Татар теленнән көләсең килсә, мегафон операторына шалтырат!

Кичә көн дәвамында интернетка чыга алмадым. Әйтергә кирәк: мегафон-модемнан файдаланам һәм моңа кадәр аның эшләвеннән канәгать идем. Дөрес, интернетым арзанрак чакта бераз нервыланырга туры килде килүен. Ай башындагы 15 көнне генә дөньякүләм челтәргә җайлы гына тоташып була иде дә, калган көннәрдә бөтенләй әкренәеп бетеп нервыны ашады. Тизлеге артсын өчен тагын 150 сум түлисе янәсе. Хәзер ай саен 500 сум түли башлагач, интернет яхшырак эшләргә тиеш иде шикелле. Җитмәсә, өр-яңа модемлы да булдым бу көннәрдә. Тизлеге яхшы булачак дип вәгъдә иттеләр.

Тик кичә ярты көн интернетка чыга алмый изалангач, мегафон-операторга шалтыратырга тәвәккәлләдем. Бик-бик кирәк булмаса, операторга мәңге шалтырата торган кеше түгел инде үзем. Татар телендә сөйләшүче оператор кирәк булса, 1 төймәсенә басыгыз, рус телендә аралашасыгыз килсә, элемтәдә калыгыз дигәч, башта рус телендә сөйләшеп карарга булдым. Озак кына көтеп азаплангач, ул җавап бирде һәм нәрсәнедер яңартканнан соң интернетым эшли башлаячагын вәгъдә итте. Тик… эшләмәде ул вәгъдә ителгән нәмәрсә! Аннары күңелдә ниндидер авыр хис калды: татар телен сайлаучылар күп түгелдер, ә мин монда чеп-чи татар кызы була торып рус телле операторны сайладым. Минем кебекләр күп булса, татар теле кирәк түгел дигән фикер дә туарга мөмкин бит. Янә операторга шалтыраттым. Бу юлы татарча сөйләшүчесен сайладым инде.

– Исәнмесез, Гүзәл булам.

– Интернетым эшләми. Шушы номерлы симкадан керәм, ул миңа теркәлгән. Гаеп нәрсәдә микән, карап карагыз әле, – дип исем фамилиямне атадым.

– Телефоннанмы интернека керәсез, модемнанмы?

– Модемнан.

– Сезнеке модемны урыннан күчермәдегез?

– Юк, ничек торган шулай тора.

– Нинди төстәге ут яна сезнеке модемда?

– Зәңгәр яна.

– Элметәдә калыгыз бер минутка, зинһар өчен.

Бераз вакыт музыка тыңлап торганнан соң Гүзәл миңа җавап бирә:

– Рәхмәт, үзегезгә, көткән өчен! Сезнеке модем интернетка тоташылгач язу нинди дә булса чыгамы экранда? – Шулай дип башланган әңгәмәдән соң Гүзәлнең нәрсәләр соравын хәтерләмим, тик төрекчә-татарча кушып сөйләшүе теңкәгә тиде. Сүз саен “сезнеке модем” дип кабатлавы ачуны чыгара башлады. Кирле-мырлы, рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә ителгән ахмак җөмләләр өчен хурландым. Мыскыл ителгән татар теле өчен елыйсы ук килә башлады. Сорамый булдыра алмадым:

– Гүзәл, әгәр сезгә уңайлырак булса, мин төрекчә дә сөйләшә алам. Нинди телдә аңлаешлы итеп сөйләшә аласыз?

– Нәрсә?

– Нинди телдә сөйләшә беләсез?

– Ниндидә уңайлы сезгә сөйләшәм. Кичен сезнеке интернет эшләмәсә шалтыратыгыз, гариза тутырырга кирәк, специалистлар багар, багарбыз!

– Миңа багарга кирәкми! Тизлеге әкрен булуы җитмәгән хәзер бөтенләй эшләми. Әле кичә генә эшли иде, димәк, гаеп миндә түгел бит. Бәлки, бүген мегафонның интернеты бөтенләй эшләмидер? Бәлки, ниндидер ремонт барадыр?

– Мин беләм. Гариза тутырыгыз, багарбыз.

– Гүзәл, сау булыгыз. Мин әле элемтәдә калам, чөнки сезнең татар телегезгә бәя куясым бар.

– Элемтәдә калыгыз, зинхар өчен. Рәхмәт, үзегезгә, шалтыраткан өчен!

Мегафонның Билайн артыннан куып татар телендә сөйләшергә тырышу галәмәте, бәлки, яхшыдыр да. Ләкин болай сөйләшеп телебезне хур иткәнче бөтенләй сөйләшмәсәләр яхшырак кебек тоела миңа. Телебезне яхшырак белүче кыз-егетләребез дә бар бит. Ник аларны эшкә алмыйлар икән?! Кызык өчен сез дә мегафон операторының татар теллесенә шалтыратып карагыз, Гүзәлгә туры килмәссезме…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. Такташ кызы әйткәне:

    Үзен оператор булып эшләргә ризалашыр идеңме?:)

    ... Апрель 20th, 2012
  2. Эльвира әйткәне:

    Төнлә эшләргә ризалашыр идем, көндез вакыт юк:)

    ... Май 4th, 2012

Әйтер сүзем бар