Җылы дуслар – 2

Әле бүген җылы дусларымның тагын берсе белән күрештем. Гадәттә, читтән карап торганда бик җитди, кырыс кеше булып тоелса да, чынлыкта аның күңеле “мамык кебек йомшак”. Ул үзе дә, мине үсендерергә тырышып, болай ди: “Мамык кебек йомшак күңелемне син генә тоттың инде.” Бәлки, шул күңелне таптап-изеп китмәсеннәр өчен шундый коры кеше булып күренергә тырышадыр ул?! Эшенә баргач та аның башкалар белән сөйләшүен карап торганым бар. Әгәр аның кул астында эшләсәм, куркудан дер калтырап торыр идем, мөгаен. Әнә бит бер хезмәткәрен ничек итеп сүгә… Тавышы тыныч калса да, карашы ачулы, һәр сүзенә көчле басым ясап әйтүе өзгәләп ташлаганнан да авыррак тәэсир итә. Менә ул хезмәткәр аның яныннан чыгып китте. Һәм кинәт… Әйтерсең, бу сөйләшү әле генә булмаган да. Дустым киң итеп елмаеп җибәрде. Иреннәре генә түгел, күзләре дә шат елмая иде аның. “Каты әйттем бугай, үзем дә курыктым, – диде ул, көлеп җибәреп. – Әйдә, булмаса, бер чәйләп килик. Сине күптән күргән юк…”
Җир йөзендә ул белмәгән бер өлкә дә юк бугай. Юрист та, холодильниклар төзәтүче дә, программист та, укытучы да, бухгалтер да, полиглот та… Нинди сорау белән шалтыратсаң да нигезле җавап бирәчәген беләсең. Рухи ярдәм, энергия, яңа идея, яңа темалар… Бар да аннан! Аны күргән саен каты карашымнан куркып гел бер җөмлә кабатлыйм: сөбеханалла, күз тимәсен!
Бу сәхифәдә һәр дустымны исеме белән язарга теләр идем дә, күләгәдә яратырга теләүче кешеләр була. Менә бу дустым да гел караңгылыкта калырга күнеккән. (Шуңа күрә үпкәләтәсем килми. Һәрхәлдә, ул үзен таныр.) Шулай да аны гел күреп алалар, яктыга сөйрәп чыгарырга тырышалар. Аны кайчакта матбугат чаралары да эзәрлекли, дуслары да яхшы яктан гына таный, танылырга өлгермәгән зур-зур хезмәтләре өелеп ята. Кайберәүләр кебек, черки кадәр эшен дә фил кадәр итеп күрсәтә белми шул ул. Артык тыйнак. Артык кешелекле… Безнең заманда андый ук булырга ярый микән?!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар