Июнь 2012 аеның архивы

Җавапсыз җансызлар!

Эчем пошканнан язам. Бүген авылда Сабан туе булды, бик күңелле үтте, ләкин сүзем ул хакта түгел…
Бәйрәм соңында йортыбызның ишек төбенә үк бер кечкенә генә эт килеп утырды. Ишек ачылгач туп-туры өй эченә йөгерде һәм диванга сикереп менеп сузылып та ятты. Аның йортта үскән җан иясе булуын шуннан аңладык та инде. Җитмәсә токымлы эт булуы да күренеп тора. Бу хуҗасын югалткандыр да безгә ялгышлык белән килеп кергәндер, аны эзлиләрдер дип борчылып, этне кулыма күтәреп, кире мәйданга юл алдым. Инде Сабан туй булган урынга да бакча артыннан, болыннан түгел, урам юлы кырыеннан ук барырга булдым. Бәйрәмнән кайтучылар күрсен, кем эте икәнен белгән кеше аны иясенә кайтарып бирергә ярдәм итсен янәсе. Тик туктаучылар да, каршыма очраучылар да аның кемнеке икәнен әйтә алмады. “Синең этең мени ул, мәйданда чабып йөрүен күргән идек шул”, диючеләр булды анысы, әмма… шуның белән шул.