Кыш бабайсыз каникул…

Кар бабай, кар бабай, безгә бик таныш бабай:)Яңа елның озын ялларын сез ничек үткәргәнсездер, белмим, әмма минеке быел да онытылмаслык булды. Бер минут тик тормадым. Каникул вакыты да булсын, кызык та булмасын, имеш. Мәктәпне тәмамлаганга байтак вакыт үтсә дә, каникуллар үзен оныттырмый. Сере гади: нәкъ шул чакта яраткан сеңлем кунакка килә. Кунакны, билгеле инде, тиешенчә кунак итәргә, күңелен күрергә кирәк. Һәр көн онытылмаслык вакыйгаларга бай, күңелле үтәргә тиеш. Килгән саен бер үк җиргә алып барып та булмый – искенең кызыгы юк. Шуңа күрә бу юлы да ниндидер үзенчәлекле программа әзерләргә теләдем.

Башта Казан шәһәрендә татарча узучы чыршы бәйрәмнәрен эзләп карадык. Тапмадык. Аның каравы, рус Кыш бабае һәм Кар кызы, Яңа ел бәйрәме программалары белән дөнья тулган. Милли музейга рәхмәт, татарча программалары булмаса да (күрәсең, ихтыяҗ юктыр), алар 2 гыйнвардан ук эшли башлады. (Хәер, моннан соң аларны милли дип атап була микән?) Биредә Яңа ел бәйрәменең уздырыла башлау тарихын белергә, Кыш бабай остаханәсендә үз кулларың белән берәр бүләк хәстәрләргә, кыскасы, вакытны бик күңелле үткәрергә мөмкин иде. Гомумән, вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрергә теләүчеләргә шул музей белән якыннанрак танышырга киңәш итәм.

Сеңлем Казанга килгән саен, Аквапаркка алып баруымны сорый. Күпме барса да туйдырмый торган бердәнбер урын бугай ул аның өчен. Менә шул урын каникул вакытында шыгрым тулы була. Бәянең нәкъ бу чакта бермә-бер күтәрелүенә карамастан, кеше өстендә кеше, аттракционнарда чират… Авылдан сеңлем генә Казан күрергә килми, күрәсең. Бу юлы да “Ривьера” аквапаркы балаларга Кыш бабайдан “бүләк” ясарга булды һәм, көтелгәнчә, югары сезон тарифлары чыгарып эленде. Әйтик, гадәти көннәрдә аквапаркка тулы көнгә бару өчен олылар – 660, ә балалар 420 сум түләсә, 1-10 гыйнварда олылар – 1500, ә балалар 890 сум түләргә мәҗбүр булды.

Шундагы бәяләрне күргәч кенә, иске аквапарк кылт итеп искә төште бит. Анда тулы көн өчен балалар – 300, олылар 600 сум түли икән. Кыскасы, шунда гына барырга булдык. Дөресен әйткәндә, бүген инде ике аквапаркны да күргән кеше буларак әйтәм: әллә ни зур аермалары да юк икән. Һәрхәлдә, “Ривьера” аквапаркы бәяләрендәге кебек өч тапкырга диярлек яхшырак димәс идем. Киресенчә, иске аквапарк тынычрак та, аттракционнарда чират та зур түгел, икенче-өченче катка кадәр кабартылган баллоннарны да үзең өстерәп менмисең – аның өчен махсус җайланма бар…

Кинотеатрлар да бу көннәрдә балалар белән тулы иде. Нинди генә фильм һәм мультиклар күрсәтмәделәр анда. Без дә бер-икесен карамый булдыра алмадык. Күптән кинотеатрда булмаган кешеләр өчен хәбәр итәм: шәһәрнең дәүләт карамагындагы бердәнбер “Мир” кинотеатрында билет бәяләре 50-130 сум торса, шул ук фильмнарны шәхси кинотеатрда сез өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәккә караячаксыз. Аерма бәядә генә!

Тимераяк өйдә дә бар дигәч, сеңлемә тәкъдим ителгән күңел ачу чаралары исемлегеннән шугалак төшеп калды. Аның белән бергә бильярд, боулинг та “туйдырган” уеннар рәтенә кертелде. Зоопаркта җәен дә булган идек. Шулай булуга карамастан, кышын хайваннарның суыкны ничек кичерүен күреп, бераз ашатып кайтырбыз дип уйладым.

– Зоопарк авылда инде, апа. Бу буранда хайваннар карап йөрисе килми. Анда хәзер ак аюларга гына рәхәттер, – диде сеңлем. Исемлекне карый торгач, театрларга төртелдек.

Сеңлемнең Камал театрында булганы юк әле. Яшь тамашачылар театрына барган идек, әмма анда аңа ошамады. Актерларының тавышы ишетелми, берни аңламадым дип кайтканын хәтерлим. Шуңа күрә театр тәкъдименә дә борын гына җыерды.

Вакытны файдалы да, кызыклы да үткәрергә ярдәм итүче остаханәләр турында язарга онытканмын бит. Кул эшләре өйрәтүче шундый бер остаханәдә күңелеңә яткан һөнәр үзләштерергә, аның серләренә төшенергә мөмкин. Әйтик, синең кызыл балчыктан чүлмәк ясыйсың килә, ди. Рәхим ит! Аңа өйрәтүче дәресләр бар. Каникулда үзләштергән яңа һөнәрләребез турында сорасагыз, гравюра эшләнмәләрен һәм металлопластикка барельефлы сурәт төшерү серләрен атый алам. Әйтергә кирәк, бу яңа һөнәрләр белән сеңлем шулкадәр мавыгып китте, хәзер интернет һәм телевизор проблемасы юкка чыкты дисәк тә була.

Башкалабызда без белмәгән һәм күрмәгән матур урыннар да байтак бит, беркөнне шуларны әйләнеп кайтырга булдык. Әйтик, Казан Швейцариясе матурлыгын әйтеп бетерү мөмкин түгел. Таулы урыннарда урнашкан авыл йортларын кар каплап киткән. Йорт араларында машина юлы да юк – тар гына сукмак һәм янәшә баручы чаңгы эзләре. Алма бакчалары да гаҗәеп матур булып бәскә күмелеп утыра. Бу урыннарны халык телендә Швейцария дип атыйлар.

Супер һәм гипермаркетлар да игътибарыбыздан читтә калмады. Хәер, анда да шыгрым халык иде бу көннәрдә. Шуңа күрә әллә ни иркенләп йөреп булмады.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: каникулда баланы ял иттерердәй, күңелен күрердәй чаралар шәһәрдә бармак белән генә санарлык. Каникул саен цирк, зоопаркка гына йөреп булмый бит инде. Гомумән алганда, каникуллар ошады үзе, бертөрлелектән кача алдык. Ләкин бөтендөнья татарларының башкаласы Казанда татарча чыршы бәйрәме таба алмавым гына бераз кәефне төшерде. Ә сеңлемә ул Кыш бабай әллә бар, әллә юк шунда…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Көндәлек Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. Альберт әйткәне:

    Кулланган телегез бигрәк матур да инде! куңел җылынып китә, язмаларыгызны укыгач. машаллаһ!

    ... Гыйнвар 21st, 2011
  2. ranil әйткәне:

    Рус балаларына күп, ә менә татара телендә аз ((( кызганыч..

    ... Гыйнвар 23rd, 2011

Әйтер сүзем бар