Кем өчен язарга?

Кичә маршрут автобусында бер танышымны очраттым. “Шэрык” клубыннан кайтып барышы икән. Матбугат турында сөйләшкәннәр. Кызганыч, кичләрен укуым сәбәпле, анда барып җитеп булмаган иде. Шунда С.Долгов: “Халыкка социаль темалар кирәкми”, – дип әйткән имеш. Бу фикергә каршы И.Сираҗи да бик каты сүзләр әйткән диделәр.
Бүген көне буе Сашаның сүзләре турында уйлап йөрдем. Әле күптән түгел генә, нәкъ менә шул социаль темаларга язган өчен мине мактап,”безнең авылдагы кибеттә сине ябырылып укыйлар”, дип әйткәне искә төште. Халыкка социаль темалар кирәкми икән, нәрсә кирәк? Безне укучылар өчен шул социаль проблемалар (аларның тормышы турында дип укыгыз!) турында да язмасак нәрсә язарга тиеш? Гомумән, без кем өчен эшлибез? Сашага шалтыратасы булыр әле…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар