Көндәлек дигән бүлек архивы

Милләтчелек көннәре

21.06.2011

Эльмира Исрафилованы яклап оештырылган пикетта булып, берничә фото ясарга туры килде. Дөресен әйтим, халык күбрәк булыр дип көткән идем. Пикетны болгатырга дип килгән 7-8 урыс бот чабып көлде бездән. Үзем күрдем. Рәис Сөләйманов тарафыннан бирелгән провокацион сорауларга җавап биреп, хисап тотасы түгел иде кайберәүләргә!

Күңелле мизгелләр:)

16.06.2011

Бүген иртән 4нче номерлы маршрут автобусына утырдым.Кондуктор ир-ат шундый матур итеп татарча бөтен тукталыш исемнәрен атый. “Калинин тукталышы”, следующая “Эсперанто тукталышы”:) Следующая дигәне урыслар өчен, тукталышы дигәне татарлар өчен:) Узе һәрбер пассажирга күңелле көн тели, шат елмая, артыннан рәхмәт әйтеп хәерле юллар теләп кала…Көне буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итүче кондукторга рәхмәт!

Кыш бабайсыз каникул…

Кар бабай, кар бабай, безгә бик таныш бабай:)Яңа елның озын ялларын сез ничек үткәргәнсездер, белмим, әмма минеке быел да онытылмаслык булды. Бер минут тик тормадым. Каникул вакыты да булсын, кызык та булмасын, имеш. Мәктәпне тәмамлаганга байтак вакыт үтсә дә, каникуллар үзен оныттырмый. Сере гади: нәкъ шул чакта яраткан сеңлем кунакка килә. Кунакны, билгеле инде, тиешенчә кунак итәргә, күңелен күрергә кирәк. Һәр көн онытылмаслык вакыйгаларга бай, күңелле үтәргә тиеш. Килгән саен бер үк җиргә алып барып та булмый – искенең кызыгы юк. Шуңа күрә бу юлы да ниндидер үзенчәлекле программа әзерләргә теләдем.

Шыгыр-шыгыр… Мышык-мышык…

Кыш!Кышны яратмыйм мин. Урамга чыгу турында сүз дә юк. Кар яуганын тәрәзәдән күрү белән үк туңа, калтырый башлыйм. Яңа яуган карның аяк астында шыгыр-шыгыр килеп үткән-сүткәнне сүгүенә дә ияләнеп булмый. Җиргә яткан һәр кар бөртеге артымнан кычкырып каладыр сыман: “Әй,  тупас итекләрең белән өстемә басарга ничек җөрьәт иттең?” Һәр адымым утлы табага баскан кебек кызу, җитез. Артыгын шыгырдамасын әле, сүгенмәсен. Канатларым булса, бөтенләй очып кына үтәр идем дә, юк шул. Эх, ул канат дигәннәрең булса кыр казларына ияреп җылы якларга гына очар идең дә бит…

Суык белән дуслыгым бөтенләй юк. Әллә тапталган кар бөртекләре өчен үч ала шунда. Битемне чеметеп шаярта, бармак башларын өшетә, каһәр! Җитмәсә, борыным да җылыга керү белән үзен сиздерә башлый. Мышык-мышык… Әһә, тагын даруханәдә чират торасы булачак!

Бөтен кыш шул ике парлы сүздән гыйбарәт минем өчен: шыгыр-шыгыр һәм мышык-мышык…

Әнием, гафу ит!

Көзнең муллык төсе...Әнием, гафу ит, рәнҗемә! Кояш батып беткәч кенә, үтеп баручы көннең Әниләр көне булуы капылт искә төште. Сеңелләрем сине телефон аша гына котламагандыр…

Гөлинә, гадәттәгечә, берәр сюрприз әзерләп куандыргандыр. Ул бит һәр бәйрәмгә берничә атна алдан ук сценарий төзеп куя, берәр мөгез чыгарып гаҗәпләндерә. Гөлшатның кулы җиңел: берәр тәм-том әзерләми калмагандыр. Әти дә, елдагыча, ике битеңнән үбеп: “Минем балаларым өчен синнән дә яхшырак әни була алмас иде”, – дидеме?!