Басылган язмалар дигән бүлек архивы

Җавапсыз җансызлар!

Эчем пошканнан язам. Бүген авылда Сабан туе булды, бик күңелле үтте, ләкин сүзем ул хакта түгел…
Бәйрәм соңында йортыбызның ишек төбенә үк бер кечкенә генә эт килеп утырды. Ишек ачылгач туп-туры өй эченә йөгерде һәм диванга сикереп менеп сузылып та ятты. Аның йортта үскән җан иясе булуын шуннан аңладык та инде. Җитмәсә токымлы эт булуы да күренеп тора. Бу хуҗасын югалткандыр да безгә ялгышлык белән килеп кергәндер, аны эзлиләрдер дип борчылып, этне кулыма күтәреп, кире мәйданга юл алдым. Инде Сабан туй булган урынга да бакча артыннан, болыннан түгел, урам юлы кырыеннан ук барырга булдым. Бәйрәмнән кайтучылар күрсен, кем эте икәнен белгән кеше аны иясенә кайтарып бирергә ярдәм итсен янәсе. Тик туктаучылар да, каршыма очраучылар да аның кемнеке икәнен әйтә алмады. “Синең этең мени ул, мәйданда чабып йөрүен күргән идек шул”, диючеләр булды анысы, әмма… шуның белән шул.

Мәгънәсез акция

Нәсел җепләренең кадерен белгән, ата-бабаларын хөрмәт иткән һәркем өчен Җиңү көне зур бәйрәмдер ул. Алар безнең якты киләчәк өчен көрәшкән бит. Германия белән Русиядәге тормыш шартларын сурәтләп, кайсыбызның яктырак киләчәкле булуын чагыштырып тормыйм. Бүген миңа башка мәсьәлә тынгы бирми.
Җиңү көне алдыннан, шәһәрнең төрле почмагында “Георгий тасмасы” акциясе башлана. Башка елларда студентлар, төрле партия хезмәткәрләре (бу чара белән агитация алып бару ярамаса да) аны шәһәр үзәгендә таратып йөрсә, быел һәр почмакта шул тасма белән очраштык. Күп оешмаларда гади эшчеләргә дә ул тасмалар мәҗбүри рәвештә тагылды. Шулай ук кайбер киоскларда аны хәтта 8 сум итеп бәяләп, сатуга да куйганнар иде (закон буенча бу тыелса да). Җитмәсә, Мәскәүдә ЮХИДИ инспекторлары аны хокук бозган йөртүчеләргә дә өләшкән икән.

Аннан-моннан ремонт – 2

Түбәндә күрсәтелгән хат артыннан Кукмарага баргач, авторыбыз беркадәр ризасызлык белдерде.

Минем хатны онытканнар, бәлки, бөтенләй үк кирәк түгел дип тапканнардыр, тагын язармын дип тора идем, – диде Әлфия апа Пантелеева. – Аны сезгә генә түгел, күп инстанцияләргә юлладым инде.

– Тагын бер яңалык җиткерде ул миңа. Анысын ул больницада ятканда ишетеп кайткан. Имеш, мине Кукмара хакимияте җитәкчеләре куркыткан һәм башка ул районга аяк та басмаячакмын, дигән гайбәт таралган икән анда. Куркытуын-куркытмадылар, тик бер язмам өчен, юк гаепне бар итеп, әниемне эштән китәргә мәҗбүр иттеләр үзе. Бу хакта зур язма әзерләнеп ята һәм тиздән, Алла боерса, ул дөнья күрер. Башка журналистлар да Кукмара районындагы әлеге вакыйга турында зурлап «искә алырга» вәгъдә итте.

Журналист тагын килсен!

Сезгә язган кешеләрне ярдәмегездән ташламагыз, чөнки «БГ»кә кеше кая барырга белмичә килеп терәлгәч кенә, чиновникларның коридорларында йөреп, ишекләрен берничә тапкыр шакып та, бернинди ярдәм күрмәгәч, Сез ярдәм итмәсме, дип яза. Чөнки «БГ» – халык гәҗите!

Сезгә язылган зарлы хатымнан соң, «Аннан-моннан ремонт» (2010, №19, 19 майдигән язма басылган иде. Хат нигезләп тикшерелсә, анда язасы әйбер күп иде. Барысы да михнәт күргән халык тормышыннан язылды. Язмамның күп өлеше чүп-чар булып тоелгандыр, үз башына килмәсә, кеше хәлен кеше белми шул. Кабинеттан кабинетка йөреп, ышанычым «БГ»га гына калган иде, сезгә дә, Ходайга ышанган кебек, ышанып яздым. Минем язма яхшы булып чыкмаганмы, я инде Кукмара түрәләренең куллары озынмы, хәсрәтем Казанга ук барып җитмәгән, ахры. Кая барырга? Кемгә таянырга? Аз гына булса да гаделлекне каян табарга? Үз хокукларыңны ничек якларга? Кукмарадагы «беспредел»ның 25%ын гына булса да ничек күрсәтергә? «Депутат» дигән кеше кайда икән? Бу гаделсезлекне тыярга берәүнең дә хәле җитми микән? Бу хәлләргә күпме түзәргә була? Закон гади кеше өчен язылмаганмы? Гади халык нишләргә тиеш?

Русиялеләр кайда – фаҗига шунда!

«Төркиянең Кемер шәһәрендә булган шартлау вакытында 15 кеше зыян күрде, шуның җидесе  русияле…» Телевизордан шундый хәбәр ишеткәч тәмам пошаманга төштек. Ике көн элек кенә иптәш кыз белән нәкъ шул шәһәргә путевка алган идек. Ял итеп кайту иде исәп. Тагын ике-өч көннән китәсе дә. Кая җыенуыбызны белгән танышлар да, бу хәбәрне ишетү белән, безне тынычландырып калырга ашыкты:

– Сез барганчы шартлап калуы яхшы булды. Хәзер анда тикшерү эшләре барадыр, сез яхшы сак астында булырсыз…

Без барып төшкәндә халык, чыннан да, шул шартлау вакыйгасыннан айнып бетмәгән иде әле.