Авокадога ышансаң…

Авокадо ашасаң, акрынрак картаясың, имеш. Тән тиресе дә тонусын югалтмый икән… Составында әллә нинди, мин генә истә калдыра алмый торган авыр исемле матдә бар ди, әнә шул канны чистартып, токсиннарның организмнан чыгарылуына китерә, дип әйтә галимнәр.

Менә уйлап утырам әле. Минем әбигә быел 91 яшь тула, Алла бирса. Ул үз гомерендә бер тапкыр авокадо кабып караган кеше түгел. Гомумән, чит илдән кертелгән ризыкларга шикләнеп каравы нәтиҗәсендә, киң таралган башка кайбер җиләк-җимешне дә ашамый. 80 яшькә җиткәнче, битендә җыерчык та булмады, тонуска зарланганын да хәтерләмим. (Ул аның нәрсә икәнен белә микән соң?) Эш авокадода гына микән, җәмәгать?! Бәлки, кызыл чөгендер авокадодан да файдалырактыр?!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар