Бәхетемә рәхмәт!

Нәрсә соң ул бәхет? Һәркем аны үзенчә аңлый, фәлән-фәсмәтән, дип фәлсәфә сатып тормыйм! Һәр көнемнең бер генә булса да бәхетле мизгеле бар. Аларны теркәп бара торган кенәгәмә кадәр шүрлектә ята. Шул бәхетне тотып алырлык кәефең булу да шарт бит әле. Кәеф булмаса, ник шунда алтын тауларың каршыңда чәчелеп ятмый!

Бүгенге бәхетем гап-гади бер торт кисәгендә иде. Уйлап баксаң, вак-төяк кенә инде. Аны бер дә көтмәгәндә китерүләре бәхет булдымы, аңламассың?! Җитмәсә, тортның да ниндие??? Мин ярата торганы! Наполеонның монысы Казанда бер урында гына пешерелә… Нәкъ менә шул тәмлүшкәне сине яхшы белгән кеше генә күчтәнәч итеп китерергә сәләтле…

Бәлки, гап-гади игътибар тою бәхетле иткәндер? Кеше үзен кирәкле итеп тойганда гына тулаем бәхетле булырга сәләтле бит. Ул кешенең ышанычы, хөрмәте, үз гомерендәге иң җаваплы минутларын уртаклашырга нәкъ менә минем янга килүе бәхет түгелмени?!  Әллә инде күптәәәәән күрешмәгән дустымны күреп, аның белән чәйләп утыру, андагы уңай үзгәрешләрне күрү шундый тәэсир ясадымы? Аны, чираттагы мәртәбә, эшендә тагын да югарырак урынга утыртуларын белү шулай куандырдымы?

Һәрхәлдә кешегә бәхет өчен күп кирәк түгел. Шул исәптән миңа да! Яхшы кәеф бүләк итүең, игътибарың, ягымлы карашың, ышагычың өчен рәхмәт сиңа, дустым! Торт өчен гүпчим баш иям:)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Сөмбел әйткәне:

    🙂 ә мин хәзер өстенә лимон суы сибелгән пешкән креветка ашар идем…. Кичкә үземә бәхетнең шундыен бүләк итим әле 🙂

    ... Август 26th, 2011

Әйтер сүзем бар