Басылмаган язмалар дигән бүлек архивы

Әшәкелек

Электричка белән Кукмарага кайтып барыш. Атна уртасы булгангамы, вагоннар буш. Җитмәсә, юлда укырга китап та алмаганмын. Ике сәгать буена ялгызлыктан саргаерсың болай булса… Өч тукталыш үтәргә дә өлгермәдем, бәхетемә, каршы урындыкка бер апа кереп утырды. Утырды да “Безнең гәҗит”не тартып та чыгарды бу.

–  Апа, татарча укыйсыз икән, сумкамда берничә газета бар, миннән бер бүләк булсын, – дип кушымта буларак чыккан “Мыштым тема”, “Шифалы гәҗит”, “Серләр гәҗите”н бирдем юлдашыма. Сүз уңаенда, гадәт буенча, тапталган соравымны да бирдем: “Нинди газеталарны яздырып аласыз?”

–  Районныкын алам да, “Безнең гәҗит”не алдырам. Башкасы кирәк тә түгел.

–  “Безнең гәҗит”тә нинди авторны яратып укыйсыз? – дигән булам, киң итеп елмаеп.

–  Анда шул бик әшәке Эльвира Фатыйхова дигән журналист бар, шуны яратып укыйм, – ди бу.

Көндәлекне яңартмыйсың, дисез:)

Эх, җиләк вакытларын язармын дигән идем. Интернеттан югалып торган көннәрдә тәгәри-тәгәри җиләк җыйдым бит. Быел ул шулкадәр эре булды… Шундый кызыл, сусыл, баллы иде үзе… Мммм… Ләкин җиләк вакыты шул җыйган уңышны урнаштыру мәшәкатьләре белән үтеп китте, ә язма язылмады.

Яңгырлар “худка” киткәч, гөмбәсенә дә йөрештергәләдек. Гөмбә җыю азартына бирелеп, яңгырда чыланып йөрүчене күргәнегез бар микән әле?! Аннан соң салкын тиеп авыртып ятарга да туры килде. Тик гөмбә җыю тәме янында ул авыртып яту – чүп кенә…

Гөлшаһидә мәхәббәте

Ул бүген Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш авылына – үткәненә әйләнеп кайтты. Кайтырга курыккан елларына. Инде ничә дистә ел үткән, тик күңел яралары гына әле дә төзәлмәгән икән. Онытылган кебек иде югыйсә. Тормыш көзенә кереп барганда күпләр шулай эшлидер, үткәннәрне юллап сәяхәт кыладыр кебек тоелды аңа. Үткәнең барыбер бер куып тотып, бердәнбер көнне кемлегеңне исеңә төшерә икән. Юк, зур үкенеч тә юк кебек! Һәрхәлдә яңадан туасы һәм тормышны өр-яңадан башлыйсы килми. Нибары 47 елны гына… Эх, үткәнеңә кайтып бер мизгелне генә үзгәртә алсаң да гомерең бөтенләй башка юнәлеш алыр иде. Күп тә кирәкми, нибары бер мизгел! Бүген Гөлшаһидә апа шулар турында уйлады. Язмыш башкаларга карата да шулай кырыс микән?!

Чал чәчле әби гомеренең иң бәхетле минутларын эзләп кайтты бит монда. Тик ул минутлар шушы чардуганнар арасына кереп адашкан да, Гөлшаһидә әбине мәңге эзләп таба алмас кебек.

Бүреләр!!!

Балтач районы Чутай авылы кызын кырда бүреләр ботарлаган. Моннан берничә көн элек булган вакыйганы көне-сәгате белән хәбәр иткәннәр иде, айный алмый йөрдем. Бер булмаса, бер була, ди бездә халык. Бу да шуның ачык мисалы. Куркынычның кайда сагалап торуын беребез дә белми. Менә бит, юкса көн дә икешәр тапкыр таптый торган юл.

Техникумга чаңгы белән генә йөргән ул. Таныш юл, бер куркынычы да юк. Бердәнбер көнне шул таныш юлда бүреләр пәйда була.

Укудан кайтып барышлый кыз әти-әнисенә хәбәр итә: “Мине каршы алыгыз! Каршыма бер өер бүреләр чыкты! Ашыгыгыз!” – ди ул. Әмма алар килгәндә соң була инде. Кызның телгәләнеп беткән киемнәрен һәм кул очлыкларын гына табып алалар. Кызларын югалткан ата-анага Ходай сабырлык бирсен иде!

Шыгыр-шыгыр… Мышык-мышык…

Кыш!Кышны яратмыйм мин. Урамга чыгу турында сүз дә юк. Кар яуганын тәрәзәдән күрү белән үк туңа, калтырый башлыйм. Яңа яуган карның аяк астында шыгыр-шыгыр килеп үткән-сүткәнне сүгүенә дә ияләнеп булмый. Җиргә яткан һәр кар бөртеге артымнан кычкырып каладыр сыман: “Әй,  тупас итекләрең белән өстемә басарга ничек җөрьәт иттең?” Һәр адымым утлы табага баскан кебек кызу, җитез. Артыгын шыгырдамасын әле, сүгенмәсен. Канатларым булса, бөтенләй очып кына үтәр идем дә, юк шул. Эх, ул канат дигәннәрең булса кыр казларына ияреп җылы якларга гына очар идең дә бит…

Суык белән дуслыгым бөтенләй юк. Әллә тапталган кар бөртекләре өчен үч ала шунда. Битемне чеметеп шаярта, бармак башларын өшетә, каһәр! Җитмәсә, борыным да җылыга керү белән үзен сиздерә башлый. Мышык-мышык… Әһә, тагын даруханәдә чират торасы булачак!

Бөтен кыш шул ике парлы сүздән гыйбарәт минем өчен: шыгыр-шыгыр һәм мышык-мышык…