АКЧА АЛДЫМ, СУГА САЛДЫМ

Мин бу кеше белән очраклы гына таныштым. Ул мин авылга кайтып йөри торган электричкада контролер булып эшли икән.

Исеме – Илдус. Якынча 45-50 яшьләр тирәседер инде дип уйлаган идем, ялгышканмын – аңа 35 кенә икән әле. Тормыш бу кешене шактый сынаганга охшый. Менә ул акрын гына үзенең тормыш йомгагын сүтәргә кереште.

ТАЮ ЯГЫН КАРАДЫМ…

Җәй ахырында гына, ялым бушка үтте бит дигән үкенечтән эш эзләргә керештем. Күптәннән кибетче булып эшләп карыйсым килгән иде, Казанда Киров районының бер базарына вакытлыча эшкә кердем.

ДОШМАНЫМА ДА ЯЗМАСЫН

Авылдагы сырхауханәләрне бетереп, үзәктә генә калдыргач, карап кайтыйм әле дип, районга юл тоттым. Авырткан җирем булмаса да, тикшеренеп кайту комачауламас дидем. Килеп керүгә үк, әллә бу районда бер генә сәламәт кеше дә юк микән дип уйлап куйдым. Регистратурага чиратның очы-кырые юк. Кычкырыш, талаш. Талон өләшәләр. Бәхетең булса –киләсе айга аласың, булмаса – ике-өч ай көтәргә туры килә.