Шыгыр-шыгыр… Мышык-мышык…

Кыш!Кышны яратмыйм мин. Урамга чыгу турында сүз дә юк. Кар яуганын тәрәзәдән күрү белән үк туңа, калтырый башлыйм. Яңа яуган карның аяк астында шыгыр-шыгыр килеп үткән-сүткәнне сүгүенә дә ияләнеп булмый. Җиргә яткан һәр кар бөртеге артымнан кычкырып каладыр сыман: “Әй,  тупас итекләрең белән өстемә басарга ничек җөрьәт иттең?” Һәр адымым утлы табага баскан кебек кызу, җитез. Артыгын шыгырдамасын әле, сүгенмәсен. Канатларым булса, бөтенләй очып кына үтәр идем дә, юк шул. Эх, ул канат дигәннәрең булса кыр казларына ияреп җылы якларга гына очар идең дә бит…

Суык белән дуслыгым бөтенләй юк. Әллә тапталган кар бөртекләре өчен үч ала шунда. Битемне чеметеп шаярта, бармак башларын өшетә, каһәр! Җитмәсә, борыным да җылыга керү белән үзен сиздерә башлый. Мышык-мышык… Әһә, тагын даруханәдә чират торасы булачак!

Бөтен кыш шул ике парлы сүздән гыйбарәт минем өчен: шыгыр-шыгыр һәм мышык-мышык…

Ә бүген мин кышны яратырга булдым. Ие, менә шулай! Иртән уяндым да, яратырга булдым. Кышны, суыкны, буранны, карны- барысын да! Бер тәүлек буе бер генә зар сүзе дә чыгармам дип ант иттем.

Тәрәзә артындагы термометрда -16. Ярый әле -40 түгел. Димәк, яратырга җиңелрәк булачак. Шулай дип уйлап үзалдыма елмайдым. Кышны алдарга җыенган Нәүрүз кебек мәкерле план кораммыни… Кар ишә генә! Зур-зур кар бөртекләре: “Менә мине күреп кал”, – дигәндәй, күзалдымда бөтереләләр. Әйләнә-әйләнә очкан булалар да, күрше тәрәзәгә барып сарылалар, аларга алмашка икенчеләре килә. Озак карап тордым. Һәр кар бөртегендә кышның бар гүзәллеген күрергә, шул мизгелләрне мәңгегә истә калдырырга тырыштым.

Юлдан узучы машиналар җиргә яткан карны актара-актара алга үрмәли. Интегәләр.  Шыгырдыйдыр инде…  Кар дим… Тәрәзә аша ишетелми бит. Хәер, тәгәрмәч астында шыгырдамыйдыр ул. Тимер арбаның аны ишетмәвен беләдер. Бәлки, сүгенеп кенә эш чыкмаячагын аңлагандыр да, шыгырдаудан туктагандыр.

Уйлар өере кар бөртекләре артыннан сөйри. Ай-яй шаян алар! Әнә бит, уйнап калырга теләгәндәй, бер машинаны әсирлеккә алып маташалар. Бәлки, уйнап түгел чынлаптыр… Күренеп тора, тиз генә җибәрмәячәкләр… Кар ява да ява!

Суык белән дә дуслашырга булдым. Йон оекбашларымны барламый булмас. Бу кызыл җылы кофтамны кимәгәнгә дә күптән. Менә чормада көяләп ятучы итек тә газ миче өстенә менеп кунаклады. Җылына торсын. Озын шәмәхә пәлтәм дә үзен искә төшерүемә куанды бугай. Төймәләнми интектерә иде, бу юлы сәдәфләре тиз буйсынды. Тәк, бу бияләй белән шарф  та кирәк булачак. Аларны әби бәйләгән иде. Узган ел. Нәкъ Яңа ел бәйрәменә өлгертте. Чыршы төбендәге итегемә салып, янына открытка да куярга онытмаган. “Монысы Кыш бабайдан түгел, әбиеңнән”, – дип язылган иде анда. Ыспайланып, матур пирчәткә киеп йөргәнче әбиемнең күңел җылысы сеңгән бияләйне кисәм ни була инде?! Шарфны муеным тирәли өч-дүрт тапкыр гына ураганмындыр. Ярый әле озын итеп бәйләгән… Суыкның битемә буе җитмәячәк – йөз процент! Ә ул итекнең йомшаклыкларын күрсәгез. Биек үкчәле күн итекләр ял итә торсын. Шулай кәбестә кебек кат-кат төренеп тышка чыктым.

Шыгырдый… Ярар соң, шыгырдамагае! Шыгыр-шыгыр… шулай байтак йөргәнмендер. Өр-яңа кардан. Тапталмаган пакъ кардан атлаганда… Беләсезме, ул ничек? Җәйге зәңгәр күк йөзендә йөзүче болытлардан атлап йөргән кебек. Син, ак болыт һәм күк! Дөрес, минем әле болытларда йөргәнем юк. Тик ул шулайрак булырга тиеш.

Соңыннан кечкенә чактагы кебек үрмәкүчләр ясарга булдым. Ничекме? Гап-гади! Карга авасың да, кулларыңны күчергәләп, сигез аяк ясап куясың. Ялгыз булгач торуы гына читенрәк булды. Ә үрмәкүчләр шә-ә-әп! Туйганчы карда әвәләндем. Йомшак икән ул. Әбинең бияләйләре булгач суык та түгел. Тәмле дә. Мин аны белмәгәнмен! Балачакта ашаган боз сөңгеләре хәтеремне яндырып үтте. Шәһәрнең туңдырмасыннан мең тапкыр татлырак иде ул өй кыегында “үскән” сөңгеләр. Куертылган сөт тә улкадәр татлы түгелдер.

Бүген генә игътибар иттем – карның исе бар. Ышанмыйсызмы?! Чынлап әйтәм. Аннан кышкы аклык һәм зәңгәрсу төскә манган майлы гуашь исе килә. Әллә бөтнек исеме? Бераз гына анысы да бар бугай. Шанель түгел лә мин… Тик карның исе бар – менә анысы хак.

Күрше чаңгыга баскан. Янымнан җилдереп үткәндә, кулларымны җәеп карда әвәләнүемне күрде дә, кисәк кенә туктап сорап куйды: “Син, нәрсә, авырыйсың мәллә?”

– Әйе, авырыйм.

–Торырга булышыйммы?

–Юк.

–Нишләп ятасың соң син?

–Күккә карап ятам.

–Ну и рәхәтме?

–Рәхә-ә-әт!

–Рәхәтлән ату!

Чыккан-чыккан, урманга да кереп чыгарга кирәк. Якын бит ул. Безнең өйгә терәлеп кенә тора. Кесәмдәге 20 сумга бераз көнбагыш алдым. Юл өстендәге катыргы тартманы да төреп, үземнән калдырмадым.

Матур! Әкияттәгедәй кар көртләре. Агачлар мультфильмнарда гына шундый күпереп тора торган кар белән каплана дип белә идем. Менә әкәмәт!  “Простоквашино”  төшерә торган урман шундый була икән, ләбаса. Чикләвек агачы бәсне күтәрә алмаган ахры, сыгылган. Наратлар тагын да горур һәм сөйләп бетергесез күркәм. Чыршылары исә килешле күлмәк кигән кызлар кебек аеруча ыспай. Хәлләр бар монда! Кайсыдыр агач артыннан чын Кыш бабай килеп чыгар да, иң зур хыялымны чынга ашырыр кебек. Хыялый бала!

Җимлек кордым. Көнбагышымны кар күммәсен өчен үзенә күрә түбә дә ясаган кебек иттем. Кошларга бер файдам тияр ичмасам. Мин урман буйлаган арада эңгер-меңгер күзне алдый, сукмактан читкә чыгара башлады. Кайтырга кирәк. Шыгыр-шыгыр…

Кичен тимераякта шудык. Кайтышлый күрше балаларына Кар бабай ясарга булыштым, кишер бүләк иттем. Хәзер ул шедеврның ике кулы һәм борыны – минем исәптә!

Шыгыр-шыгыр… Кайттым да, тәрәзә каршына утырып, бал белән кайнар чәй эчтем. Кар ява да ява! Туктале, бу ни? Мышык-мышык…

Декабрь, 2010.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылмаган язмалар, Көндәлек Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар