Милләтчелек көннәре

21.06.2011

Эльмира Исрафилованы яклап оештырылган пикетта булып, берничә фото ясарга туры килде. Дөресен әйтим, халык күбрәк булыр дип көткән идем. Пикетны болгатырга дип килгән 7-8 урыс бот чабып көлде бездән. Үзем күрдем. Рәис Сөләйманов тарафыннан бирелгән провокацион сорауларга җавап биреп, хисап тотасы түгел иде кайберәүләргә! Шул ук Сөләйманов, татарлардан бот чабып көлгән урыслар белән бергә, Н167АК номерлы машинага утырып кайтып та китте. Вәт сиңа милләттәш!

22.06.2011

Кичәге пикеттан тынычлана алмый йөри идем… Бүген Самарадан килгән кунакларга Кремль буенча экскурсия уздырдым. Кечкенә төркемнәр белән гид сыйфатында йөрү – үзе бер рәхәт! Сине аттестацияләүче төркем түгел инде бу. Тарихны ничек бар шулай сөйли аласың. Көчләп чукындыру турында да сөйләдем, Казанны яулап алганда нибары 22 яшендә булган Иван Грозныйның башка явызлыкларын сөйләргә дә вакыт таптым, бүгенге сәясәт турында да әйттем. Иң мөһиме, руслар тарафыннан “изге” дип сөйләнүче Гурийның һич тә андый булмавын һәм епарихия башлыгы буларак чукынырга теләмәүче татарларга җәза төрләрен ул уйлап чыгаруын да аңлаттым. Монда язганча коры һәм кырыс формада түгел, ә үтемле һәм җиңел итеп билгеле. Экскурсияне бик ошаттылар. Үз милләтебезне якларга, сакларга куштылар хәтта. Кол Шәриф мәчетенә исләре китте. Менә шундый хәлләр!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. Irek Garif әйткәне:

    Фикерең… Gomer bakiy Tatarning ing berenche problemasi “Saplar” ruhiy mankortlar,satlikjannar “Agachni balta chaba,baltaning sabi agach!” Dip minem aniemneng anise 90 yashende vafat bulgan Valiulla kizi Sehipkamal abiem. Shul satliklar bulmasa shul saplar bulmasa Maskau Uris shovinistlari bu hatle simera almas ide. Ettan de kup kirtalar bulsada berishmibez! Chonki butan yulibiz yuk.Har ber Tatar Millate aldinda burichin utase,eshlar bashkacha bulachak! Konde urinibizda Tatarligibizga elesh chigarsak tama tama kul bula! Milliy uzangibizni ,telebezne,dinebezne tagi da yugariga kutarerga nasib bolsin! Echebezden kochle buliyk! A tege R.Salomonov irtage Kitaylar kilep bassa ul alarga madhya jirliyachak!chonki maslage ul aning “Sap”

    ... Июнь 24th, 2011
  2. @qazan әйткәне:

    Бик шәп экскурсия уздыргансың!

    ... Июль 13th, 2011

Әйтер сүзем бар