Апрель 2012 аеның архивы

Җылы дуслар – 2

Әле бүген җылы дусларымның тагын берсе белән күрештем. Гадәттә, читтән карап торганда бик җитди, кырыс кеше булып тоелса да, чынлыкта аның күңеле “мамык кебек йомшак”. Ул үзе дә, мине үсендерергә тырышып, болай ди: “Мамык кебек йомшак күңелемне син генә тоттың инде.” Бәлки, шул күңелне таптап-изеп китмәсеннәр өчен шундый коры кеше булып күренергә тырышадыр ул?!

Кем өчен язарга?

Кичә маршрут автобусында бер танышымны очраттым. “Шэрык” клубыннан кайтып барышы икән. Матбугат турында сөйләшкәннәр. Кызганыч, кичләрен укуым сәбәпле, анда барып җитеп булмаган иде. Шунда С.Долгов: “Халыкка социаль темалар кирәкми”, – дип әйткән имеш. Бу фикергә каршы И.Сираҗи да бик каты сүзләр әйткән диделәр.
Бүген көне буе Сашаның сүзләре турында уйлап йөрдем.

Җылы дуслар

Күңелгә якын, ышанычлы, мең кат сыналган кешеләр була. Нигә нәкъ менә аларның гына шулай якын булуын да аңламыйсың хәтта. Бары тик алар янында җылы, рәхәт, күңелле… Гомумән, ул кешеләр янында син гадәти – тормыштагы кебек. Уйнарга кирәкми. Усал, рэхимсез булып кыланырга да, ялагай песи булырга да… Ничек бар шундый! Һәм алар сине шул килеш ярата, шулай кабул итә. Бәлки, шуның өчен аларны якын итәсеңдер дә.

Күптән түгел генә шундый кешеләремнең берсе кияүгә чыкты.