Көндәлекне яңартмыйсың, дисез:)

Эх, җиләк вакытларын язармын дигән идем. Интернеттан югалып торган көннәрдә тәгәри-тәгәри җиләк җыйдым бит. Быел ул шулкадәр эре булды… Шундый кызыл, сусыл, баллы иде үзе… Мммм… Ләкин җиләк вакыты шул җыйган уңышны урнаштыру мәшәкатьләре белән үтеп китте, ә язма язылмады.

Яңгырлар “худка” киткәч, гөмбәсенә дә йөрештергәләдек. Гөмбә җыю азартына бирелеп, яңгырда чыланып йөрүчене күргәнегез бар микән әле?! Аннан соң салкын тиеп авыртып ятарга да туры килде. Тик гөмбә җыю тәме янында ул авыртып яту – чүп кенә…

Бик актив төстә көн дә балыкка йөри башлагач, балыкчылар белән танышкач, ул хакта да язармын дигән идем – булмады. Башта авылда интернетыбыз өзелде, аннары компьютерны вирус “ашап бетерде”. Тоткан балыгы, аның ухасы турында да язасы түгел идем. Елга буендагы саф һава, бөдрә таллар, ярдан бәреп чыккан, челтерәп агып ятучы салкын чишмәм, көн дә юлымда очраучы бер гөберле бака, сулы чиләгемне көтеп кенә торучы күрше бозавы, вак-төяк балык өчен “кара тавыш” куптаручы үрдәкләр…. турында язармын дигән  идем.

Тәмам үзәкләргә үткән бәрәңге бакчасы турында мәңге язмам дип сүз бирдем үземә. Инде хәзер бәрәңге чүпләр чак җиткәч тә уйлап утырам менә: ул чүп каян чыга микән, әйтегез әле?! Җентекләп утасаң да, әйтерсең, синең өйгә кереп китүеңне көтеп кенә тора. Ике-өч көннән күзеңне ачыбрак карасаң шаккатасың, утамаган да кебек. Әйтәм ич, үзәкләргә үтте ул. Эх, тиздән бәрәңге алачакбыз. Яңа бәрәңге, туфрак исеннән исереп, телләр асылынганчы эшлисе көннәр якынлаша.

Көтү чираты, печән, салам мәшәкатьләре, карлыган, чия, кура җиләге кайнатуларым һәм башка юк-бар турында язмыйм. Казандагы экскурсияләремдә булган кызыклы вакыйгалар да онытылып бетә язды инде. Ә сез көндәлекне яңартмыйсың дисез…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылмаган язмалар, Көндәлек Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. К. Илдус әйткәне:

    ))) Тәмам авыл кызына әйләнеп (дөресрәге, асылга кайтып) беткәнсез икән… Авыл, бир чит илләрдән дә күңеллерәк инде ул. Балаларым, тәпи-тәпи, дүрт көн дәвамында 160 км поход ясадылар, соңыннан, олы улым Хильсинкийга, бичәм белән кызым Парижга барып кайттылар… Телләрендә чит илдә күргәннәре түгел, походтагы хәлләр…)))

    ... Август 28th, 2011
  2. К. Илдус әйткәне:

    ))) Учак кырында күп утырсаң, астыңа печ итәрсен…))) (беләкәй чакта шулай ди иделәр)…

    ... Август 28th, 2011

Әйтер сүзем бар