Кызыл пилотканы сагынам

Инде мәктәп тирәсен дә ялт итеп җыештырганнардыр, хезмәт, рәсем, физик тәрбия дәресләрендә бакчада кайнашалардыр… Авыл чип-чистадыр инде. Ташу беткән, таулар ямь-яшел хәтфәгә төрелгәндер… Кайтып күрәсе дә бит, тик соңгы араларда вакыт ягы чамалы. Бер кайтсаң, китәсе дә килми бит әле ул, сагыну басылмый – арта гына. Җиңү көне якынлаша. Исемсез солдат һәйкәле каршында кызыл пилоткалар киеп басып торган чаклар искә төшә. Борын чөеп, үз-үзем белән горурланып куям. Иң яхшы укучылар гына бу дәрәҗәгә ия була ала иде бит. Кызганыч, мәктәп елларыннан сакланып калган күңелле хатирәләр күп түгел, авыр тойгылары күбрәк. Шулай да, бер көнгә генә ул елларга әйләнеп кайтып, кызыл пилотка киеп йөрисе килә. Хәзер дә кияләр микән әле ул кызыл пилоткаларны?! Кемнәр басып тора икән анда хәзер?! Бәйрәмгә килүчеләр күп түгелдер инде… Ахыр чиктә, бу бәйрәм дә югалыр кебек. Буыннан-буынга күчә торгач, аның кадере таушалмасмы?!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар