Әнием, гафу ит!

Көзнең муллык төсе...Әнием, гафу ит, рәнҗемә! Кояш батып беткәч кенә, үтеп баручы көннең Әниләр көне булуы капылт искә төште. Сеңелләрем сине телефон аша гына котламагандыр…

Гөлинә, гадәттәгечә, берәр сюрприз әзерләп куандыргандыр. Ул бит һәр бәйрәмгә берничә атна алдан ук сценарий төзеп куя, берәр мөгез чыгарып гаҗәпләндерә. Гөлшатның кулы җиңел: берәр тәм-том әзерләми калмагандыр. Әти дә, елдагыча, ике битеңнән үбеп: “Минем балаларым өчен синнән дә яхшырак әни була алмас иде”, – дидеме?! Алар белән чәй өстәле артында утырганда, олы кызың гына сине онытты дип уйладыңмы, әнием? Уйласаң да, мине ничектер, акларга тырышкансыңдыр… Синең күңелең киң, самими, эчкерсез бит. Үз балаң хакында начар уйлар башыңа да килмәгәндер.

Кичке сигез. Командировкадан Казанга кайтып киләм. Радиодан Альбина Вәгыйзованың “Яннарыңа кайтам, әнкәй” җырын тапшыралар.

Белеп торам: әнкәй көтә мине,

Бәйли-бәйли күңел ярасын.

Өметләрен җуймый күзәтәдер

Ишек белән капка арасын…

Күземә яшь тула. Соң бүген бит ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – бүген бит Әниләр көне! Тиз генә телефонны барлыйм. Беркайчан да сынатмый торган телефоным бүген зарядкасы бетеп сүнгән иде шул. Ул да мине акылга утыртам диде микән?!

Юкса үземә кат-кат вәгъдә биргән идем: әнине иртән тору белән, беренче булып котлаячакмын. Кайчакта әнә шулай эш мәшәкатьләре белән күмелеп калабыз да иң якын кешеләребез хакында онытып җибәрәбез. Хәер, алар безгә ачу да, үпкә дә сакламый. Тик үз күңелебез дә үле түгел бит. Хатабызны таныганнан соң, үзебез үк гаҗиз булабыз.

Үз телефоным булмаса ни… Әниемнең номерын яттан беләм ич. Юлдашларымның берсеннән алып торсам да була. Шулай эшләдем дә.

– Әни, гафу ит инде, вакытында котлый алмадым. Әниләр көне белән тәбрик итәм! Син җир йөзендәге иң яхшы әни! Гел шундый көләч, матур бул. Саулык-сәламәтлек, әтиебез белән тигез тормыш, күңел тынычлыгы, муллык телим. Йөзеңә кызыллык китермәбез, без бит сине бик-бик яратабыз…

Шул өч бөртек сүзгә дә күңеле тулган әниемнең тирән сулыш алып җавап биргәнен ишетәм:

– Рәхмәт, кызым! Шалтыратырсың дип көткән идем. Менә гөбәдия белән чәй эчә идек әле…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. К. Илдус әйткәне:

    Әниләр көнендә әнине һәм бичәмне котларга онытмаска иде… Эш-эш дип чапкан булабыз да… Ә эш ача түгел, бер кайчан да бетми…

    ... Июнь 5th, 2011

Әйтер сүзем бар