Бүреләр!!!

Балтач районы Чутай авылы кызын кырда бүреләр ботарлаган. Моннан берничә көн элек булган вакыйганы көне-сәгате белән хәбәр иткәннәр иде, айный алмый йөрдем. Бер булмаса, бер була, ди бездә халык. Бу да шуның ачык мисалы. Куркынычның кайда сагалап торуын беребез дә белми. Менә бит, юкса көн дә икешәр тапкыр таптый торган юл.

Техникумга чаңгы белән генә йөргән ул. Таныш юл, бер куркынычы да юк. Бердәнбер көнне шул таныш юлда бүреләр пәйда була.

Укудан кайтып барышлый кыз әти-әнисенә хәбәр итә: “Мине каршы алыгыз! Каршыма бер өер бүреләр чыкты! Ашыгыгыз!” – ди ул. Әмма алар килгәндә соң була инде. Кызның телгәләнеп беткән киемнәрен һәм кул очлыкларын гына табып алалар. Кызларын югалткан ата-анага Ходай сабырлык бирсен иде!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылмаган язмалар Тамгалар: 3 комментарий RSS 2.0

  1. Sombel әйткәне:

    мда…. урманда йөр инде хәзер….

    ... Февраль 22nd, 2011
  2. alma әйткәне:

    Әстәгы, мин мондый әйбер хәзерге заманда мөмкин түгел дип йөри идем тагы. Андый куркыныч хикәяләр хәзер дә булыр икән О_о

    ... Март 9th, 2011
  3. К. Илдус әйткәне:

    … …Бу чынлап та булган хәлме? Чын булган хәл булса, Алла сакласын… ата-анасына сабырлыклар бирсен…

    Узган атнада гына, балаларым, ике улым һәм кызым (беренче көнне өчесе генә булдылар, икенче көнне, ЕГПИнең биофак доценты,ике баласы белән, аларга кушылган), 4 көн дәвамында, 160 км. походта булып кайттылар, урманда 3 кич кундылар … Бу язманы алданырак укыган булсам, походка рөхсәт бирер идем микән, белмим…

    ... Август 7th, 2011

Әйтер сүзем бар