Бәхетемә рәхмәт!

Нәрсә соң ул бәхет? Һәркем аны үзенчә аңлый, фәлән-фәсмәтән, дип фәлсәфә сатып тормыйм! Һәр көнемнең бер генә булса да бәхетле мизгеле бар. Аларны теркәп бара торган кенәгәмә кадәр шүрлектә ята. Шул бәхетне тотып алырлык кәефең булу да шарт бит әле. Кәеф булмаса, ник шунда алтын тауларың каршыңда чәчелеп ятмый!

Бүгенге бәхетем гап-гади бер торт кисәгендә иде. Уйлап баксаң, вак-төяк кенә инде. Аны бер дә көтмәгәндә китерүләре бәхет булдымы, аңламассың?! Җитмәсә, тортның да ниндие??? Мин ярата торганы! Наполеонның монысы Казанда бер урында гына пешерелә… Нәкъ менә шул тәмлүшкәне сине яхшы белгән кеше генә күчтәнәч итеп китерергә сәләтле…

Бәлки, гап-гади игътибар тою бәхетле иткәндер? Кеше үзен кирәкле итеп тойганда гына тулаем бәхетле булырга сәләтле бит. Ул кешенең ышанычы, хөрмәте, үз гомерендәге иң җаваплы минутларын уртаклашырга нәкъ менә минем янга килүе бәхет түгелмени?!

Татар теленнән көләсең килсә, мегафон операторына шалтырат!

Кичә көн дәвамында интернетка чыга алмадым. Әйтергә кирәк: мегафон-модемнан файдаланам һәм моңа кадәр аның эшләвеннән канәгать идем. Дөрес, интернетым арзанрак чакта бераз нервыланырга туры килде килүен. Ай башындагы 15 көнне генә дөньякүләм челтәргә җайлы гына тоташып була иде дә, калган көннәрдә бөтенләй әкренәеп бетеп нервыны ашады. Тизлеге артсын өчен тагын 150 сум түлисе янәсе. Хәзер ай саен 500 сум түли башлагач, интернет яхшырак эшләргә тиеш иде шикелле. Җитмәсә, өр-яңа модемлы да булдым бу көннәрдә. Тизлеге яхшы булачак дип вәгъдә иттеләр.

Тик кичә ярты көн интернетка чыга алмый изалангач, мегафон-операторга шалтыратырга тәвәккәлләдем.

Көндәлекне яңартмыйсың, дисез:)

Эх, җиләк вакытларын язармын дигән идем. Интернеттан югалып торган көннәрдә тәгәри-тәгәри җиләк җыйдым бит. Быел ул шулкадәр эре булды… Шундый кызыл, сусыл, баллы иде үзе… Мммм… Ләкин җиләк вакыты шул җыйган уңышны урнаштыру мәшәкатьләре белән үтеп китте, ә язма язылмады.

Яңгырлар “худка” киткәч, гөмбәсенә дә йөрештергәләдек. Гөмбә җыю азартына бирелеп, яңгырда чыланып йөрүчене күргәнегез бар микән әле?! Аннан соң салкын тиеп авыртып ятарга да туры килде. Тик гөмбә җыю тәме янында ул авыртып яту – чүп кенә…

850 сумга нервыны саттым!

Итекченең итеге юк, дигәннәрен ишеткәнегез бар инде. Шул «итексез» утыруыгызны искәртеп, аны үзегезгә атап әйткән чакларыгыз да булмады түгел. Шулай булмый ни… Менә үзем дә шул итекне юнәтү артыннан елдан артык җәфаланып йөрим бит инде. Зарланмас җирдән зар еларсың, билләһи. Их, мин әйтәм, берәр журналистка хат язып салырга…

Нокта куясы килми…

Аның үлеме турындагы хәбәр бөтенләй аяктан екты. Әле бер белмәгән кешенең үлеме турында ишетсәң дә, күңелне кайгы сөреме каплый, ә монда остазың… Ул Кукмара район газетасы «Хезмәт даны»ның баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде. Расим Газиз улы Ризванов белән иңгә-иң терәп эшләгән, аны яхшы белгән кешеләрнең берсе булгангамы, аның бу дөньядан мәңгелеккә китеп баруын тану бик кыен! 57нче яше белән генә бара иде бит әле. Энергиясе ташып торды. Самими, һәрчак елмаюлы, гади… Әнә шул гадилегенә чын-чынлап гашыйк булып, җәйге практикамны төгәлләгәннән соң: «Расим абый, сез гел шундый гади җитәкче булып калсагыз иде. Сезнең белән эшләү күңелле дә, нәтиҗәле дә булды, чын күңелдән рәхмәт», – дип әйткәнемне хәтерлим.