ТАТАР ҖЫРЫ ≠ TATARVIDENIE

Хәния Фәрхинең 11нче Алтын Барсы!“Вәт шәп булды!” – дип тел шартлатсам, кайберәүләр күзләрен шарландырып: “Кайсы җире?” – диячәк. Теләсә-кайсы супер-пупер вакыйгадан да гаеп табарга мөмкин чөнки. “Булмады әле бу”, – дип, борынымны салындырсам… “Татар җыры-2010”ны, әлеге шоу-тамашаны оештыру өчен күпме көч куйган кешеләр каршында иң зәвыксыз, түбән культуралы, җыр сәнгатендә пычагым да аңламый торган адәм булып калачакмын. Шуңа күрә куштанлык һәм ялагайлыкны читкә куеп, ни күрдем, шуны язармын.

МАНТЫЙКЫЙ МӘСЬӘЛӘ

Ул үзе дә күп укыган, ул үзе дә күп белә...Газетага Казан шәһәрендә яшәүче Миңнезаһир абый Хикмәтов мөрәҗәгать итте. Телефон аша бик озаклап, “тәмләп” җир, гараж, буталган кадастр номеры хакында сөйләде ул безгә. “Бармаган җирем калмады, сез генә ярдәм итә аласыз”, – дигәч тыңламыйбызмы инде?! Дөресен генә әйткәндә, авыр тема – бер-ике көн кәгазь боткасында актарынгач кына, нәрсәнең ни икәнен белә башладым кебек.

Наркотик эзләдем һәм…

Ничек уйлыйсыз, Казанда наркотиклар бармы? Күпме? Ә наркоманнар?

Соңгы вакытта бу темага игътибар юк төсле… Мин мәктәптә укыган елларда шул хакта рефератлар да яздырдылар, наркоманиягә каршы көрәш темасына республика күләмендә төрле-төрле конкурслар булып торды, больницалардагы күпчелек стена газеталары да шуңа багышланды, хәтта авыл клубларында шул өлкәгә кагылышлы киносеанска кадәр уздыралар иде.

“Төшемдә догалар өйрәнәм”

Зәмзәмия апаның куллары алтын– Аның куллары могҗиза ясарга сәләтле. Хәтта табиб диагноз куя алмаган авыруларны да үзенең тылсымлы кулы белән дәвалый, өметсез авыруларны да аякка бастыра ул. Озак вакытлар хастаханәдә ятып тернәкләнә алмаган баламны бер карау белән аякка бастырды. Өмет өзә башлаган идек инде юкса, – диде бер танышым. – Аның яныннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың.

Шыгыр-шыгыр… Мышык-мышык…

Кыш!Кышны яратмыйм мин. Урамга чыгу турында сүз дә юк. Кар яуганын тәрәзәдән күрү белән үк туңа, калтырый башлыйм. Яңа яуган карның аяк астында шыгыр-шыгыр килеп үткән-сүткәнне сүгүенә дә ияләнеп булмый. Җиргә яткан һәр кар бөртеге артымнан кычкырып каладыр сыман: “Әй,  тупас итекләрең белән өстемә басарга ничек җөрьәт иттең?” Һәр адымым утлы табага баскан кебек кызу, җитез. Артыгын шыгырдамасын әле, сүгенмәсен. Канатларым булса, бөтенләй очып кына үтәр идем дә, юк шул. Эх, ул канат дигәннәрең булса кыр казларына ияреп җылы якларга гына очар идең дә бит…

Суык белән дуслыгым бөтенләй юк. Әллә тапталган кар бөртекләре өчен үч ала шунда. Битемне чеметеп шаярта, бармак башларын өшетә, каһәр! Җитмәсә, борыным да җылыга керү белән үзен сиздерә башлый. Мышык-мышык… Әһә, тагын даруханәдә чират торасы булачак!

Бөтен кыш шул ике парлы сүздән гыйбарәт минем өчен: шыгыр-шыгыр һәм мышык-мышык…