“Гомерлек мал көл булды”

Карактан кала – уттан калмый. Меңнәрчә тапкыр язылган, инде «тапталган» сүзләр булса да, андагы хәлләрне барып-күреп кайтканнан соң тагын бер кат шулай дип язарга мәҗбүрмен. Үз күзең белән күргәч кенә бу әйтемнең тулы мәгънәсен чамалый башлыйсың икән. Кичә генә лапас, мунча булган урында, бүген кап-кара җир. Янгын ике көн элек үк булган булса да, төтен исе һаман борынны ярып керә. Урамның каршы ягындагы йортларның ишегалдында әле дә йорт җиһазлары тәгәрәп ята – алар да янгынның көчен күреп, булдыра алган кадәр милкен коткарып калырга теләгән, күрәсең. Күп кешене йортлардан эвакуацияләгәннәр. Шулай да, янгын каршы яктагы йортларга күчәргә өлгермәгән. Сүндерүчеләр аңа караганда көчлерәк булып чыккан.

“Мактауга лаек” директор

«Сезгә Арча районы, Курса Почмак авылыннан хат язабыз. Сүз авылыбызга ямь биреп торучы мәктәбебез турында. Киләчәк буынга тәрбия бирүче бу мәгариф системасында мәктәп яныннан ераграк йөрергә тиешле кеше – Хәлил Хөрмәт улы Хәсәнов – укытучылар коллективы белән идарә итә…»

Шулай башланган хат газетабызга узган елда ук килеп, анда әлеге мәктәп директорының ферма мөдире вазыйфасыннан азат ителгәннән соң, директор буларак билгеләнүе; аңа кадәр колхоздан мотор урлап ике елга шартлы срок алуы; хезмәт укытучысы булып эшләгәндә үк, мастерскойдагы эш станокларын авыл кешеләренә сатып бетерүе; «УАЗ» машинасына төяп, бәрәңге урлап сатуы; мәктәп янына иске мунча куеп, дуңгыз асравы; исерек килеш ирле-хатынлы ике кешене бәрдерүе… Тагын әллә нинди «изгелекләре» турында язылган иде. Барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел.

Саранча һөҗүме

Русиянең көньягы саранча һөҗүменнән тилмергән көннәрдә «Татарстанга алар килеп җитмәячәк», – дигән өмет-вәгъдәләр янә эссе кояш нурлары астында эреп югалды. Шулар артыннан ук Ютазы районына саранча һөҗүм итте. Һөҗүм, дип арттырып та җибәрәм бугай, тик шулай да бер метр квадратка 15-20 саранча туры килүе хак анысы. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм, шул рәвешле, үз гомеренә 50-100 граммяшел массаны юк итә икән. Ләкин шуның бары тик 5%ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә. Ютазы районындагы Тукай исемендәге хуҗалык кырларыннан саранча тарафыннан юк ителгән 20 га уңышның күпмесе генә аның организмы тарафыннан үзләштерелгәнлеген санап карагыз инде менә шуннан.

Ярдәмең кирәк!

Бүген бик күпләр ярдәмгә мохтаҗ. Өлкәннәрнең байтагы пенсиясен җиткерә алмый тилмерә. Инвалидлар, ятим балалар, төрле бәла-казага тарып, упкын алдында басып торучылар кемнеңдер ярдәм кулын сузуы аркасында гына тормыш матурлыгын күреп, яңа көч белән яши башлый. Кайчакта Аллаһы Тәгалә үзе дә кешеләрнең бер тамырдан булуын күрсәтү, аларны берләштерү өчен уртак кайгы җибәрәдер кебек. Бер-берсенә ярдәм итсен, бер кисәк ипине дә бишкә бүлеп ашасын өчен. Башка шундый фикер дә килгәне бар: берәү егылганда, бишәү ярдәм кулын сузса, кешеләр бер-берсенә күбрәк игелек кылсалар, бу җирдә акчаның да кирәге калмас иде. Тик хәзер, бар тормыш шул акчага төртелеп калган заманда, ул хакта хыяллану да җүләрлектер, мөгаен.

Баз – синеке, җире кемнеке?

Редакциягә Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылыннан бер ханым шалтыратты.

– Мин үзем рус газеталарын күзәтеп барам, ә менә татар матбугатыннан сезнең газетаны гына укыйм, – диде ул, үзен Ирина дип таныштырганнан соң. – Газетагызның бер санында җир мәсьәләсен күтәргән идегез, менә бездә дә зур проблемага әйләнде ул. Күршеләр күрәләтә җиребезне үзләренә тартып ала, авыл җирлеге алар яклы. Җирне үлчәтергә теләп, районга гына 7-8 тапкыр бардык инде, безгә килергә вакытлары юк. Инде үлчәтергә дип сөйләштек һәм авыл җирлеге рәисенең дә бу вакыйгада катнашуын сорадык. Безнең җиргә күпмегә керүләрен күрсен өчен. Алайса, һаман без гаепле.