек. Саубул тормыш!

Шулчак бау соңгы чиккә җитеп тартылды да як-якка чайкый башлады. Мин очам! Кулларымны җәеп, кош кебек һава ярам. Рәхәт! Йөрәк туктаган җирдән янәдән кисәк кенә еш-еш тибәргә тотына. ЯШИМ! Адреналин башны әйләндерә. Җирдә яшәүдән дә зуррак бәхет булуы мөмкин түгел. Мин исән, мин бәхетле! Күңелне аңлатып бетереп булмаслык шатлык биләп ала. Тик торганда көләсе килә. Эмоцияләр бер-берсен алыштыра. Кычкырып елыйсы килгән җирдән шаркылдап көләргә тотынасың. Кинәт тынып калып, нигә кирәк булды бу миңа, дигән җитди сорауга җавап эзлисең. Исән калу бәхетеннән күздән яшь тама.

Юк, бу төш түгел. Төштә бер дә очканым юк. Кечкенәдән биеклектән курыктым. Бу күпергә килеп эләгүем дә шул куркуны җиңү өчен генә иде. Аңа кадәр табибка барып киңәшләшкән идем дә, ул катгый рәвештә каршы төшеп: “Куркуны алай дәваламыйлар, йөрәгең ярылырга мөмкин. Әле канат тартылганда умыртка сөягеңә дә зыян киләчәк”, – диде. Үз кирем кире. Мин сикерергә тиеш! Шундый катгый карарга килеп, биеклекне яулаучылар төркеменә барып эләктем.

Күпер астында егермегә якын кеше бар. Аска карарга да куркыта, хәтта укшыта башлый. Кызлардан без Аня белән икәү генә. Ул инде дүртенче тапкыр сикерә икән. “Беренче тапкыр сикергәндә бик курыктым, хәзер инде ияләндерде. Биегрәк урыннан сикерәсе килә”, – ди.

Егетләр бер-бер артлы аска оча. Кемдер куркудан каты итеп сүгенә, кемдер күзен чытырдатып йомып, тынын да чыгармый. Арада инде сикерергә әзерләнеп, куркудан калтырап торучы егетләр дә бар. Андыйларны күмәк рәвештә аска очырталар. Төртеп төшереп түгел, билгеле. “Бер, ике, өч!” дигән күмәк санаудан соң сикерүе рәхәт тә, җайлы да. Ә кайбер батырларның сикергәнен белми дә каласың. Читтән карап торганда да адреналин ташый. Ә үзең сикергәндә булган тойгыларны әйтеп, аңлатып бетерә торган түгел.

18 яшең тулгач та…

Бу очыш ROPEJAMPING дип атала. Дөрес, моны спорт дип атап булмый һәм рәсми рәвештә ROPEJAMPING дигән төшенчә бөтенләй юк. Әмма мондый экстремаль активлык төренең үз фанатлары бар. ROPEJAMPING альпинистик кирәк-яраклар һәм техника ярдәмендә биек объектлардан сикерүгә нигезләнгән. Очыш вакытында төрле акробатик трюклар ясарга була.

Моны тыярга кирәк, кеше гомере белән шаярырга ярамый, диючеләр булырга мөмкин. Сикерүләр башкарыла торган объект хуҗасы гына әлеге чараны тыя ала. Әмма монда сәламәтлеккә зыян килә дип уйлаучы кеше ялгышыр. Алга таба аның ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуын тренер үзе аңлатачак. Шулай ук статистик мәгълүматлар арасында бу төр сикерүдән имгәнгән бер генә кеше дә юк.

ROPEJAMPING BUNJEE-JUMPING (эластик канат белән сикерү) белән чагыштырганда, күпкә куркынычсызрак булуы белән аерылып тора. Сикерүләр ике төргә бүленә: горизонталь һәм вертикаль. Беренче төр сикерү вакытындагы маятникны зур атынгыч белән чагыштырырга мөмкин. Ә икенче очракта кеше вертикаль рәвештә генә аска төшә. Анысы тәҗрибәле сикерүчеләр өчен булса кирәк, миңа рөхсәт итмәделәр. Ә менә беренчесендә очыш эффекты гаять көчле.

Казанда ROPEJAMPING белән шөгыльләнүче бер команданың тренеры, гомумән, башлап йөрүче кеше – Максим Шульц. Әлеге команда якшәмбе көннәрендә ачык тренировкалар уздыра икән, ә теләүчеләр, берникадәр сумма түләп, шунда катнашырга мөмкин. Команда ниндидер коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнә дип уйларга нигез юк. Монда түләнгән акча альпинистик кирәк-яракка гына тотыла. Чөнки күперне яуларга теләүчеләр дә, димәк, аннан кергән акча да күп түгел. Алар гел Миллениум күпереннән генә сикерәләр икән дип тә уйламагыз. Казанда биек объектлар беткәнмени?! Менә узган атнада, мәсәлән, 14 катлы йорттан сикерделәр. Сикергәнче Максим белән килешү төзелә. Аның өчен 18 яшең тулган булу мәҗбүри. Берәр дустымның 18 яшьлек бәйрәменә шул очышны бүләк итәрмен дип торам әле.

Һәр сикерәчәк кеше белән Максим алдан әңгәмә уздыра. Ул биеклектән курыкмыймы, умыртка сөяге, йөрәк-кан тамырлары авырулары борчымыймы, стресс халәтендә түгелме – барысын да сораштырып, аска сикергәндә киелә торган киемне, куркынычсызлыкны тәэмин итә торган өлешләрне үзе тикшерә. Мин барган көнне бер әти кеше 6 яшьлек улын алып килгән. Икесе бергә сикерергә телиләр. Нинди генә суммалар тәкъдим итеп караса да, Максим рөхсәт итмәде. “Малайга 18 тулгач та килерсез, бүген рөхсәт итә алмыйм”, – диде. Артык курыккан ике кешене дә кире борды.

–             Бу баулар ни дәрәҗәдә ышанычлы соң, Максим? – дим, калын төеннәр белән уралган канатларны тарткалап.

–             Канат һәм карабиннар ике тоннадан артык йөкне чыдата. Альпинистик кирәк-яракның куллану вакыты чыкканчы ук аны алыштырып торабыз. Монда кешеләрне генә түгел, ә машиналарны да тотып атарга мөмкин, берни дә булмаячак, – ди Максим елмаеп. Бөтен баулар бәйләнеп, инде сикерергә әзерләнеп беткәч, Максим бар әйберне үзе сынап карый, ягъни башлап сикерә.

–             Ә ике кеше сикерергә мөмкинме?

–             Мөмкин. Алай гына да түгел, “тәлгәш” итеп берничә кеше сикерергә дә була. Ләкин бу зур тәҗрибәле кешеләр өчен генә.

Ирекле кешеләр

Максим баулар белән мәш килгәндә, янында бөтереләм.

–             Мине дә командага аласызмы?

–             Юк. Аның өчен альпинистлык тәҗрибәсе булу кирәк. Спелеолог яки тауларга менүче (скалолаз) булса да ярый. Командада кызлар юк, әмма инде бу хакта уйлаган бар.

–             Командагызда ничә кеше һәм син аларны нинди критерийлар буенча сайлап алдың?

–             Беркемне дә сайлап алмадым. Команда минем башлангыч астында уртак килешү нигезендә җыелды, бары шул гына. Барыбыз да промальпинистлар. (“Промышленный альпинист” дигәнне аңлата. Гадәти альпинист тауларга йөрсә, болары биек биналарга үрмәли. – Э.Ф.) Бер фирмада эшлибез. Командада нинди кешеләр дип сорасаң, мин сиңа болай дип җавап бирер идем: биредә, иң беренче чиратта, “ирекле” кешеләр. Ниндидер стереотиплардан, җәмгыятьнең вак-төяк борчу-мәшәкатьләреннән азат кешеләр. Команда әле быел гына төзелде, әмма һәркемне аерым алып карасаң, аның тәҗрибәсе шактый зур. Мәсәлән, Алексей Шалашевка 23 яшь кенә булса да, ул инде альпинизм белән 7 ел шөгыльләнә. Мәктәптә укыганда ук туризм түгәрәгенә йөргән. Беренче сикерүе моннан 3-4 ел элек булды. Минемчә, ул зур профессионал. Икенче кеше – Марат Тимриев. Алексей белән яшьтәшләр. Чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнә башлады, әмма ышаныч яулап, капитан урынбасары булырга өлгерде. Рим Хәйретдиновка 18 яшь. Аның хакында инде легендалар сөйләнә. Һәр сикергәндә дә биеклектән бик нык курка, һаман ияләнә алмый. Әмма шул куркуын җиңә белүе белән көчле. Михаил Пантелеевка 25 яшь. Ул сирәк сикерә. Оештыру мәсьәләләре буенча бергә йөрибез. Һәм мин, промальпинизм белән 6 ел тирәсе шөгыльләнәм. Команда капитаны булуымны беләсең.

Хәтерлисездер, “Пирамида” кебек объектны юу, чистарту, ремонтлау эшен профессиональ промальпинистлар башкара дип яздылар, сөйләделәр. Менә шулар кебек кешеләр турында язылды, шулар хакында сөйләнде инде ул. Әлеге команда күпердән сикерү белән генә шөгыльләнми, ә Казан шәһәрендә бик күп файдалы эшләр дә башкара әле. Җаваплылыгы чикләнгән “ПанАльпСервис” җәмгыятенә нигез салучылар да Максим Шульц белән Михаил Пантелеев. Алар баулар белән оста манипуляциядән тыш, электрик, маляр, штукатур һөнәрләрен биеклектә башкара белергә тиеш.

–             Беренче сикерүеңне хәтерлисеңме, Максим?

–             Әлбәттә. Андый әйбер онытылмый бит ул. Үзең сикергәч аңларсың әле. Миллениумнан сикердем. Бик нык куркып, 15 минут басып тордым. Хәзерге тойгылар андый ук түгел. 5-6 тапкыр сикергән җирдән бер тамчы курыкмыйча сикерәсең, ияләнәсең. Нинди маятник, нинди тартылу буласын алдан белмәү бераз куркыта үзе. Ләкин гел бер биеклектән сикерү кызык түгел. Торган саен биегрәк кирәк. Бу ниндидер бер наркотик кебек.

Сикерергә мөмкин!!!

Миллениум күпере астында сикерү буенча кулланма язылган. Башта шуны укып чыгарга куштылар.

“Джампер-новичок”ка төп кагыйдәләр:

1.         Инструктор һәрчак хаклы.

2.         Әгәр инструктор хаклы түгел икән, беренче пунктны кара!

3.         Никадәр озаграк торсаң, шулкадәр куркынычрак.

4.         Ахмак сораулар бирмә.

Ахмак сорауларга җаваплар:

1.         Юк, беркемнең дә үлгәне юк.

2.         Әйе, бау чыдатачак.

3.         Әйе, ул тәгаен чыдатачак.

4.         Юк, янтерәккә бәрелмәячәксең.

5.         Әйе, кычкырырга мөмкин.

6.         Әйе, сүгенергә дә.

7.         Юк, төеннәр чишелмәячәк.

8.         Юк, йөрәгең туктамаячак.

9.         Әйе, бауга тотынырга мөмкин.

10.       Әйе, бауга тотыну куркынычсыз.

11.       Әйе, ул тәгаен чыдатачак.

12.       Әйе, инде сикерергә мөмкин.

Инде сикерү минуты килеп җиткәч, кулланманы яттан белгән очракта да шул ук сорауларны кабатлыйсың. Бау чыдатырмы? Үлгән кеше юкмы? Ә йөрәгем туктаса? Бөтен команда сине күзәтә, юатырга тырыша. Мин дә дер калтырап, сораулар биреп азаплагач, шул җаваплар битен умырып алып кулыма тоттырдылар. “Мә, төшкәндә укырсың калганнарын”, – дип шаярта берсе. Куркаклыгым өчен оят булып китте дә, бөтен эмоциональ киеренкелекне җиңеп, аска очтым. Су өстендә бераз чайкалгач, ике егет миңа таба бау атты. Шуның буенча үрмәләп җиргә төштем, карабинны ычкындырдылар. Хәзер Аняның чираты иде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №33)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар