Мәктәпләрне кем яба?

Соңгы кыңгырау бәйрәме быел бик күп мәктәпләр өчен, чыннан да, соңгысы булды. Газиз мәктәп парталары да күпләр өчен бары тик фотоларда гына сакланып калачак. Югары белемле укытучылар да әнә шул ташландык мәктәпнең иске-москы кирәк-яраклары хәлендә, алар анда-санда таратылачак һәм ахыр чиктә барыбер үзкыйммәтен югалтачак та…

Хөкүмәтнең чираттагы «акыл­­лы» реформасы мәк­тәп­ләр белән беррәттән, авылларны да юкка чыгаруга юнәлдерелгән кебек. Бүген балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган авылларда бик тиздән үле тынлыктан башка берни дә калмас. Мәктәбе дә булмаган ятим авылга яшьләр кайтып төпләнеп, нәсел дәвамчылары турында кайгыртыр микән? Юк, миңа калса.

Ветераннарны кем агулый?

Пенсия яшендәге бу ханым газетабызга шалтыратып, телефон номерымны сорап алган. Шуннан соң берничә тапкыр элемтәгә чыгып, ул мине үз фатирына чакырды. «Даһи», берәүләр кебек, үзеннән интервью алдыртыр, мактап язуыбызны сорау өченме, дисәм, юк икән. Шалтыраткан саен, аңа төн кунарга килүемне ялварып сорый иде ул. Дөресрәге, аның йокысын саклау өчен, чөнки аны төннәрен күршеләре агулый, имеш. Газ белән. Стенага тишек тишәләр дә агулы газ җибәрәләр ди. Шунда ук килергә вакытым булмаганга, бу эш кичектерелә килде. Бервакыт, бүген барам дип тәвәккәлләп, Рәйсә апага шалтыраткан идем, ул үзенең Мәскәүдә булуын хәбәр итеп шаккатырды. Күршеләреннән һәм аны юк итәргә теләүчеләрдән иптәш хатынында качып ятуы икән. Инде бездән дә өметен өзгән булган. Кайткач, хәбәр итәргә сүз бирде.

Сүзендә торды да.

Зарланма, солдат хатыны!

Мин бик кыен хәлдә калдым. Азнакайның 89нчы номерлы һөнәри лицеенда икенче елымны эшче профессиясенә укып йөрим. Узган ел кияүгә чыктым. Аннан иремне армиягә озаттым. Ирем Кәлимуллин Фирзәр Зилфирович Пермь крае, ЗАТО Звездныйда в/ч 32755тә хезмәт итә. Ул армиядә чакта балам туды. Барысы да 2010 елда булды һәм мин шуннан бирле михнәт чигеп яшим. Миңа әнием булыша. Ул Тымытык авылыннан көн саен Азнакайга килеп мин укуда чакта баламны карый. Без шул авылда пропискада торабыз, әти-әнием авылда үз йортлары белән яшиләр. Азнакайда вакытлыча бер бүлмә арендалыйм, тик балам да, әнием дә булгач, миңа хуҗа кеше бүлмәне бушатырга куша. Хәзер кая барырга да белмим, армиядәге ирем дә безнең хәлне белеп бик борчыла.

Айгөл НӘФИСОВА.

Азнакай.

Урланган сумка тарихы

Төркемдәшләр белән Бауман урамында җыелыштык. Шулай яз башында күрешеп, шаярышып, студент чакларны искә алып утыра торган гадәт бар безнең. Барыбыз да Казанда урнашып калгач, һәрберебезнең кул астында интернет та булгач, әллә ни озак җыелып йөрисе дә юк. Очраштык, җыелыштык та, башкалар сөйләшеп утырган арада мин, төркемнән аерылып, туңдырма алырга кибеткә кереп киттем. Көне буе ашамагач, туңдырма белән тамак ялгап алырмын, дип уйладым. Кибеттән чыккач, инде алгарак киткән төркемдәшләремне куып җитәргә туры килде. Эскәмия башында калган сумкам турында бөтенләй онытканмын.

Бакчагызны күршеләр бүлмәсен!

Бу маҗара узган ел көзлектә башлана. Җизнәсен җирләп кайткан Әнвәр абый 20 ел буена бәрәңге утырткан җиренең ниндидер казыклар белән бүленгәнен күреп гаҗәпкә кала. Бу ни хәл? Авыл җирлегенә шалтыраткач, аңа яңалык җиткерәләр: ул җирне башка кешеләр үзенә терки икән. Кемнәр дисәң – күршеләр.

Әнвәр абый Сөнгатуллин бирегә күчеп килгәндә, ул җирләр ташландык була. Тупыллар, Америка өрәңгесе, куаклар үсеп утырган, чүплеккә әйләнә язган тау-ташлы җирне ул әкренләп эшкәртә башлый һәм бәрәңге утыртырга яраклы хәлгә китерә.