Уйлану

Бөтенләйгә авылга күченү турында көннән-көн ешрак уйланам. Ыгы-зыгыдан туйдым. Әллә фатирны алыштырып карарга микән?! Светофорга туктаган машиналарның һәрберсендә нинди музыка яңгыраганын тыңлау ардырды. Машина тавышы фатирдагы телевизор тавышын да баса хәтта.  Тавыштан ял итү өченме шәһәр фатирына кайтасы да килми. Күршеләр дә көн туды исә сугышырга гына тора… Авылдагы тынычлык, идиллия сагындыра. Авылга кайтырга микән әллә?!? Бөтенләйгә! Ә бәлки, ял итәргә берәр чит илгә качаргадыр?!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 3 комментарий RSS 2.0

  1. Сөмбел әйткәне:

    Авылга кайтсам, тавышсызлыктан, тынлыктан колагым тона. Үземне саңграу хис итәм. Әтәчләрнең кычкырып, сыерларны мөгрәп алуы гына ишетергә сәләтле булганыма ышандыра…

    ... Август 31st, 2011
  2. К. Илдус әйткәне:

    Авылда яхшы инде ул яхшысын… ял итәргә. Шулай да, яшәү өчен, халкы 50-80 меңнән артмаган шәһәр яхшырактыр…

    ... Сентябрь 1st, 2011
  3. Нина әйткәне:

    Шэhэр тирэсендэге авылда яшэу-менэ бэхет кайда ул!!!Шэhэр эш, акча чыганагы булса, авыл-калганы…

    ... Октябрь 8th, 2011

Әйтер сүзем бар