Күңелле мизгелләр:)

16.06.2011

Бүген иртән 4нче номерлы маршрут автобусына утырдым.Кондуктор ир-ат шундый матур итеп татарча бөтен тукталыш исемнәрен атый. “Калинин тукталышы”, следующая “Эсперанто тукталышы”:) Следующая дигәне урыслар өчен, тукталышы дигәне татарлар өчен:) Узе һәрбер пассажирга күңелле көн тели, шат елмая, артыннан рәхмәт әйтеп хәерле юллар теләп кала…Көне буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итүче кондукторга рәхмәт!

Берәр атна элек маршрут автобусларының берсендә, йөртүче егет минем өчен генә тиешсез урында ике тукталыш ясап, берәүләргә хат тапшырганымны көтеп торып, зур йомышымны тыңлады. Бүген тагын шул маршрут автобусына туры килдем. Тәмам дуслашып беттек. Кире кайтканда да аның белән кайттым, чөнки минем тукталышка житәргэ 15 минут кала тиздән киләчәген шалтыратып әйтте. Менә шундый чибәр дә, акыллы да, мөлаем да егетләр күбрәк булсын иде:)

17.06.11

Мина бүген Ив-рошедан шундый матур конвертлы, әкәмәт тәэсирле рекламалы хат килде. “Вы уже посадили дерево?” дип зур хәрефләр белән язылган конвертта косметика рекламасы бирелгән. Агач рәсемнәре, чәчәкләр, зур агач төбендә ял итеп ятучы шундый матур яшь пар сурәте… Кыскасы, авылга кайтып агач утыртырга булдым. Яңгырлар явып тора, агачым тиз күтәрелер дип уйлыйм. Әле гөмбә дә җыясы килә… Чао, көндәлек, авылга киттем!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. К. Илдус әйткәне:

    ” Чао, көндәлек, авылга киттем!” Авылда комп юкмени?

    ... Июнь 20th, 2011
  2. Булат! әйткәне:

    Эльвира-Туташ сорасам сорыйм инде:
    1) матур, акыллы кондукторлар, егетлэр турында сойлэдегез, а выпиющие случаи наоборот булган идеме..?
    2) Сезненчэ ир белэн хатын арасында дуслык необитаемый островта бетама, яки ул гел булмы..
    3) Бишенчедэн бер уен белэн бетмэс – кем кечлерэк икенче уеннарда карарбыз..азер бул..))

    ... Июнь 22nd, 2011

Әйтер сүзем бар