Көндәлек дигән бүлек архивы

Югалту ачысы

Аның кебек ихлас, бала җанлы, нурлы йөзле, юмарт һәм бер гөнаһсыз (!) Кешене мин башка беркайчан да таба алмам, мөгаен. Үз энесенең балаларын тәрбияләп үстерү өчен яшьлеген, үз тормышын корбан иткән, кияүгә чыкмый калган бу Кеше минем өчен иң-иң кадерле, иң-иң якын, иң-иң җылы куллы, иң зур Үрнәк шәхес иде. Иде…

Авокадога ышансаң…

Авокадо ашасаң, акрынрак картаясың, имеш. Тән тиресе дә тонусын югалтмый икән… Составында әллә нинди, мин генә истә калдыра алмый торган авыр исемле матдә бар ди, әнә шул канны чистартып, токсиннарның организмнан чыгарылуына китерә, дип әйтә галимнәр.

Менә уйлап утырам әле. Минем әбигә быел 91 яшь тула, Алла бирса. Ул үз гомерендә бер тапкыр авокадо кабып караган кеше түгел. Гомумән, чит илдән кертелгән ризыкларга шикләнеп каравы нәтиҗәсендә, киң таралган башка кайбер җиләк-җимешне дә ашамый. 80 яшькә җиткәнче, битендә җыерчык та булмады, тонуска зарланганын да хәтерләмим. (Ул аның нәрсә икәнен белә микән соң?) Эш авокадода гына микән, җәмәгать?! Бәлки, кызыл чөгендер авокадодан да файдалырактыр?!

Кызыл пилотканы сагынам

Инде мәктәп тирәсен дә ялт итеп җыештырганнардыр, хезмәт, рәсем, физик тәрбия дәресләрендә бакчада кайнашалардыр… Авыл чип-чистадыр инде. Ташу беткән, таулар ямь-яшел хәтфәгә төрелгәндер… Кайтып күрәсе дә бит, тик соңгы араларда вакыт ягы чамалы. Бер кайтсаң, китәсе дә килми бит әле ул, сагыну басылмый – арта гына.

Җылы дуслар – 2

Әле бүген җылы дусларымның тагын берсе белән күрештем. Гадәттә, читтән карап торганда бик җитди, кырыс кеше булып тоелса да, чынлыкта аның күңеле “мамык кебек йомшак”. Ул үзе дә, мине үсендерергә тырышып, болай ди: “Мамык кебек йомшак күңелемне син генә тоттың инде.” Бәлки, шул күңелне таптап-изеп китмәсеннәр өчен шундый коры кеше булып күренергә тырышадыр ул?!

Кем өчен язарга?

Кичә маршрут автобусында бер танышымны очраттым. “Шэрык” клубыннан кайтып барышы икән. Матбугат турында сөйләшкәннәр. Кызганыч, кичләрен укуым сәбәпле, анда барып җитеп булмаган иде. Шунда С.Долгов: “Халыкка социаль темалар кирәкми”, – дип әйткән имеш. Бу фикергә каршы И.Сираҗи да бик каты сүзләр әйткән диделәр.
Бүген көне буе Сашаның сүзләре турында уйлап йөрдем.