Югалту ачысы

Аның кебек ихлас, бала җанлы, нурлы йөзле, юмарт һәм бер гөнаһсыз (!) Кешене мин башка беркайчан да таба алмам, мөгаен. Үз энесенең балаларын тәрбияләп үстерү өчен яшьлеген, үз тормышын корбан иткән, кияүгә чыкмый калган бу Кеше минем өчен иң-иң кадерле, иң-иң якын, иң-иң җылы куллы, иң зур Үрнәк шәхес иде. Иде…

Балачагымда мине аның кебек үлеп яраткан кеше булмагандыр да. Әти-әни эштә чакта үз иркендә калган кызчык өчен һәр игътибар, һәр җылы сүз зур мөһим иде шул. 8-9 чакрым араны мине күрү өчен генә дә җәяү килеп, шоколад белән сыйлап кире киткән, хәзер дә һәр уңышыма куанып яшәгән миһербанлы җан иде бит ул. Кечкенә чагымда ук, озын чәчләремне еш кына тарап үрүен хәтерлим. Хәзергәчә шул чәчемне кисәргә рөхсәт итмәде, аларны тәрбияләү турында киңәшләр бирде… Мине пилмән ясарга да өйрәтте әле ул. 4 яшемдә аның янәшәсенә утырып пилмән ясаганны хәтерлим. Гөмбә-җиләк җыюга хирыслык та аннан күчкәндер, мөгаен. Бер эштән курыкмаган, бер кешегә начар сүз әйтә алмаган бу Кеше тормышның иң зур бүләкләренә лаек иде…

Тик нигәдер Ходай аңа карата миһербансыз, кырыс булды. Бер айга урын өстенә салды. Аякларын йөрмәс итте. Кеше кулына калдырды. Шунда да янында утырганда кулларымны тотып: “Нишләп син шундый кайнар, авырмыйсыңдыр бит?” дип сораган, күз яшьләремне сөрткән, инде үлем каршында торып та башкаларны кайгыртырга тырышкан кешенең нинди гөнаһы булырга мөмкин?! Әнә шул Кешене югалту ничек авыр икәнен беләсез микән сез?! Бик авыр, бик! Авыр туфрагың җәннәттә булсын, Дәү Тәтәм!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар