Сентябрь 2011 аеның архивы

Аннан-моннан ремонт – 2

Түбәндә күрсәтелгән хат артыннан Кукмарага баргач, авторыбыз беркадәр ризасызлык белдерде.

Минем хатны онытканнар, бәлки, бөтенләй үк кирәк түгел дип тапканнардыр, тагын язармын дип тора идем, – диде Әлфия апа Пантелеева. – Аны сезгә генә түгел, күп инстанцияләргә юлладым инде.

– Тагын бер яңалык җиткерде ул миңа. Анысын ул больницада ятканда ишетеп кайткан. Имеш, мине Кукмара хакимияте җитәкчеләре куркыткан һәм башка ул районга аяк та басмаячакмын, дигән гайбәт таралган икән анда. Куркытуын-куркытмадылар, тик бер язмам өчен, юк гаепне бар итеп, әниемне эштән китәргә мәҗбүр иттеләр үзе. Бу хакта зур язма әзерләнеп ята һәм тиздән, Алла боерса, ул дөнья күрер. Башка журналистлар да Кукмара районындагы әлеге вакыйга турында зурлап «искә алырга» вәгъдә итте.

Журналист тагын килсен!

Сезгә язган кешеләрне ярдәмегездән ташламагыз, чөнки «БГ»кә кеше кая барырга белмичә килеп терәлгәч кенә, чиновникларның коридорларында йөреп, ишекләрен берничә тапкыр шакып та, бернинди ярдәм күрмәгәч, Сез ярдәм итмәсме, дип яза. Чөнки «БГ» – халык гәҗите!

Сезгә язылган зарлы хатымнан соң, «Аннан-моннан ремонт» (2010, №19, 19 майдигән язма басылган иде. Хат нигезләп тикшерелсә, анда язасы әйбер күп иде. Барысы да михнәт күргән халык тормышыннан язылды. Язмамның күп өлеше чүп-чар булып тоелгандыр, үз башына килмәсә, кеше хәлен кеше белми шул. Кабинеттан кабинетка йөреп, ышанычым «БГ»га гына калган иде, сезгә дә, Ходайга ышанган кебек, ышанып яздым. Минем язма яхшы булып чыкмаганмы, я инде Кукмара түрәләренең куллары озынмы, хәсрәтем Казанга ук барып җитмәгән, ахры. Кая барырга? Кемгә таянырга? Аз гына булса да гаделлекне каян табарга? Үз хокукларыңны ничек якларга? Кукмарадагы «беспредел»ның 25%ын гына булса да ничек күрсәтергә? «Депутат» дигән кеше кайда икән? Бу гаделсезлекне тыярга берәүнең дә хәле җитми микән? Бу хәлләргә күпме түзәргә була? Закон гади кеше өчен язылмаганмы? Гади халык нишләргә тиеш?

Русиялеләр кайда – фаҗига шунда!

«Төркиянең Кемер шәһәрендә булган шартлау вакытында 15 кеше зыян күрде, шуның җидесе  русияле…» Телевизордан шундый хәбәр ишеткәч тәмам пошаманга төштек. Ике көн элек кенә иптәш кыз белән нәкъ шул шәһәргә путевка алган идек. Ял итеп кайту иде исәп. Тагын ике-өч көннән китәсе дә. Кая җыенуыбызны белгән танышлар да, бу хәбәрне ишетү белән, безне тынычландырып калырга ашыкты:

– Сез барганчы шартлап калуы яхшы булды. Хәзер анда тикшерү эшләре барадыр, сез яхшы сак астында булырсыз…

Без барып төшкәндә халык, чыннан да, шул шартлау вакыйгасыннан айнып бетмәгән иде әле.

Ана! Балаңны тынычлыкта калдыр!

“Безнең гәҗит”тән гыйбрәтле язмаларны гел укып барам. Шушы яшемә җитеп, бернинди газета-журналга хат язганым, беркемнән дә ярдәм сораганым, беркемгә дә зарланганым булмады. Инде менә гаиләм тынычлыгын саклап калу өчен, сезгә язып карарга булдым.

20 яшемдә Сосна авылы егетенә тормышка чыктым. Бер-беребезне яратышып өйләнештек. Көтеп алган кызыбыз туды. Тормышыбыз түгәрәкләнде. Салынып бетмәгән булса да, йортыбыз бар иде инде ул чакта. Тик кайгы да бәхет янәшәсендә генә торган икән бит. Сөекле ирем эшкә дип чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайта алмады. Югыйсә, 22 яшендә гөрләтеп тормыш көтәсе иде. Мин әле салынып та бетмәгән өйдә 1 яшь тә 11 айлык бала белән утырып калдым, җилкәмә күтәрә алмаслык кайгы ишелде. Ирем тракторчы иде, тракторы арбасына кысылып үлде.

Мәскәү көне күчтәнәчләре

 Быел беренче тапкыр Татарстанда Мәскәү көннәрен шау-гөр килеп уздырып җибәрдек. 25-26 август бар республикабызда Мәскәү көне, дип игълан ителсә дә, районнар һәм авыллар аны ничек уздыргандыр, анык кына әйтә алмыйм. Бәлки, бөтенләй белми калганнардыр. Ә бәлки, радио тыңлаганда, телевизор караганда ялгыш кына бу яңалыкны ишетеп куанганнардыр. Куанмый ни, Русия башкаласыннан килгән кунаклар тагын бер кат безнең ничек бай, мул яшәвебезне, ике диннең дус-тату гына бер казанда кайнавын күреп, тел шартлатып китәчәк бит. Безнең толерант, кунакчыл, Русия. башкаласына тугры милләт булуыбызга да тагын бер кат инаначаклар.