Көндәлек дигән бүлек архивы

Җылы дуслар

Күңелгә якын, ышанычлы, мең кат сыналган кешеләр була. Нигә нәкъ менә аларның гына шулай якын булуын да аңламыйсың хәтта. Бары тик алар янында җылы, рәхәт, күңелле… Гомумән, ул кешеләр янында син гадәти – тормыштагы кебек. Уйнарга кирәкми. Усал, рэхимсез булып кыланырга да, ялагай песи булырга да… Ничек бар шундый! Һәм алар сине шул килеш ярата, шулай кабул итә. Бәлки, шуның өчен аларны якын итәсеңдер дә.

Күптән түгел генә шундый кешеләремнең берсе кияүгә чыкты.

Уйлану

Бөтенләйгә авылга күченү турында көннән-көн ешрак уйланам. Ыгы-зыгыдан туйдым. Әллә фатирны алыштырып карарга микән?! Светофорга туктаган машиналарның һәрберсендә нинди музыка яңгыраганын тыңлау ардырды. Машина тавышы фатирдагы телевизор тавышын да баса хәтта.  Тавыштан ял итү өченме шәһәр фатирына кайтасы да килми. Күршеләр дә көн туды исә сугышырга гына тора… Авылдагы тынычлык, идиллия сагындыра. Авылга кайтырга микән әллә?!? Бөтенләйгә! Ә бәлки, ял итәргә берәр чит илгә качаргадыр?!

Бәхетемә рәхмәт!

Нәрсә соң ул бәхет? Һәркем аны үзенчә аңлый, фәлән-фәсмәтән, дип фәлсәфә сатып тормыйм! Һәр көнемнең бер генә булса да бәхетле мизгеле бар. Аларны теркәп бара торган кенәгәмә кадәр шүрлектә ята. Шул бәхетне тотып алырлык кәефең булу да шарт бит әле. Кәеф булмаса, ник шунда алтын тауларың каршыңда чәчелеп ятмый!

Бүгенге бәхетем гап-гади бер торт кисәгендә иде. Уйлап баксаң, вак-төяк кенә инде. Аны бер дә көтмәгәндә китерүләре бәхет булдымы, аңламассың?! Җитмәсә, тортның да ниндие??? Мин ярата торганы! Наполеонның монысы Казанда бер урында гына пешерелә… Нәкъ менә шул тәмлүшкәне сине яхшы белгән кеше генә күчтәнәч итеп китерергә сәләтле…

Бәлки, гап-гади игътибар тою бәхетле иткәндер? Кеше үзен кирәкле итеп тойганда гына тулаем бәхетле булырга сәләтле бит. Ул кешенең ышанычы, хөрмәте, үз гомерендәге иң җаваплы минутларын уртаклашырга нәкъ менә минем янга килүе бәхет түгелмени?!

Татар теленнән көләсең килсә, мегафон операторына шалтырат!

Кичә көн дәвамында интернетка чыга алмадым. Әйтергә кирәк: мегафон-модемнан файдаланам һәм моңа кадәр аның эшләвеннән канәгать идем. Дөрес, интернетым арзанрак чакта бераз нервыланырга туры килде килүен. Ай башындагы 15 көнне генә дөньякүләм челтәргә җайлы гына тоташып була иде дә, калган көннәрдә бөтенләй әкренәеп бетеп нервыны ашады. Тизлеге артсын өчен тагын 150 сум түлисе янәсе. Хәзер ай саен 500 сум түли башлагач, интернет яхшырак эшләргә тиеш иде шикелле. Җитмәсә, өр-яңа модемлы да булдым бу көннәрдә. Тизлеге яхшы булачак дип вәгъдә иттеләр.

Тик кичә ярты көн интернетка чыга алмый изалангач, мегафон-операторга шалтыратырга тәвәккәлләдем.

Көндәлекне яңартмыйсың, дисез:)

Эх, җиләк вакытларын язармын дигән идем. Интернеттан югалып торган көннәрдә тәгәри-тәгәри җиләк җыйдым бит. Быел ул шулкадәр эре булды… Шундый кызыл, сусыл, баллы иде үзе… Мммм… Ләкин җиләк вакыты шул җыйган уңышны урнаштыру мәшәкатьләре белән үтеп китте, ә язма язылмады.

Яңгырлар “худка” киткәч, гөмбәсенә дә йөрештергәләдек. Гөмбә җыю азартына бирелеп, яңгырда чыланып йөрүчене күргәнегез бар микән әле?! Аннан соң салкын тиеп авыртып ятарга да туры килде. Тик гөмбә җыю тәме янында ул авыртып яту – чүп кенә…