“БАРЫ ТИК ЯШЬЛӘР ӨЧЕН!”

Бер танышым күптән түгел генә кулына диплом алды. 5 ел уку дәверендә йөзләгән билет соравына җавап таба алган бүгенге укытучы: «Инде хәзер кая барасың?» – дигән сорауга гына җавап таба алмый. «Мәктәпкә эшкә урнашыр идем, хезмәт хакы фатир өчен түләргә җитәр микән?» – ди.

СИХЕРЛЕ ДӨНЬЯ

Безнең төбәктә иң көчле багучылар, сихерчеләр дип ни өчендер мари, чуаш хатыннары санала. Имеш, алар гына чын дөресен әйтеп бирә. Белмим, бу шөгыльне теге-яки бу милләткә бәйләп кую дөрес микән? Багучылык белән шөгыльләнүче татарлар да, урыслар да адым саен лабаса. Шулай да әле күптән түгел генә мин мари һәм бер марҗа багучысы янына барып кайттым. Үземчә аларның эшчәнлеген чагыштырып карадым.

12 МЕҢЛЕК БУКЕТ

Чехов базарының чәчәкләр рәтеннән атлыйм. Шулчак бер әңгәмәне ишетеп, абынып егыла яздым. Бер ир сатучыдан 100(!) ак роза сорады. Сатучы да югалып калды:

– Сезгә барысын да бер букеткамы? Миндә 70 кенә калды, әйдәгез, араларына 30 ал чәчәк куябыз?..

ТӨНГЕ ШАЙТАННАР

Кичке якта яшьләр ничек ял итә ? Аеруча атна ахырында ялга кайткан студент халкы нинди шартларда кайный? Әлеге сорауларга җавапны Кукмара,Балтач, Саба районнарының кайбер авылларында эзләдем.

“Ыштан туздырып йөрмә!”

Тыныч кына телевизор карап утырганда сискәндереп телефон чылтырады: “Дус булсаң, дус бул – булыш!” XI сыйныфта укып йөрүче бер райондашыма “Китап – белем чишмәсе” дигән темага инша язарга кушканнар икән. Алгебра, геометрия кебек фәннәргә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр турында язу бурычы йөкләнгәнгә, Аристотель, Пифагор турында язарга киңәш иттем. “Кемнәр соң алар?” – дип гаҗәпләнде әңгәмәдәшем.