Бу нинди сайт?

Эльвира ФатыйховаБу сайт миңа 2010 елның 1 сентябрендә бүләк ителде. Туган көнем уңаеннан! Энә дә – бүләк, дөя дә, дигәндәй, шатланып кабул иттем. Юкса әлеге үзенчәлекле һәм файдалы бүләгемнең никадәр җаваплылык, вакыт, көч һәм игътибар таләп итүен дә белмәдем түгел. Югалып калуымны күргән дусларым шул чакта юатып та, кисәтеп тә болай диде: “Матбугатта басылган язмаларыңны җыеп барырсың, барыбер язмый тормыйсың. Үзенә күрә бер архивың булыр.”

Шулай итеп биредә матбугатта басылган һәм басылмаган язмаларым, фотосурәтләр, көндәлегемнән өзекләр урын алачак дигән уртак фикергә килдек.

Сайтның исеме нигә “Шомырт көндәлеге”ме? Бик-бик якын дусларым мине тагын да якынайтып, яратып, Шомырт дип атый. 🙂

Кем соң ул Шомырт? Шомырт – ул Эльвира Фатыйхова.

Матбугат дигәч аңлагансыздыр… Мин белгечлегем буенча журналист, төп шөгылем – язу. Чыгышым белән Кукмара районыннан. Казан дәүләт университетының Журналистика факультетын тәмамладым. Иҗади кеше буларак, бик хыялый, самими кызмын. Тагын ни языйм микән?

Үзең хакында язудан да авыррак тема бармы җир йөзендә?! Бераз каләм чарлаган кеше буларак әйтәм: юк.

Әгәр үземне очып-очып мактыйм икән, “мактанчык”, диячәксез дә, бу сыйфат миңа мәңгегә тагылачак. Аллам сакласын!

Үземне хурласам… Бигрәк начар кыз икән бу, дип тиргәрсез. Күрә торып дошман җыеп ятып булмас. Шуңа монысы да күңелгә ятмый.

Нишләргә? Үз-үземне пиарлап утыру әллә ничек шунда…

Бәлки, язмаларымны укысагыз, иҗатыма ихластан якын килсәгез, уч төбегездә гөл булып ачылырмын… Аларда мин ничек бар шулай! Чөнки һәр язма йөрәк, күңел аша үткәрелә. Алардагы һәр сүз күңел диңгеземнән табылган энҗедәй бәһасез. Сүзе генә түгел, һәр өтере, һәр ноктасы кадерле минем өчен.

Сезгә бер генә үтенеч: китапның битләрен бөкләмәгез! 🙂

Хәерле сәгатьтә…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит: