Җылы дуслар

Күңелгә якын, ышанычлы, мең кат сыналган кешеләр була. Нигә нәкъ менә аларның гына шулай якын булуын да аңламыйсың хәтта. Бары тик алар янында җылы, рәхәт, күңелле… Гомумән, ул кешеләр янында син гадәти – тормыштагы кебек. Уйнарга кирәкми. Усал, рэхимсез булып кыланырга да, ялагай песи булырга да… Ничек бар шундый! Һәм алар сине шул килеш ярата, шулай кабул итә. Бәлки, шуның өчен аларны якын итәсеңдер дә.

Күптән түгел генә шундый кешеләремнең берсе кияүгә чыкты. Әлбәттә, туйга мин дә чакырулы идем. Туй дигәч тә мул табын, уен-көлке, җыр-биюләр күзалдына килсә дә, бу хәбәр турында ишеткәч үк күңел тулды. Балачак дусты, мәктәптә ничә еллар бер парта артында утырган, сердәшче, киңәшче, җитмәсә, күрше дә булган иптәш кызны әллә кая, Яр Чаллыга ук кияүгә озату бик авыр иде миңа. Бу туй тормышымның иң матур, эчкерсез елларын урлый, иң газиз кешемнән аера, авылның иң якты почмагындагы ялкынны сүндерә кебек тоелды… Лидиям китте. Бәгырьнен бер почмагы катып калды. Нишләп әнә шундый кешеләр гел янда тормый, көннән-көн кими икән ул?!

Интернетта танышып, менә инде 8 ел аралаша торган дустым бар. Үзен бер тапкыр да күргәнем булмаса да, серләребез уртак. Курешер идек тә иксез-чиксез Россиянең икенче почмагында яши шул. Бер-беребезне фотолардан күреп кенә беләбез. Ул шахмат буенча тренер. Үз өлкәсендә зур җиңүләр яулаган, Россия күләмендәге ярышларда катнашып призлы урыннар алган кеше. Мин аның белән бу җиңүләренә кадәр үк, ул гап-гади студент булганда ук танышкан идем. Дустымның шундый уңышларын күрү – миңа да әйтеп бетергесез зур куаныч.

Ул да узган ел өйләнде. Юк, менә аны мин югалтмадым. Хатыны белән дә язышып торабыз. Почта аша посылкаларга кадәр алышабыз. Быел җәйдә Казанга килергә җыеналар. Көтәм. Бик-бик якын кешемне көткән кебек Олег белән Ленаны кунакка көтәм. Ленага безнең дуслыкны аңлавы өчен гел рәхмәт әйтәм.

Интернетта танышкан тагын бер дустым бар. Андый-мондый нәрсә дә язышканыбыз юк, артык серләр дә чәчмибез, тик ул кешегә ике суз язып, аннан бер суз җавап килсә дә нишләптер җылы булып китә. Ул онлайн булмаса, җанга нидер җитми. Дөньясы буш кебек. Башкаларның, сүз юктан сүз булсын дип язган “Хәлләр ничек?” дигәненә җавап язмасаң да аныкына язасың. Әле аның шулай дип язуы үзе үк күңелне күтәрә. Ихластан язуын аңлыйсың, чөнки…

Хәзер барысы турында да яза башласаммы…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Закирова Рауза әйткәне:

    Бик матур язгансың Эльвира. Минем дә күршеләр бит сез . Рәхәтләнеп укыдым. Сезнең сабый чакларыгыз искә төште. Рәхмәт.

    ... Апрель 21st, 2012

Әйтер сүзем бар